Җүләр балык

Таҗи Гыйззәт гаиләсе белән Юхмачыга, Әлки ягына кунакка кайта, ял арасында пьеса өчен материал да җыймакчы була. Шушы эшләр арасында ул һәрвакыт Кече Чирмешән елгасына балыкка йөри. Болар кунак булып төшкән йортка Заһидулла исемле тагын бер кеше ялга кайткан була.Заһидулла абзый гомере буе кармак салып карамаган, хәтта балыкка йөргән кешене эшлексезгә саный торган адәм икән. Таҗи Гыйззәт исә Заһидулла абзыйны балыкка барырга тәки күндерә бит!

Су буена килеп җиткәч, бер чыбык табып, җеп-кармак тагып, Заһидулла абзыйга тоттыра да:

— Син, Заһидулла, миңа бик якын утырма, һава бик тыныч, икәү утырсак, балыкларны куркытырсың, — ди.

Заһидулла абзый йөз адымнар читкә китеп, кармагын суга ташлый да, исе китмичә генә, Таҗи Гыйззәтнең «юк эш» белән шөгыльләнгәнен кү­зә­тә башлый. Гыйззәт булыр-булмас кечкенә алабуга, кызыл канатлар, чабаклар каптыра да савытына салып куя. Заһидулла абзыйны күзәтеп тору шөгыле дә ялкыта. Ул иренеп кенә үз кармагын тартып карый: кармак чыкмый. Төпкә эләккән ахрысы, дип уйлый Заһидулла абзый, ныграк тартып карый – зур гына балык капкан.

— Та-җи-ий! — дип җир селкетеп акыра башлый Заһидулла абзый. — К-апты-ы!

Куркуыннан, каушавыннан Заһи­дул­ла абзый зур гына корбан балыгын ярга сөйрәп чыгара. Гыйззәт аты­лып килеп тә җитә. Кеше тоткан шулкадәрле зур балыкны күреп, кайсы балыкчының гына күзе кызмас икән?! Кайсы балыкчының гына күңеле кымырҗымас икән?!

— Ничек капты бу сиңа? Ничек ала алдың син мондый зур балыкны? — дип хәйран кала Таҗи Гыйззәт.

Юлда кайтканда да Таҗи Гыйззәт корбан балыгына карап- карап ала да:

— Ничек капты бу сиңа, ә? Ничек ала алдың син моны, ә? — дип куя. — Җүләр балык булгандыр ул. Җүләр булмаса, беренче тапкыр кармак салучыга килеп капмас иде…

Шул көннән соң әлеге Заһидулла абзый ата балыкчы булып киткән, дип сөйлиләр.

Ширияздан Сарымсаков хатирәләреннән.

Батулланың «Тузга язмаган хәлләр» китабыннан.

Комментарий язарга