Җаекмы, Йайыкмы?

Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге»ндә («Безнең мирас», №5) Җаек елгасы турында шундый кызыклы җөмлә укыдым: «Башкорт телендәге Йайык атамасы урыс теленнән алынган (аларда ул Яик дип атала), ягъни башкортлар бу елганы соң белгәннәр булып чыга».Әлбәттә, моны авторның шәхси фикере дип тә кабул итәргә мөмкин, ләкин тарихи яктан да, тел ягыннан да, хәтта ки география күзлегеннән дә бу фикер белән берничек тә килешергә ярамый.

Иң беренче чиратта, бу сүзнең ике тугандаш халыкта ни өчен аерылып торуына ачыклык кертик. Билгеле булганча, татар теле гасырлар дәвамында формалашкан, үскән, үз эченә күптөрле элементларны алган. Мәсәлән, сөйләм (бигрәк тә кайбер диалектларда) һәм язма телебездә кайбер сүзләрнең й-лаштырып яисә җ-лаштырып куллану очракларын әйтеп узарга була: йомырка – [җоморка], елан – [җылан]. Урыслар кулланган «Зилантова гора», «Зилантов монастырь» сүзтезмәләре дә, «Зилант» үзе дә шул татар сүзенең сөйләм формасыннан килеп чыккан. Бу – күзгә төртелеп торган факт. Инде башкорт теленә килгәндә, аның әдәби һәм сөйләм телендә сүзләрне й-лаштырып әйтү һәм язу ешрак күзәтелә: татарча «җыр» башкортча «йыр»га, татарча «җыен» башкортча «йыйын»га әверелә. Шуңа күрә татар, казакъ телләрендә җ-лаштырып әйтелгән елга исеме (тат. Җаек) башкорт телендә й-лаштырып әйтелүе һәм язылуы табигый (башк. Йайык).

Инде авторның «башкортлар бу елганы соң белгәннәр булып чыга», дигән фаразы шулай ук тарихи фактларга каршы килә. Башкорт халкы асылда Урал таулары тирәсендә формалашкан. Аларның этник тарихларында аерым туктамыйча (теләгән кешеләр башкорт халкы турында саллы хезмәтләр укый ала) шуны гына әйтергә телим: Урал таулары тирәсендә башкортлар элек-электән яшәгән булсалар, урыслар Көньяк Урал территориясенә һәм казакълар яшәгән далаларга соңрак килеп чыга. Шуңа күрә, Урал тауларыннан агып чыккан елгалар турында башкортлар элегрәк белгәннәр, бу башкорт халык авыз иҗатында да яхшы күренә. Шул исәптән, XVIII гасырда барган урыс колониаль хәрәкәт чорында Оренбург губернасы территориясендә барлыкка килгән ныгытмалар һәм шәһәрләре, авыллар һәм бистәләр, нигездә, моңа кадәр башкортлар һәм казакълар яшәгән җирләрдә урнашкан була һәм моны Мәскәү, Оренбург, Петербург архивларында сакланучы күп кенә документлар раслый. Кыскасы, Җаек турында башкортлар һичничек тә урыслардан белә алмаган. Бәлки, киресенчә, «Яик» атамасы җирле халыклардан «үзләштерелгәндер» әле.

Бу кечкенә мәкаләмдә хөрмәтле эзтабар, публицист-галим һәм язучы Адлер Тимергалинны һич тә хурлыкка калдырырга, аны кимсетергә ниятләмәдем. Теләгем бер генә: хатаны төзәтү, аңа журнал укучыларының игътибарын җәлеп итү иде.

Комментарий язарга