Җиңү алып килгән татар

1945 ел. 4-11 февраль. Кы­рым (Ялта) кон­ференциясендә фронтлардагы хәл турындагы докладны Генераль штаб начальнигы урынбасары, армия генералы А.И.Антонов ясый. СССР, АКШ һәм Бөекбританиянең хәрби штаблары стратегик авиациянең үзара ярдәм итешүе турында килешә.Координация эшләрен башкаруны Кызыл Армиянең Генераль штабына йөклиләр. Антонов сөйләшүләр барышында искиткеч зур дипломатик әдәплелек күрсәтә. Сталин аның эшеннән канәгать кала.

Югары Башкомандующий әмере белән, А.И.Антонов 17 июль-2 августта узачак Берлин янындагы Потсдам кон­ференциясендә катнашучылар исемлегенә дә кертелә.

1945 еның 17 февраленнән, Советлар Союзы Маршалы А.М.Василевский 3-нче Белоруссия фронты командующие булгач, Алексей Иннокентьевич рәсми төстә Генераль штаб начальнигы булып кала. Ул бу постта 1946 елның 25 мартына, Василевский кайткач, яңадан аның урынбасары вазифасында 1948 елның 6 ноябренә кадәр эшли. Шулай итеп, ул Генераль штабта алты елдан артык эшли. Маршал булырга исә аның татар нәселеннән булуы гына комачаулый.

Аннары А.И.Антоновка Кавказ ар­ты хәрби округында хезмәт итәргә бое­ралар. Башта бер ел ул Советлар Союзы Маршалы Ф.И.Толбухин командирлык иткән гаскәрләрдә аның беренче урынбасары, аннан соң дүрт ел буе – 1954 елга кадәр – үзе командующий була.

Сугыш тәмамлануга ун ел вакыт уза. Онытыла башлаган армия гене­ралын Н.С.Хрущёв искә төшерә. А.И.Антонов – Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләре штабы начальнигы, шул ук вакытта Советлар Союзы Армиясенең Генераль штабы начальнигы урынбасары итеп тә билгеләнә. Бу урында ул үзенең соңгы сулышына – 1962 елның 18 июненә кадәр эшли.

Илебез алдындагы хезмәтләре «Җиңү» ордены, өч тапкыр Ленин ордены, дүрт тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, ике тапкыр I дәрәҗә Суворов ордены, Кутузов һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән үлчәнә. Шулай ук ул чит иллә­рнең орден һәм медальләренә дә лаек дип табылган. Ул СССР Верховный Советының II-VI чакырылыш депутаты да булып тора.

Армия генералы А.И.Антонов Мәс­кәүдә Кремль дивары буенда җир­ләнгән.

М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия бинасында, Гродно шәһәрендә ул туган йортта мемориаль такталар куелган. Мәскәүдә, туган шәһәрендә аның исемендә урамнар бар. Санкт-Петербург Югары хәрби-топография училищесs һәм Гроднодагы 11 нче урта мәктәп аның исемен йөртә.

***

Армия генералы Алексей Иннокентье­вич Антонов, Генераль штабның Оператив идарәсе начальнигы, соңрак Генераль штаб начальнигы буларак, каршы тору (оборона), һөҗүм итү, стратегик һөҗүм итү операцияләренең планын эшли һәм уңышлы рәвештә тормышка ашыруда катнаша. Ул операцияләрнең һәркайсы совет солдатларының тулы җиңүенә китерә, немец-фашистларның җиңелүе белән тәмамлана.

Ростов каршы тору (оборона) опе­рациясе (1941 елның 5-16 нояб­ре). Командиры генерал-полковник Я.Т.Черевичеко булган Көньяк фронт гаскәрләре операциясе. Ростов юнәлешендә немец-фашист гаскәрләре һөҗүмен кире кайтару максатыннан ясалган операция.

Кырым каршы тору операциясе (1941 елның 18 октябре-16 ноябре). Командиры генерал-полковник Ф.И.Кузнецов булган 51 нче һәм командиры генерал-майор И.Е.Петров булган Приморье гаскәрләренең Кара диңгез флотына (командиры вице-адмирал Г.И.Левченко) үзара ярдәм итү максатыннан оештырылган операция.

Кировоград һөҗүм итү операциясе (1944 елның 5-16 гыйнвары). Командиры армия генералы И.С.Конев булган 2 нче Украина фронты гаскәрләре операциясе. Немец-фашист гаскәрләренең Кировоград берләшмәсен тар-мар итү Көньяк Буг елгасына чыгу максатын алга куеп оештырылган була.

Корсунь-Шевченко һөҗүм итү операциясе (1944 елның 24 гыйнвары-17 феврале). Командиры армия генералы Н.Ф.Ватутин булган 1 нче Украина һәм командиры армия генералы И.С.Конев булган 2 нче Украина фронты гаскәрләре тарафыннан каршы якның Корсунь-Шевченко оешмасын тар-мар итү максатыннан оештырылган операция.

Ровно-Луцк һөҗүм итү операциясе (1944 елның 27 гыйнвары-11 феврале). Командиры армия генералы Н.Ф.Ватутин булган 1 нче Украина фронтының уң як канаты гаскәрләре операциясе. Максаты – немец-фашистларның 4 нче танк армиясенең уң флангысын тар-мар итеп, Луцк, Ровно, Шепетовка районнарын яулап алу һәм Төньяк флангтан яңа удар өчен уңайлы оборона сызыгы булдыру һәм «Көньяк» армиясенә юл ачу.

Никополь-Кривой Рог һөҗүм итү операциясе (1944 елның 30 гыйнары-29 феврале). Командирлары армия генераллары Р.Я.Малиновский һәм Ф.И.Толбухин булган 3 нче һәм 4 нче Украина фронтлары өчен операция. Максаты – дошманнарның Никополь-Кривой Рог төркемен тар-мар итү, аның Днепрдагы Никополь плацдармын юк итү, Никополь һәм Кривой Рогны азат итү.

Рогачёв-Жлобин һөҗүм итү операциясе (1944 елның 21-26 феврале). Командиры армия генералы К.К.Рокоссовский булган 1 нче Белоруссия фронтының уң як канаты гаскәрләре операциясе. Максаты – дошманның Рогачёв, Жлобин районнарындагы төркемнәрен тар-мар итү һәм Бобруйск юнәлешендә һөҗүм итү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Проскуров-Черновицк һөҗүм итү операциясе (1944 елның 4 марты-17 апреле). Командиры Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуков булган 1 нче Украина фронты гаскәрләре операция­се. Максаты – дошманнарның төп көчләре булган «Көньяк» армиясенә каршы тора алырлык 2 нче Украина фронты гаскәрләре белән бердәм хәрәкәт итү өчен үткәрелә.

Уман-Ботошан һөҗүм итү операция­се (1944 елның 5 марты-17 апреле). Командиры Советлар Союзы маршалы И.С.Конев булган 2 нче Украина фронты гаскәрләре операциясе. Украинаның көньяк-көнбатыш өлкәләрен азат итү максаты белән үткәрелә.

Брезнеговат-Снегирёв һөҗүм итү операциясе (1944 елның 6-18 марты). 3нче Украина фронты гаскәрләре өчен Украинаның көньяктагы Уңъяк Украина (атлы-механикалаштырылган төркем командиры генерал-лейтенант И.А.Плиев, армия генералы Р.Я.Малиновский) өчен операция; 1943-1944 елларда Уң як Украина совет гаскәрләренең стратегик һөҗүменең бер өлеше.

Одесса һөҗүм итү операциясе (1944 елның 26 марты-14 апреле). 3 нче Украина фронты гаскәрләре (атлы-механикалаштырылган төркем командиры генерал-лейтенант И.А.Плиев, армия генералы Р.Я.Малиновский) Кара диңгез флоты (командиры вице-адмирал, 10 апрельдән адмирал Ф.С.Октябрьский) көчләре ярдәме белән операция, 1943-1944 елларда Уң як Украина совет гаскәрләренең стратегик һөҗүменең бер өлеше.

Кырым һөҗүм итү операциясе (1944 елның 8 апреле-12 мае). 4 нче Украина фронты гаскәрләре (армия генералы Ф.И.Толбухин) һәм Аерым Приморье армиясе (координаторлары Советлар Союзы маршаллары К.Е.Ворошилов һәм А.М.Василевский) операциясе. Максаты – Кара диңгез флоты (адмирал Ф.С.Октябрьский) һәм Азов хәрби флотилиясе (контр-адмирал С.Г.Горшков) ярдәмендә Кырымнан дошманны куу өчен үзара ярдәмләшүгә ирешү.

Белоруссия һөҗүм итү операциясе – яшерен исеме «Багратион» (1944 елның 23 июне-29 августы). Хәйләгә корылган иң зур стратегик һөҗүм итү операцияләренең берсе. Аның максаты – фашистларның «Үзәк» армиясен тар-мар итү һәм Белоруссияне азат итү. Дошманны тар-мар итү өчен 1 нче Балтыйк буе (армия генералы И.Х.Баграмян), 3 нче Белоруссия (армия генералы И.Д.Черняховский), 2 нче Белоруссия (армия генералы Г.Ф.Захаров), 1 нче Белоруссия (армия генералы, июнь азагыннан Советлар Союзы маршалы К.К.Рокоссовский) фронтлары, яңа оешкан 1 нче Польша гаскәрләре армиясе (генерал-лейтенант З.Берлинг) һәм Днепр хәрби флотилиясе (контр-адмирал В.В.Григорьев), еракка очу авиациясе (авиация маршалы А.Е.Голованов) җәлеп ителде. Фронтлар хәрәкәтен тормышка ашыру Ставка вәкилләре Советлар Союзы маршаллары Г.К.Жуков һәм А.М.Василевскийга йөкләнә. Генштаб һәм фронтлар планы буенча операциягә әзерлек чорында маскировка буенча зур чаралар үткәрелә. Мәсәлән, 3 нче Украина фронты юнәлешендә һөҗүм итү өчен охшатып ясалган сугыш кирәк-яраклары пәйда була, ә шул ук вакытта Белоруссиядә дошманга каршы тора алырлык гаскәрләр туплана.

Львов-Сандомир стратегик һөҗүм итү операциясе (1944 елның 13 июле-29 августы). 1 нче Украина фронты (Советлар Союзы маршалы И.С.Конев) гаскәрләре өчен эшләнгән операция. Максаты – дошманның «Төньяк Украина» армиясе төркемнәрен тар-мар итү һәм Украинаның көнбатыш өлкәләрен, Польшаның көньяк-көнчыгыш районнарын азат итү.

Псков-Остров һөҗүм итү операциясе (1944 елның 17-31июле). 3 нче Балтыйк буе фронты (армия генералы И.И.Масленников) гаскәрләре өчен эшләнгән операция. Максаты – дошманның Псков-Остров төркемен тар-мар итү, Псков һәм Остров шә­һәрләрен азат итү.

Нарва һөҗүм итү операциясе (1944 елның 24-30 июле). Ленинград фрон­ты (Советлар Союзы маршалы Л.А.Говоров) гаскәрләренең Балтыйк флотына (адмирал В.Ф.Трибуц) ярдәме өчен эшләнгән операция. Максаты – дошманның Нарва төркемен юк итү һәм Нарва шәһәрен азат итү.

Яссы-Кишинёв стратегик һөҗүм итү операциясе (1944 елның 20-29 августы). 2 нче (армия генералы Р.Я.Малиновский) һәм 3 нче (армия генералы Ф.И.Толбухин) Украина фронтларының Кара диңгез флоты (адмирал Ф.С.Октябрьский) һәм Дунай хәрби флотилиясенә (контр-адмирал С.Г.Горшков) үзара ярдәмләшү операциясе. Максаты – дошманның «Көньяк Украина» армия­се төркемнәрен тар-мар итү, Молдавия ССРны азат итүне төгәлләү һәм Румынияне фашист Германиясеннән йолып алу. Фронт хәрәкәтләрен Ставка вәкиле, Советлар Союзы маршалы С.К.Тимошенко билгели.

Көнчыгыш-Карпат стратегик һөҗүм итү операциясе (1944 елның 8-28 сентябре). 1 нче (Советлар Союзы маршалы И.С.Конев) һәм 4 нче (генерал-полковник, 26 октябрьдән армия генералы И.Е.Петров) Украина фронтлары өчен эшләнгән операция. Максаты – немец-фашистларның Көнчыгыш Карпат гаскәрләрен туздыру һәм Словакиянең милли хәрәкәтенә ярдәм итү.

Балтыйк буе стратегик һөҗүм итү операциясе (1944 елның 14 сентябре-24 ноябре). Ленинград (Советлар Союзы маршалы Л.А.Говоров), 3 нче (армия генералы И.И.Масленников), 2 нче (армия генералы А.И.Ерёменко) һәм 1 нче (армия генералы И.Х.Баграмян) Балтыйк буе, 3 нче Белоруссия (армия генералы И.Д.Черняховский) фронтлары гаскәрләре һәм Балтыйк флоты (адмирал В.Ф.Трибуц) көчләре өчен төзелгән операция. Максаты – Балтыйк буендагы немец-фашистларын тар-мар итү һәм Балтыйк буе республикаларын азат итү. Фронтлар хәрәкәтен координацияләү Советлар Союзы маршалы А.М.Василевскийга йөкләнә.

Белград һөҗүм итү операциясе (1944 елның 28 сентябре-20 октябре). 3 нче Украина фронты (Советлар Союзы маршалы Ф.И.Толбухин), Югославия Халык азатлыгы армиясе (маршал И.Броз Тито) һәм Болгария Ватан фронты (Т.Живков җитәкчелегендәге оператив бюро) гаскәрләре операциясе.

Дебрецен һөҗүм итү операциясе (1944 елның 6-28 октябре). 2 нче Украина фронты (Советлар Союзы маршалы Р.Я.Малиновский) гаскәрләре өчен Венгрия һәм Румыния территорияләрендә үткәрелгән операция.

Висла-Одер стратегик һөҗүм итү операциясе (1945 елның 12 гыйнвары-3 феврале). 1 нче Белоруссия (Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуков) һәм 1нче Украина (Советлар Союзы маршалы И.С.Конев) фронтлары гаскәрләре ярдәмендә 2 нче Белоруссия фронтының сул як канаты гаскәрләре (Совелар Союзы маршалы К.К.Рокоссовский) һәм 4 нче Украина (армия генералы И.Е.Петров) фронтының уң як канаты өчен әзерләнгән операция. Максаты – немец-фашистларының «А» (26 гыйнвардан «Үзәк») армиясе төркемнәрен тар-мар итү, Польшаны Гитлер оккупантларыннан азат итүне төгәлләү һәм Берлинга хәлиткеч удар өчен уңайлы шартлар тудыру.

Көнчыгыш-Пруссия стратегик һө­­­җүм итү операциясе (1945 ел­ның 13 гыйнвары-25 апреле). 2 нче (Совет­лар Союзы маршалы К.К.Ро­кос­совский), 3 нче Белоруссия (ар­мия ге­нералы И.Д.Черняховский, 20 фев­ральдән Советлар Союзы маршалы А.М.Василевский) һәм Балтыйк буе (армия генералы И.Х.Баграмян) фронтларының бер өлеше Балтыйк флоты (адмирал В.Ф.Трибуц) ярдәме белән үткәрелгән операция. Максаты – Көнчыгыш Пруссиядә һәм Польшаның төньяк өлешендә урнашкан дошман төркемнәрен тар-мар итү.

Көнчыгыш-Померания стратегик һөҗүм итү операциясе (1945 елның 10 феврале-4 апреле). 2 нче (Советлар Союзы маршалы К.К.Рокоссовский) һәм 1 нче Белоруссия (Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуков) фронтларының Балтыйк (адмирал В.Ф.Трибуц) флоты көчләренә ярдәм итү өчен төзелгән операция. Нәтиҗәдә 1945 елның Висла-Одер операциясе вакытында Совет гаскәрләре Одер елгасына чыкты һәм елганың көнбатышында аларның ныгытмаларын алды. Шул ук вакытта дошманның «Висла» армиясе төркемнәре Көнчыгыш Померанияне тотып торалар һәм 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләренең уң як канатына удар ясарга әзерләнә. 8 февральдә Баш Командование Ставкасы килеп туган хәлне исәпкә алып, 2 нче Белоруссия фронтын Көнчыгыш Пруссия операциясеннән азат итте һәм мәсьәләне Көнчыгыш Померания төркемен тар-мар итәргә, Көнчыгыш Померанияне яулап алырга һәм Данцигтан (Гданьскидан) алып Померания бухтасына кадәр Балтыйк буе яр буйларын дош­маннардан бушату бурычын куя.

Вена стратегик һөҗүм итү операциясе (1945 елның 16 марты-15 апреле). 3 нче (Советлар Союзы маршалы Ф.И.Толбухин) һәм 2 нче (Советлар Союзы маршалы Р.Я.Малиновский) Украина фронтлары өчен ясалган операция. Максаты – Венгриянең көнбатышында немец-фашист гаскәр­ләрен тар-мар итүне төгәлләү һәм Австрияне-Венаны азат итү.

Прага стратегик һөҗүм итү операциясе (1945 елның 6-11 мае). 1 нче (Советлар Союзы маршалы И.С.Конев), 4 нче (армия генералы А.И.Ерёменко) һәм 2 нче (Советлар Союзы маршалы Р.Я.Малиновский) Украина фронтлары гаскәрләре өчен төзелгән операция. Максаты – Чехословакия һәм аның башкаласы Праганы азат итүне төгәлләү.

Берлин соңгы стратегик операция (1945 елның 16 апреле-8 мае). Совет гаскәрләренең Берлин юнәлешендәге немец-фашист гаскәрләре төркемен тар-мар итү, Берлинны яулап алу һәм Эльба елгасына чыгып союздаш гаскәрләр белән кушылу. 1945 елның язында фашист Германиясе территориясенә Советлар Союзы, АКШ, Англия һәм Франция кораллы көчләренең сугышчан хәрәкәтләре башлана. Бу вакытта Совет Армиясе Берлиннан 60 километр, ә Америка-Англия гаскәрләренең алгы сызыгы Эльбада – Германия башкаласыннан 100-120 км ераклыкта тора иде.

Берлин операциясен тормышка ашы­ру һәм нәтиҗәләре буенча өч этапка бүленә:

Беренче этап. Дошманның Одер-Нейсе оборона чикләрен өзү (16-19 апрель), 1 нче Белоруссия (Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуков) һәм 1 нче Украина (Советлар Союзы маршалы И.С.Конев) фронтлары гаскәрләре 16 апрельдә һөҗүмгә күчә.

Икенче этап. Дошман гаскәрләрен чолгап алу һәм бүлгәләү (19-25 апрель). 1 нче Белоруссия фронты һө­җүм итүне дәвам итә, 20 апрельдә 3нче Удар армиянең 79 нчы укчы корпусының еракка ата торган артиллериясе Берлинга беренчеләрдән булып ут ача.

Өченче этап. Чолганышка алынган төркемнәрне тар-мар итү, Берлинны алу (26 апрель-8 май). Башка операцияләрдән үзгә буларак, Берлин операциясенә гомуми җитәкчелекне координацияләүне Югары Баш командование үз өстенә ала.

Армия генералы А.И.Антонов 1946 елның мартыннан – яңадан Генштаб начальнигының беренче урынбасары. 1948-1954 елларда – Кавказ арты хәрби округының гаскәрләре командирының беренче урынбасары, аннары командиры. 1954 елның апреленнән – Генштаб начальнигының беренче урынбасары, ә 1955 елның мартыннан – бер үк вакытта (беренче тапкыр) Берләшкән Кораллы Көчләр Оешмасының Варшава килешүе штабы начальнигы.

антонов1

А.И.Антонов (икенче рәттә уңнан – өченче) СССР, АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәте башлыклары белән Ялта конференциясендә. 1945 ел

антонов4

Мавзолей трибунасында: В.Н.Меркулов, А.И.Антонов, Г.К.Жуков, Д.Эйзенхауэр, И.В.Сталин, У.А.Гарриман, М.И.Калинин һ.б. Август, 1945 ел. М.Калашников фотосы

антонов2

Беларусь Республикасының Гродно шәһәрендә Антонов исемендәге 11 нче мәктәп музее. Армия генералы А.И.Антонов бюсты

* Азагы

Мәкаләнең башын укыгыз: Җиңү алып килгән татар. №3

Ред.: Мәкаләнең журналдагы исеме — «Җиңү алып килгән татар генералы»

Комментарий язарга