Җиңү алып килгән татар

Армия генералы, Совет Армиясенең Генераль штабы Оператив идарәсе начальнигы, Генераль штаб начальнигы урынбасары, Генераль штаб начальнигы, Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләр штабы начальнигы, Кырым (Ялта) һәм Берлин (Потсдам) конференцияләрендә катнашучы, «Җиңү» ордены белән бүләкләнгән бердәнбер генерал һәм бердәнбер татар ул – Алексей Антонов.

1888 елда Иннокентий Алексеевич Антоновны Иванай исемле керәшен авылыннан (ул хәзер Балык Бистәсе муниципаль районына керә) действительный хезмәткә чакыралар. Башлангыч белемле генә булса да Иннокентий ушлы кеше була. Аны соңыннан солдатта калырга кыстыйлар һәм кыска сроклы офицерлар курсына укырга җибәрәләр.

1896 елның 15 сентябрендә Гродно шәһәрендә поручик Антоновның улы туа. Аңа бабасының исемен бирәләр. Кечкенә вакытта малай әтисенә ияреп төрле хәрби өйрәнүләргә йөри. Алексейга 12 яшь тулганда, капитан Антонов, хәрби манёвр вакытында, боз ватылып, пушка һәм атлары белән елгага чума, үпкәләре шешеп, ун көн эчендә үлеп тә китә. Аның хатыны Тереза Ксаверьевна – милләте буенча татар каны катышкан поляк – ике бала белән тол кала. Алексей ул вакытта Гродно шәһәрендә гимназиядә укый торган була. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Тереза Антонова язган үтенеч буенча, дивизия командиры аларга Петербургта дүрт бүлмәле фатир алып бирә. Аның туганнары биредә яши торган була. Ләкин Алексейга унсигез тулганда, 1915 елның язында, әниләре дә үлеп китә. Алексей шул ук елны гимназияне тәмамлап, Петроград (бу вакытта шәһәр исеме алышына) университетының физика-математика факультетына укырга керә. Тик аны тәмамлый алмый, нужа куып йөртә, чөнки әнисе үлгәннән соң әтисе өчен пенсия бирүне туктаталар. Путилов заводына браковщик булып эшкә урнаша.

Сугыш кызган 1916 елны егерменче яше белән барган егетне солдатка алып, Павловск хәрби училищесына кыска курсларга офицерлыкка укырга юллыйлар. 1917 елның башында Антоновны фронка җибәреп, Егерь лейб-гвардия полкына взвод командиры итеп билгелиләр. Ел ярымнан артык поручик Антонов фронтта немецларга каршы сугыша.

Кечкенәдән үк күп телләрне белеп үсә Алексей. Әтисе аңа туган тел­­не өйрәтә, моңлы итеп керәшен җы­ру­ла­рын җырлый. Сугыш землянкаларында ул, татар солдатлары белән бергә, «Ка­ра урман», «Герман көе» кебек җырларны җырлый. Әнисеннән, поляк­лашкан татар морзасы кызыннан, поляк, француз, немец телләрен өйрәнә. Сеңлесе Людмила Иннокентьев­на язуына караганда, өйдә алар рус, поляк һәм, әлбәттә инде, сирәк бул­са да, татар телләрендә аралашып үсәләр.

1918 елда поручик Антоновны ар­мия­дән озаталар. Ул, Петроградка кайтып, Азык-төлек комитетында эшли.

Россиядә Гражданнар сугышы башлангач, 1919 елның 11 апрелендә мобилизация белән Кызыл Армия сафларына алына. Аны штаб хезмәтенә билгелиләр, ул кызыл командирга әйләнә. Антонов Көньяк фронтта Деникинга каршы барган көрәшләрдә Мәскәү Эшчеләр дивизиясенең штаб начальнигы ярдәмчесе була. Ләкин аның яртысы кырылып бетә, аны 15 нче Инза укчы дивизиясе составына кертәләр. Антонов ике тапкыр яралана.

1920 ел. Антонов бу вакытта инде 45 нче бригаданың штаб начальнигы була. Врангель армиясе кызылларны алдан да, арттан да, яннан да тукмаклый. Михаил Фрунзе Кырымны яулап алу өчен оештырылган Көньяк фронт командующие итеп билгеләнә. Кырым ярымутравын яулап алганда Сиваш кичүенең әһәмияте зур була. (Мондагы вакыйгалар безгә Гомәр Бәшировның «Сиваш» повесте аша да билгеле.) Бу кичүне оештыручыларның берсе – Антонов. Ул кичү планын Фрунзега икәүдән-икәү калгач җиткерә. Бу аларның беренче орашуы була. Михаил Васильевич үзенең Бишкәктә татарлар белән аралашып үсүен әйтә. «Ә мин – керәшен татары», – ди Алексей. Татарча сөйләшеп, «мин – молдован, син – татар», – дип аерылышалар, Фрунзе тәкъдиме белән, Сивашны кичүдә актив катнашкан өчен, Алексей Антонов Хәрби Революцион Советның Дәрәҗәле коралы (Почётное оружие) һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Моны аңа М.В.Фрунзе үзе тапшыра.

Гражданнар сугышы тәмамлангач, ул 15 нче Сиваш укчы дивизиясендә 1928 елга кадәр хезмәт итә. Шул ук елны коммунистлар партиясе сафына кабул ителә һәм М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга китә. Академияне уңышлы тәмамлагач, аны Украинадагы Коростень шәһәрендә урнашкан 46 нчы дивизиягә штаб начальнигы итеп билгелиләр.

1932 елда шул ук Академиянең оператив факультетына укырга керә. Монда ул хәрби теоретиклардан, шул исәптән, профессор Дмитрий Михайлович Карбышевтан тирән белем ала. Укуны тәмамлаганда факультет комиссары Г.С.Иссерсон: «А.И.Антонов бик яхшы оператив-штаб хезмәткәре, югары штабларда эшләргә әзер», – дигән бәя куя.

Укудан соң – ул яңадан армия хезмә­тендә. Ел ярым 46 нчы укчы дивизиянең, аннан соң 1934-1935 елларда Могилёв-Ямполь ныгытылган районында штаб начальнигы була. Аннары аны Харьков хәрби округы штабына 1 нче (оператив) бүлек начальнигы итеп күчерәләр.

1936 елда округ командованиесе А.И.Антоновны Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең яңа гына ачылган Генераль штаб академиясенә укырга җибәрә. Академиягә ул вакыттагы хәрби эш теоретиклары җыела. Аларны Алексей Иннокентьевич М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби ака­демия­дән үк белә. Аның беренче тыңлаучылары И.Х.Баграмян, А.М.Ва­силевский, Н.Ф.Ватутин, Л.А.Го­­воров, М.В.Захаров һәм башка командирлар булалар.

Бу академиянең укытучысы А.В.Голубев сөйли:

– Барлык тыңлаучылар да бик яхшы укыдылар. Мин укыткан югары берләшмәләр тактикасы курсыннан Антонов аерылып торды. Аның француз телен яхшы белүе чит ил белгечләренең алдынгы карашларын ачарга мөмкинлек тудырды. Мин аның «Армейская наступательная операция с преодолением водного рубежа» дигән рефератын яхшы хәтерлим. Укытучылардан алырга мөмкин булган белемне тиз үзләштерде, вакытны әрәмгә уздырмады.

1937 ел. А.И.Антонов беренче курсны уңышлы тәмамлый. Аңа икенче курста укырга туры килми – Оборона Наркоматына чакырып алып, Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый командалык иткән Мәскәү хәрби округына штаб начальнигы итеп куялар.

1938 елда Алексей Иннокентьевичны М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә гомуми тактика кафедрасында өлкән укытучы итеп күчерәләр. 1940 елда доцент һәм генерал-майор дәрәҗәсе бирәләр. 1941 елның гыйнварыннан ул – гомуми тактика кафедрасы начальнигы урынбасары.

1941 елның 11 мартында генерал-майор А.И.Антоновны Киев Махсус хәрби округына билгелиләр. Бөек Ватан сугышын шушында каршылый ул. Сугышның беренче көннәреннән үк ул Көньяк фронт идарәсен формалаштыруга керешә. 1941 елның августында шушы фронтның штаб начальнигы була. 1942 елның июль аенда Төньяк Кавказ, аннары Кавказ фронтларының штаб начальнигы итеп күчерәләр. Югары даирә аның фронтлардагы гадәттән тыш оператив оештыру сәләтен күреп, Генераль штабка чакырып кайтара. Гомумән, Антоновны гел иң авыр участок­ка куялар.

Алексей Иннокентьевичның аннан соңгы барлык эшчәнлеге Советлар Союзы Кораллы Көчләренең Генераль штабы белән тыгыз бәйләнгән. Советлар Союзы Маршалы Б.М.Шапошников, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Генераль штаб начальнигы вазифасыннан китеп, Хәрби академия начальнигы була. Аның урынына элек Генштабның Оператив идарәсе белән җитәкчелек иткән А.М.Василевский билгеләнә. Оператив идарәдән аның китүе Генштаб өчен бик авырга туры килә. Аның начальниклары булып ярты ел эчендә генераллар А.И.Бодин, икешәр тапкыр А.Н.Боголюбов, В.Д.Иванов, алар арасында вакытлыча П.Г.Тихомиров, П.П.Вечный һәм Ш.Н.Гениатуллин эшләп алалар.

Хәл тагын да катлаулана, чөнки Югары Башкомандующий Ставкасы, А.М.Василевский Генштаб начальнигы итеп куелганнан соң да, күп вакытын Сталин заданиесе буенча фронтларда үткәрергә мәҗбүр була. Александр Михайлович үзенә лаек булган урынбасар эзли башлый. А.М.Василевский Оператив идарә башлыгы һәм Генштаб начальнигы урынбасары итеп генерал-лейтенант А.И.Антоновны сайлый һәм Ставкага тәкъдим итә.

Армия генералы С.М.Штеменко сөйли:

– Мин ул вакытта көньяк юнә­лешкә җитәкчелек иткәнлектән, Алексей Иннокентьевичны миңа каршыларга туры килде. Идарәгә гадәттән тыш зур сәләтле һәм штаб хезмәтенең зур белгече килгәнлеге сизелде. Антонов үзен бик акыллы тотты. Ул барлык кешеләр белән аерым-аерым танышып чыкты, фронттагы оператив хәлләрне җентекләп өйрәнде. Моңа бер атна вакыт кирәк булды. Антонов, Генштабка килеп эшли һәм Сталин кабинетына көн саен иртән доклад белән йөри башлагач, эшне үзенә яраклаштырып үзгәртте һәм Генераль штаб тәүлек буе эшли башлады.

Алексей Иннокентьевич Ставка белән очрашуга бөтен яктан да әзерләнә. Аның Сталин белән беренче очрашуы бик рәсми һәм салкын була. Аны 1943 елның гыйнвар башында Брянск, аннары Воронеж һәм Үзәк фронтка Ставка вәкиле итеп командировкага җибәрәләр. Монда ул Воронеж һәм Касторное районнарында һөҗүмнәр оештыру өчен Сталинградтан кайткан Генераль штаб начальнигы А.М.Василевский белән очраша. Биредә 16 гыйнварда генерал-лейтенант А.И.Антонов, 18 нче аерым укчы корпусы белән дошманны әйләндереп алып, һөҗүм ясарга тиеш була. Бу сугышларда 40 нчы армия һәм 18 нче аерым укчы корпус белән Ставка вәкиле А.И.Антонов координация ясый. Берләшмә һәм корпус частьлары һәм армия, дошманга аркылы төшеп, аның чигенү юлын кисәләр. Гитлерчылар бер авылдан икенчесенә сугылалар, әмма аларны һәркайда пыран-заран китереп ташлыйлар. Дошман калдыклары капитуляция ясый. 27 гыйнварда фашист төркемнәре тар-мар ителә. Монда аларның 15 дивизиясе тулысынча, ә 6сы зур югалтулар кичерә. 24 гыйнварда башланган Воронеж-Касторное операциясе уңышлы уза һәм ул 1943 елның 17 февралендә төгәлләнә.

Алексей Иннокентьевич Воронеж фронтында март азагына кадәр була. Аның эшчәнлеге Генераль штаб начальнигы А.М.Василевский һәм Югары Башкомандующий И.В.Сталин та­рафыннан югары бәяләнә. Тиздән ул Мәскәүгә кайта һәм Ставкада фронтлардагы хәлләр турында доклад ясый, Сталин аны бик дикъкать белән тыңлый.

Сталин Ставкадан тәүлекнең те­ләсә кайсы вакытында шалтыратып, һәрвакыт үзенә кирәкле мәгълүмат алуга ирешә. Билгеле, моның өчен генерал Антоновка үзенә дә тәүлегенә 17-18 сәгать буе Генштабта булырга, барлык фронт штаб начальниклары белән элемтәдә торырга туры килә.

Югары Башкомандующий Сталинга Генераль штаб тәүлегенә өч мәртәбә доклад ясый. Беренче доклад – телефоннан иртәнге 10-11 сәгатьтә. Бу докладны Антонов оператив идарә начальнигы Штеменкога тапшыра. Кичке 16-17 сәгатьләрдә докладны Ставкага барып Антонов үзе ясый. Күп вакытта Антоновка кичен 21-22 сәгатьләрдә икенче мәртәбә дә барырга туры килә. Ул Сталинга аңлаешлы итеп, кыска гына сөйләп, күп мәгълүмәт бирә. Антонов кулында кәгазь юк, ул барысын да яттан белә, аның мәгълүматлары – үзе ясаган карталарда. Ул докладын безнең гаскәрләрнең хәрәкәтенә бәя бирүдән башлый. Фронтлар, армияләр, танк һәм механикалаштырылган корпусларның командующийлары һәм командирлары исемнәре белән әйтелә. Дивизия һәм полклар – номерлары белән. Ул бервакытта да кәгазьдән укымый, барысын да яттан белә.

Армия генералы Сергей Матвеевич Штеменко: «Генерал А.И.Антонов төгәл, уйларын ачык һәм кыска итеп сөйли белә, иң кирәген эләктереп алып, сөйләгәндә шуны алгы планга чыгара һәм иң кирәгенә тавышы белән басым ясап сөйли. Шунлыктан Ставкада Антонов ясаган докладлар табигый чыга, өстәмә сораулар бирелми. Генерал А.И.Антонов, Ставкага докладка дип әзерләгән документларны өч пап­кага салдыра. Кызыл төстәгесенә иң мөһимнәре – беренче чиратта җит­керелә торган докладлар салына. Икен­че папка зәңгәр төстә булып, анда икенче чираттагы документлар – төрле үтенечләр, хәбәрләр, зарланулар салына. Яшел төстәге папкада хәрби дәрәҗәләр бирү, орденнар белән бүләкләү, чит илләрдән килгән һәм тәрҗемә ителгән хәбәрләр, командирларны билгеләү турындагы документлар. Кызыл папкадагы документларның эчтәлеге Ставкага тулысы белән җиткерелә, калган папкаларга кайбер көннәрдә чират та җитми, андый чак­ларда «Бүген кызыл папкадагы документларны гына карыйбыз, дия торган була Сталин», – дип яза.

Үз эшен яхшы белгән, докладларны курыкмыйча турыдан-туры һәм дөрес, бернинди дә шомартуларсыз ясаган А.И.Антонов Сталин алдында зур дәрәҗә казана. Антонов, Генштабта эшли башлаганның беренче көненнән үк, җиңелүләрнең берсен дә яшермичә, Сталинга җиткерә белә. Кирәк чагында үз фикерен Сталинга ачыктан-ачык әйтә алган генерал да әле ул.

1944 елның җәйге хәрби кампаниясе операцияләрен үткәрү турында генерал А.И.Антонов апрель аенда доклад ясый. Бу Балтыйк буеннан Карпат тауларына кадәр барлык фронтлар катнашында икенче Бөтендөнья сугышы тарихына керерлек иң эре вакыйгалар булырга тиеш. Ул Польша, Чехословакия һәм башка Көнчыгыш Европа илләрен Гитлер тырнагыннан азат итүне күз алдында тотып эшләнә.

Алексей Иннокентьевич бу авыр эшне – 1944 елның җәйге кампа­ния­сенең хәлиткеч һөҗүм планын берүзе аерым бүлмәгә бикләнеп эшли. Бу турыда ул Сталинга да әйтеп, аны 15 көн эчендә башкарып чыгарга сүз бирә. Белоруссиядәге стратегик код белән «Багратион» исеме бирелгән операция­не планлаштыру, шулай итеп, Антоновка йөкләнә.

Беренче шарт итеп, немец командованиесен иң ныклы һәм җаваплы һөҗүмнәр Балтыйк буенда һәм Көньяк фронтларда булырга тиеш, дип ышандырырга кирәк. Шуңардан чыгып, Өченче Украина фронтына боерык җибәрелә.

Өченче Балтыйк буе фронтына да шундый ук директива китә. Мондый маскировка ясау Черёха елгасыннан көнчыгышка табарак башкарылырга тиеш була.

Дошманнар бу ялганга шунда ук кабалар. Бигрәк тә көньяк юнәлештәге немец командованиесе зур борчуга төшә. Көчле һава разведкасы ярдәмендә алар Кишинёвтан төньяктарак безнең гаскәрләрнең ниятләрен ачыкларга тырышалар. Бер урында гына басып торганлыктан, болар шушында һөҗүм итәргә әзерләнәләр икән, дигән фикергә киләләр һәм үзләренең көчен шул урыннарга туплый башлыйлар. Чынлыкта исә танк һөҗүме дошман көтмәгән бөтенләй икенче урында әзерләнә…

1944 елның 14 маена Белоруссия операциясенең планын һәм карталарны эшләү тәмамлана. Операцияне башкарып чыгу өчен бик күп көч куелса да, җыйнак кына текст һәм картадан башка берни дә булмый. Бу Антонов стиле – кыска һәм төгәл. Зур җаваплылык алып, бер үзе эшләгән текстка да, картага да Антонов кул куя. «Багратион» әзер!

Ставкада хәрби начальникларның зур киңәшмәсендә җентекләп анализланганнан һәм төзәтүләр керткәннән соң, «Багратион» планы Югары Башкомандующий И.В.Сталин тарафыннан раслана, ә Алексей Иннокентьевич­ка аның тормышка ашырылуын катгый күзәтү астына алырга кушыла. Операция 1944 елның 22 июнендә башлана. Совет гаскәрләре алты тәүлек эчендә дошманның флангтагы Витебск һәм Бобруйск астындагы группаларын тар-мар итәләр. Танк һәм механикалаштырылган берләшмә дошман тылына 110-150 километрга эчкә кереп, гитлерчыларның ике ел буена ныгытылган фронтларын җимерә.

Генерал С.М.Штеменко: «Ан­тонов­­ның Белоруссиядәге кебек зур яуларны оештыруы беренче очрак кына түгел, андыйларны күпләп ки­­терергә мөмкин булыр иде», – дип язды.

Алексей Иннокентьевич Антонов­ның хезмәте соңыннан Ватан тара­фын­нан «Җиңү» ордены белән дә билгеләнеп үтелә. Бу үзе дә батырлыкка тиң. Чөнки мондый бүләкне алучыларның саны бөтен СССРга бары тик 11 генә (исемлек орден бирелү тәртибе буенча бирелә): Г.К.Жуков, А.М.Вас­илевский, И.В.Ста­лин – икешәр тапкыр, К.К.Ро­­ко­ссовский, И.С.Конев, Р.Я.Ма­­ли­нов­с­кий, Ф.И.Толбухин, А.А.Говоров, С.К.Тимошенко, А.И.Антонов, К.А.Мерецков. Ә чит ил кешеләреннән Румыния короле Михай I, маршаллар Б.Монтгомери, М.Роля-Жимерский, И.Б.Тито, Д.Эйзенхауэр бүләкләнә.

Ахыры бар

Ред.: Мәкаләнең журналдагы исеме — «Җиңү алып килгән татар генералы»

Комментарий язарга