Журнал «Безнең мирас»

Йолдыз (юмористик хикәя)

Салиханың җырчы буласы килә иде. Җырчының да ниндие әле – йолдыз. Әмма йолдыз булам дип сәхнәгә атылып чыгып булмый бит инде.


Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй, чарасы да табылды тагын: ахирәтенең дус кызының дусты җырчы икән ләбаса. Телефон аша сөйләшеп, очрашырга да сүз куештылар. Очрашуга ахирәтенең дустының дусты Венера белән китте.


— Сылукай. Эстраданың иң якты йолдызы! — дип тәкъдим итте ул аны Салихага. Аннары, аңа борылып: — Ә бу Салиха була, – диде.


— О, сәлам, сәлам! – дип елмайды Сылукай. — Хәлләр ничек?


Ул җавап бирергә дип авызын ачкан гына иде, аның өчен Венера әйтеп өлгерде:


— Салиханың хәлләре сиңа бәйле, Сылукай. Эстрада җырчысы, синең кебек йолдыз буласы килә аның.


— Шулаймы? Ярый, постараемся. Только башта сиңа исемне үзгәртергә туры килер. Салиха, ничектер, старомодно. Әйдә, Сальеро дип куябыз.


— Үзебезчәрәк булмасмы икән, – дип карышасы итте Салиха.


— Вообще-то да. Алайса Сәлирә булырсың. — Сылукай, чытыкланып, сәхнә торышы алды: — Сәхнәдә — эстраданың яңа йолдызы Сәлирә! Алкышлар белән каршы алыгыз!


— Шәп, шәп, – дип, кулларын чәбәкләде Венера. — Син гений, Сылукай!


— Ярый, монысы булды, – диде Сылукай, ирен чите белән генә елмаеп. — Хәзер инде кыска итәкле күлмәк кирәк. Аякларың шәп синең, просто прелесть булачак.


— Юбка гына ярамасмы икән, Сылукай? — дип кыенсынып кына сорап куйды Салиха-Сәлирә.


— Була, юбка да пойдёт. Анда инде кендегеңә персинг кирәк булыр.


— Идея! – дип бер урында сикеренде Венера. — Менә бу класс ичмасам! Бөтен ирләрнең күзе синдә булачак. Аяк тибеп кул чабачаклар.


— Ни бит, ирем нәрсә әйтер бит.


— Ерунда! – диде Сылукай, исе китми генә. — Үзем сөйләшермен. Давай телефон номерын. Бүген үк эшенә шалтыратам.


Киемнәр алынды, кендек тә тишелеп, энҗеле персингка ия булды. Сылукай да сүзендә торды: «Ильшатигың белән сөйләштем, барысы да о-кей. Суббота көнне Венера белән продюсерга тыңлауга барырсыз. Үзем авырып торам әле, сиңа да яткан килеш кенә шалтыратам», – диде.


Тыңлаулар әйбәт узды. «Тавышың бар, калганын җайларбыз», – дип канат куеп озатты продюсер Салиха-Сәлирәне.


Кич кенә кайтам дип чыгып киткән Салиха көндезге өчтә фатиры ишеге төбендә иде инде. Кыңгырау төймәсенә басып тормыйча, ишекне үзе ачып керде. Юыну бүлмәсеннән ишетелгән су тавышына исе китмәде аның: «Илшат юынырга кереп киткәндер», – дип уйлап куйды. Кухняга кереп, ашарга әзерләргә керешкән генә иде, хатын-кыз тавышы ишетелде:


— Ильшатик! Мин проголодалась. Берәр нәрсә әзерлә әле. Любимый, син кайда?


Алгы якка чыгуга, көтелмәгән хәлдән катып калды Салиха. Аның каршында ялангач тәненә Салиханың халатын ябынган Сылукай басып тора иде.


Фирдәвес Зариф


Фото: pixabay 

Теги: Фирдәвес Зариф Яңалыклар Редакция хәбәрләре Блоглар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру