Йосыф туган көн

Йосыф Акчураның тормыш юлы һәм киң кырлы эшчәнлеге турында язмалар шактый. Аның белән галимнәр дә, төбәкне өйрәнүчеләр дә шөгыльләнде. Әмма әлеге олуг шәхеснең биографиясендә безгә мәгълүм булмаган сәхифәләр дә бар. Аеруча аның бала чагы, яшьлек чорлары безнең өчен караңгы.

Йосыф Акчура 1876 елда туган, ләкин туган көне әлегә кадәр безнең өчен төгәл мәгълүм түгел иде. «Татар энциклопедиясе»ндә Л.Айнетдинова язган мәкаләдә 29 ноябрь, дип күрсә­телгән. «Википедия» сайтында исә Й.Акчураның туган көне 2 декабрь, дип куелган. Әмма алга таба әлеге даталарның дөрес түгеллеге дә­лил­ләнәчәк. Й.Акчу­раның фәнни-публицистик мирасын өйрәнүгә шактый көч куйган олуг галимебез Мәсгут ага Гайнетдин дә аның туган көне турында берни әйтми. Әлбәттә, Й.Акчура биографиясе кертелгән башка төр җыентыклардан да без әлеге мөхтәрәм шәхеснең туган көне турында белә алмыйбыз.

Безгә, Сембер өлкәсенең дәүләт архивында тикшеренү эшләре алып баруыбыз нәтиҗәсендә, мәшһүр фабрикантлар һәм хәйриячеләр нәселеннән булган әлеге гыйлем иясенең, сәясәтченең төгәл туу датасын ачыкларга насыйп булды.

Сембер шәһәренең ХIХ гасырдагы указлы мулласы, үзе язып барган метрика кенәгәләренең берсенә нигезләнеп, 1889 елның 25 нче сентябрендә татар телендә мондый белешмә («дәфтәре метрикадан язу») бирә: 1) Мөхәммәдйосыф вөҗүдкә килмеш (туган); 2) ноябрьнең икенче көнендә 1876 елда; 3) атасы Сембернең первой гильдии купец Хәсән Сөләйман углы Акчурин; 4) анасы Фәхрибану Габдерәшид кызы; 5) Бәләдә (шәһәр) Сем­бердә вөҗүдкә килмеш (ту­ган). Сембердә имам җамигъ Вәлиулла Габ­делгаффар улы. До­кумент­ка шул ук имам­ның мөһере сугылган: «Мулла Велиулла Абдул Гафаров».

Белешмәнең русчага тәрҗемәсе дә бар. «Метрическая выпись указного имама города Симбирска: 1) Мухамет-Юсиф родился; 2) ноября 2-го дня 1876 г.; 3) отец его Симбирский 1-й гильдий купец Хасян Селейманович Акчурин; 4) мать Фехри-бану Абдурешетовна; 5) в гор.Симбирск. Симбирский указный мулла Абдул Гафаров».

Димәк, Й.Акчура ис­ке стиль белән 1876 ел­ның 2 ноябрендә (яңа стиль буенча 15 нче ноябрендә) дөньяга кил­гән. Шунысын да искәртергә кирәк, әлеге белешмәдә теркәлгән мәгълүмат шәхеснең туу датасын ачыклау өчен әлегә бердәнбер чыганак.

Туу урыны мәсьәләсе белән эш бер­никадәр катлаулырак. Беренче карашка, галим туган урын Сембер шәһәре кебек, чөнки гражданлык актларын метрика кенәгәсенә әлеге шәһәрнең указлы имамы язып барган. Әмма Й.Акчураның кендек каны Казан шәһәрендә, әнисенең ватанында тамган булырга да мөмкин. Бер шәһәр яки авылда туып, икенчесендә теркәлү тәҗрибәсе элек тә булган, хәзер дә гамәлдә.

Йосыфның Зөябаш (Старотимошкино) авылында туганлыгын да инкяр итеп булмый. Чөнки губерна үзәгендә йорт сатып алганчы Акчуриннарның төп утары шунда булган. Кызганыч, Й.Акчураның кайда туганлыгы турында төгәл әйтеп булмый, гәрчә белешмә документта Сембер шәһәре, дип язылган.

Туган көнен төгәл күр­сәтүдән тыш, әлеге документ безгә янә бер кыйммәтле мәгълүмат бирә. Чыганак­та Й.Акчураны дөньяга китергән ана­ның исеме төгәл күрсәтелгән. Фән­ни әдәбиятта исә Йосыф әнисенең исеме ике вариантта: Камәрбану (Би­би­камәрбану) яки Фәхрибану, дип язы­ла иде. Белешмә-документта «Фәхри­бану» дип язылган булу, безгә әлеге ва­риантның дөреслеген исбатлый. Шулай итеп, киләчәктә дөнья күрәчәк фәнни хезмәтләрдә, әлбәттә, без Й.Ак­чураның әнисен Фәхрибану, дип язарга тиешбез.

***

Белешмә-документ турында берничә сүз. Документ Акчуриннар гаиләсенең фаҗигале чорында язылган. Хәсән Акчурин, 1879 елда вафат булганнан соң, аның мал-мөлкәтен бүлешү һәм варислары арасында рәсмиләштерү процессы башлана. Кредиторларга Хәсәннең һәм гаиләсенең бурычларын түләргә кирәк була. Х.С.Акчуринның милкендә булган объектлар барлана. Мәгълүм ки, бу мал-мөлкәт Сембер губернасында гына түгел, ә башка төбәкләрдә дә була. Әлеге байлык, күчемсез милек белән идарә итү мәсьәләсе килеп туа. Без танышкан белешмә-документ та нәкъ менә шушы авыр һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл итү процессында бирелгән.

Белешмәне биргән мулла турында түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин. Вәлиулла Габделгаффаров – Сембер шәһәренең күренекле муллалары нәселеннән. Габделгаффаровлар – укымышлы кешеләр, рус телен дә камил белгәннәр. Алар татар сәүдәгәрләре һәм бай эшкуарларының васыятьнамәләрен рус теленә тәрҗемә иткән (мәсәлән, Акчурин Курамша Габдулла улы (1868), аның энесе Сөләйман (1864)). Шулай итеп, Й.Акчурага нисбәтле документта да Вәлиулла имам имзасы булу очрак­лы күренеш түгел.

Комментарий язарга