Журнал «Безнең мирас»

Җыры калды

Чүмбәлинең иген кырларыннан башлап, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсенә кадәр юл узып һәм шул сәхнәдә 25 ел буе хезмәт куйган, инде «Халык артисты» дигән дәрәҗәле исемгә кадәр лаек булган Хәйдәр Бигичев иң матур, гөрләп чәчәк аткан вакытында кинәт китеп барды.
1998 ел. Ноябрьнең салкын кө­не китергән кайгылы хәбәр, яшен тиз­леге­дәй республикабызның төрле почмак­ларына барып җитте...
Хәйдәр белән танышуым, бергә аралашкан елларым турында кайбер хатирәләр белән уртаклашасым килә. Алтмышынчы еллар ахырында миңа, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артистлары белән бергә, Нижгар өлкәсенең «Кызыл Октябрь» төбәгенә гастрольгә чыгарга туры килде.
Әле бүгенгедәй хәтеремдә; җәй ае­ның кызу көннәрендә, Чүмбәли авылының зур булмаган иске агач клубына безнең концертыбызны карарга бик күп мишәр милләтәшләребез җыелган иде. Җырчыларга кушылып баян тартып утырганда, ничектер, мин бөдрә чәчле башын кыңгыр салып, алдагы рәтләрнең берсендә утырган бер егеткә игътибар иттем. Ул үтә дә нурлы күзләрен опера җырчыбыз Зөләйха апа Хисмәтуллинага төбәп, онытылып, хискә бирелеп, аны тыңлап утыра иде. Бу егетнең башкалардан үзенең җитдилеге һәм моңсу йөзе белән аерылып торганы әле дә күз алдымда. Йөзе, ничектер, ятим баланың моңсу йөзен хәтерләткәндәй тоелды шулчак миңа.
Икенче елны безгә шул ук бригада белән Чүмбәлигә янә концерт белән килергә туры килде.
Концерт башлануга мин уйчан йөз­ле, бөдрә чәчле былтыргы егетне шунда ук танып алдым, Бу юлы да ул залның беренче рәтендә утыра иде.
Программабызның беренче бүлеге тә­мамлангач, бу егет сәхнә артына керде, чәй йотып утырган артистларга күз ташлап, нидер әйтергә теләгән сыман бераз басып торды да, аннан соң тиз генә тамаша залына кире төшеп китте,концертның икенче бүлеге беткәч, сәхнә артына кабат менде. Бу юлы ул инде үзен бераз кыюырак тотты кебек. Минем янга килеп, кеше юк микән, дигәндәй як-ягына каранганнан соң: «Марс абый, мин сездән тавышымны тикшертмәкче идем, мөмкин булса «Кар­урман» көен җырлап күрсәтер идем, – диде. – Бәлки, берәр киңәш бирерсез?» Риза булдым. Ул минем баян клавиатурасының кайсыдыр төймәсенә басып, җырлаячак җырының нинди тонда булырга тиешлеген искәртте. Җырның беренче куплетыннан ук мин аның күкрәк, тын басымының көчле булуына төшендем (консерватория бетергән диярсең!). Шулчак бу һәвәскәр җырчының үзенчәлекле тавышына әһәмият биреп булса кирәк, безнең янга Зөләйха апа белән опера җырчысы Идеал Ишбүләков тә килеп басты. Зөләйха Хисмәтуллина Казан консерваториясенең вокал классы буенча укытучысы (соңрак профессор), җырчы һөнәрен сайларга теләгән яшьләрнең һәрвакытта да күңелен үстерә белә торган шәхес иде. Бу юлы да ул, гадәтенчә, яшь җырчының тавышын үтереп мактарга кереште:
– Син, энем, укымыйча, болай да җырчы була аласың, ләкин консерваториягә кереп, музыкаль белем дә алсаң, тагын да әйбәтрәк булыр!
Ә менә Ишбүләков исә, Зөләйха апага капма-каршы шәхес буларак, авылның үзешчән җырчыларына бераз кырысрак мөнәсәбәттә иде. Заманында безгә, аның яшь җырчыларга гына түгел, хәтта Илһам Шакировның тавышына карата да «борынга җибәрә», дигән фикерләрен ишетергә туры килгәләде. «Тавышы болай ярыйсы, әмма операга бик үк ярап бетмәс, моңлы тавыш белән опера сәхнәсенә килеп, ул әллә ни майтара алмас», – дип, Зөләйха апага каршы төште. Ә аннары, бераз йомшара төшеп: «Филармониягә барырга кирәк, анда белем сорамыйлар», – дип тә әйтеп куйды.
Сораштыра торгач, Хәйдәр­нең Рәшит Ваһаповның нәсел тамырыннан икәне ачыкланды. Ул әтисе белән бергә комбайнчы булып эшли икән. Хәйдәрдән кала, кече сеңелләренең дә җырлау буенча авылда дан тотулары турында мәгълүмат алдык.
Икенче көнне Хәйдәр безне клуб янында озатып калды...
Чүмбәлидә булганга дүрт-биш ел узганнан соң, мин Казан консер­ваториясенең 4 нче курс студенты булып өлгергән Хәйдәр Бигичев белән икенче мәртәбә Казанда очраштым.
Җилле-яңгырлы көз айларының бер кичендә, көтмәгәндә, урта буйлы, аксыл чәчле, сылу гәүдәле бер кыз белән Хәйдәр минем фатирыма килеп керде. Ул чәчләрен шәһәрчә бераз үстереп җибәргән, киемнәре, бик үк затлы булмаса да, чиста, пөхтә, сөйләшүендә мишәр акценты бераз кимегән кебек. Мин җитди йөзле, авызын матур гына турсайтып янында басып торган яшь туташның кем булуын сорадым. Бу кыз, Хәйдәргә сүз әйтергә дә ирек бир­ми­­чә, үзе сөйләп китте: «Марс абый, Сез минем тавышымны радио аша ишеткәнегез дә бардыр, мин Зөһрә Сәхәбиева дигән җырчы. Без – Хәйдәр бе­­лән консерваториядә бергә укыйбыз».
Чәй янында озак кына сөйләшеп утыра торгач, миңа яшьләрнең өйләнешү планнары белән йөрүләре мәгълүм булды. Тик бу хыялларына фатир мәсьәләсе киртә булып тора икән. Зөһрә Казан консерваториясенең күптән түгел генә ачылган халыкча җырлау бүлегендә, Зөләйха Хисмәтуллина классында, Хәйдәр кебек үк, 4 нче курста укый икән.
Консерватория ректоры Нәҗип Җи­һанов Хәйдәргә: «Бернинди филар­мониягә дә бармыйсың, диплом алуга сине опера театрына җибәрәбез», – дип әйткән.
Чәйдән соң без пианино янына елыштык һәм Хәйдәр җырлап җибәрде. Тавышының яхшы якка үзгәрүенә минем һушым китте. Ул югары ноталар белән җырлаганда бөтен бүлмә дерелдәп торган сыман тоела иде. Итальянча көчле күкрәк, тын басымы белән җырлау, гомумән, Хәйдәргә хас сыйфат иде һәм бу аңа тумыштан ук бирелгәндер, күрәмсең. Консерватория тәмамлаган, тенор тавышлы җырчылар өчен авыр булып саналган югары – «ля», «си», хәтта – «до» ноталарын җиңел алуы истә калган. «Алтынчәч» операсыннан Җикмәргән ариясен җан­лы итеп җырлавына күңелем кү­тәрелгәч, чыннан да, Хәйдәр безнең милли җырчыларыбыз арасында иң асылларыннан берсе ахры, дигән уй чагылып киткән иде.
Вакыт бик соң булу сәбәпле һәм минем өйдә ялгызым гына икәнне дә исәпкә алыпмы, студентлар миндә кунып китәргә булдылар һәм без яңадан чәй өстәле артында озак кына сөйләшеп утырдык. Акча проблемасы хакында сүз чыккач, Хәйдәр миңа җәй көне туган ягы – Нижгар өлкәсенә концерт белән гастрольгә чыгарга тәкъдим ясады. Шуннан соң, инде өйләнешеп башлы-күзле булган Хәйдәр һәм Зөһрә белән миңа күп мәртәбәләр кичәләрдә катнашырга туры килде.
Хәйдәрнең кан басымы гел югары булуы истә калган. Зөһрә үзе белән гел кирәкле дарулар йөртә иде. Авылда иген кырларыңда эшләп чыныккан әвен кебек ир-атның исәнлегеннән зарлануы, ничектер, күңелгә шом сала иде. Гастроль вакытында концертны икенче көнгә күчерү очраклары да аз булмады. Ләкин Хәйдәр моңа теше-тырнагы белән каршы тора иде.
Инде ул консерваторияне тәмамлап, опера театрында эшләгән вакытта мин театрның баянчы-концертмейстеры идем. Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Сәхабиев, Мөнир Якупов, Галина Казанцева һәм башка театр артистлары белән Советлар Союзының төрле почмакларында һәм үзебезнең республика төбәкләреңдә концертлар белән йөрергә туры килде.
Опера театрыңдагы хезмәттәш­лә­ренең әйтүенчә, ул, авыруына да карамастан, һәрвакыт үзен-үзе бетереп эшләгән. Оркестр тавышын басып, операда көчәнеп җырлау исәнлегенә зыян китергәнен белсә дә, опера жанрыннан китүне куркаклык дип санаган.
Нәҗип Җиһановның «Муса Җәлил» операсында Муса партиясен башкарып, спектакль тәмамлангач, Зөһрә ханым ире өчен борчылудан йөзләре киткән хәлдә, укол шприцлары белән сәхнә артында еш көтеп тора иде.
«Искусство требует жертв» – дигән гыйбарәнең мәгънәсе бу очракта сәхнә артистының үлем фажигасында тагын да тирәнрәк ачыла кебек. Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә көчле рух халәтендә иҗат ителгән түбәндәге шигъри сүзләре, минемчә, Хәйдәрнең иҗат язмышына да тәңгәл килә кебек:
Сездә минем бөтен тойгыларым.
Сездә минем керсез яшьләрем,
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
обложка
обложка2
214стр
204стр
136стр
76стр
52стр
44стр
42стр

Теги: Марс Макаров Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру