Йөрәктә сөю һаман

Еллар уза, еллар уза,

Истә гел, истә яшьлек.

Күңелемнән эзләп сине,

Аламын кебек дәшеп.

 

Бергәләп атлаган идек,

Алсу таңнарга табан.

Мәхәббәт — һаман йөрәктә,

Йөрәктә — сөю һаман.

 

Бормалы тормыш юлының

Узылса да байтагы,

Хыялларның канатында

Яннарыма кайт әле.

 

Юлыбызда әле тагын

Очраса да киртәләр,

Безгә бәхетләр китерер

Сагындырган иртәләр.

 

Илгизәр Фазлуллин

Фото: pixabay

Комментарий язарга