Фәнзаман Баттал. «Йә ут бул, йә юк бул!»

Яңа дус-ишләрдән дә, әдәби очрашуларга җыелган халыктан Да бер-ике сорауны еш ишетергә туры килә миңа:

— Күптән язасыңмы?

— Үзеңнең язучы булачагыңны кайчан һәм ничек белдең?
Әгәр дә мин токарь, директор яки укытучы кебегрәк кеше булсам, кайчан һәм ничек эшли башлавымны елы белән генә түгел, көне-сәгате белән дә әйтеп-сөйләп бирә алыр идем. Әмма миңа, язучы кешегә, бу сорауларга җавап бирү кыен. Үтә дә кыен хәтта…

Шул сорауларга җавап эзләп, ялгыз гына уйланып утырган чакларымда, биш-алты яшьләремдә еш кабатланган сәер хәл искә төшә.

Сигез кешелек гаилә, өйнең бер стенасыннан икенче стенасына кадәр сузылган сәкегә тезелешеп яткач, тәмам тынлык урнашкач, бөтен ишеткәнем каләм тавышы иде! Кемдер, кәгазьләр кыштырдатып, өстәлне дерелдәтеп, ашкына-ашыга язып утыра. Хәтта кайчак каләменең төртелеп-төртелеп куюына кадәр ишетәм. Кем ул? Барыбыз да яткан, кайберәүләребез инде йокыга да киткән югыйсә. Кем яза? Яза дияр идең, дөм караңгыда кем яза ала? Шомланып куям да кыяр-кыймас әнкәйгә эндәшәм:

— Әнкә-әй, өстәл артында кем язып утыра у-ул?
Җавап һәрвакыт бер була:

— Бу вакытта кем язып утырсын инде?! Күзеңне йом да, бөркән дә йокла!

Юк, каләм-кәгазь кыштырдатып язган ул тавышны өйдә-геләрнең берсе дә ишетмәде. Ни өчен ул миңа гына ишетелгән соң? Әллә соң берәр серле рухмы, фәрештәме: «Менә синең гомерең шулай үтәчәк. Әзер бул!» —димәкче булып, язмышымны алдан белгертеп куйганмы әллә?

Сабый чагында ук әти-әнисез калган, үзеннән уналты яшькә зуррак түтәе карамагында үскән әнкәм, үзенең әйтүенә караганда, мәктәпкә бер-ике ел гына йөреп калган. Ләкин, ни хикмәттер, гарәпчәне дә, яңалифне дә, хәтта кириллица дип йөртелүче язуларны да җиңел укый һәм, кемгә барачагын чамалап, хатларны да һәр «әлифба» үрнәгендә яза иде. Мәктәпкә барганчы ук, мине дә өйрәтеп куйды яңалиф белән кириллицага. Гарәпчәсенә тешем үтмәгәндер, ахрысы, «Алла» дигән сүзне генә сурәт рәвешендә хәтеремә кертеп калдыра алдым ул чакта.

Тагын… Мәктәпкә йөри башлаганчы ук, эңгер-меңгер җәйге бер кичтә, тәрәз төбенә ниндидер китап салып, шуны актара-актара, япа-ялгыз укып утырам. Шулкадәр зур гаиләнең башка кешеләре ул вакытта кая булгандыр — хәзер дә аңлап бетерә алганым юк… Һәрхәлдә, укып утырам… Шулчак карашыма «Туган тел» дигән щигырь чалына. Үзем укый торам, ә үземнең, ни сәбәптер, тамагым кайнарлана, күземнән яшь

тама. Сабый күңелдә бер генә уй һәм иксез-чиксез соклану: «И матур шигырь! И рәхәт шигырь!.. Дөрес шигырь!» Аннары шигырь өстендәге рәсемгә күз төшердем. Астына «Габдулла Тукай шигыре» дип язылган. Шул кичтә мин үзем өчен ике ачыш ясадым: «Бу шигырьне шушы чибәр абый язган икән! Шигырьне кешеләр яза икән! Алла яки фәрештәләр түгел икән» кебегрәк мәгънәдә…

Кем белә, бәлки мин нәкъ менә шул кичтә язучы «була башлаганмындыр»? Инде, мөгаен, үзем хәтерләмәсәм дә, ши-гырь-такмак чыгаруым күрше-тирәгә дә сизелгәндер. Шулай булмаса, уйнап йөргән чагымда мине чакырып алып, башымнан сыйпап, күрше Зәйтүнәттәй:

— Карале, үскәнем, Зәки үткән төндә безнең кар базына төшкән бит. Сөт өстен ашап чыккан. Шуңа бөтен авыл көләрлек итеп берәр такмак чыгар әле,— димәгән булыр иде, мәктәпкә дә бармаган бер малайга.
Менә бу очракта инде нинди «шигырь язганым» хәтердә! Чөнки:

Мәдинәттәйнең сөт өсте
Бигрәк тәмледер, Зәки!
Кар базына төшә-төшә
Песи булдың бит, тәки! —

дигән такмагым авыл буйлап йөри башлауга ук, үземнән өч-дүрт яшькә зуррак Зәки мине куе кычыткан арасына төртеп екты. Ул вакытта ыштан Шәрифләренең миннән зурракларга да сирәк тәтүен онытмасак, әлеге мизгелдәге хәлемне аңлау берәүгә дә кыен түгелдер… Үзем ятам, өтәләнәм, үзем уйланам, нәтиҗә ясаган булам: «Такмак өчен дә кыйныйлар икән… Дөрес язуыңа да карап тормыйлар икән…»

Бәлки минем шагыйрьлегем, язучылыгым шул кычыткан арасында яткан чакта ук борынлый башлаган булгандыр?..

Әткәй белән әнкәйне тагын бер мәртәбә сөргенгә (әткәйне инде мин туганчы ук, «кулак», «дин әһеле улы» дигән сәбәпләр белән, өч йортын, ике ташлы тегермәнен, мал-туарын конфискацияләп, раскулачить итеп, ике тапкыр «ятап» белән сөргенгә җибәргән булганнар) озатып, өйдә караусыз-нисез биш яшь бала ятим калгач, бер ай чамасы үтүгә үк, миннән дә кече дүрт бала кызамыктан, ачлыктан бер атна эчендә кырылгач, ә үзем ниндидер могҗиза белән терелеп исән калгач, мин, ун яше тулган малай (соңгы сеңлем миңа ун яшь тулган көнне үлде), мәктәбемә киттем. Дәрестә утырам шулай. Ике күземнән туктаусыз яшь ага. Башымда гел бер уй: «Ничек булды соң әле бу?! Әле ай ярым чамасы гына әткәй белән әнкәй дә, энеләрем

дә, сеңелләрем дә бар иде ләбаса. Өебез корт иледәй гөжләп тора иде бит! Япа-ялгыз торып калдым бит!»

Укытучы Мөнәвәрә апам елап утырганыма карап-карап алгалады да юата башлады:

— Җитәр, елама инде, Фәнзаман… Авыр икәнен беләм… Кайгыңны сүндерү өчен син әнә түрдәге юлбашчыбыз Сталин рәсеменә кара. Күр, нинди якты, нурлы, рәхимле аның карашы! Ул гына сәламәт, озын гомерле була күрсен, без барыбыз да, бөтен балалар да… син дә бәхетле булырсың.

Мин шул портретка текәләм. Ысталин бабай чибәр. Мыеклары да килешеп тора. Ләкин… нәрсә бу?! Елмаюы сүрелә башлый тегенең, рәхимле карашы усаллана бара, күзләре күкрәгемә кадалгандай тоела һәм, бармагын янап, кинәт кенә: «Калдыңмы ятим?! Әле мин сине дә төрмәгә тыгам, аннары үтерәм!» —дигәндәй була.

Шул көндә минем башка оешып бетмәгән шигырь сыман нәрсә килеп керде дә айлар буе бер сүрелеп, бер терелеп йөрде:

Бөек иптәш Ысталин, йөзең ничек нурладың?
Үзең шулай яхшы булгач, ник семьяны урладың?

Зиһенгә җитди шигырьләр дә иңәргә маташкан чорым шул булмады микән минем?

…Мине карарга дип, минем белән бер яшьтәге кызы Мәдинәне дә ияртеп, әнкәмне үстергән Шәмсекамәр түти дүрт чакрымдагы авылдан безнең йортка күчеп килде. Кем әйтмешли, ничава гына яши башладык: тозсыз булса да бәрәңге бар, чәй-шикәр булмаса да кайнаган су бар, кайнамаганы да бар дигәндәй… Тагын ни кирәк?

Ләкин болай туклыкта яшәү озакка сузылмады. Берничә айдан безне әткәй-әнкәй йортыннан куып чыгардылар. Түтәй белән Мәдинә үз авылларына кайтып киттеләр. Ә мин, күрше-тирәдә кунгалап йөри-йөри, конфисковать ителгән йортыбызны колхоз фермасы янына күчерүләрен (аны күп еллар яшь бәрәннәр йорты итеп файдаланганнар икән) карап-карап йөрдем дә Хуҗәмәт авылындагы балалар йортына китеп бардым. Киемнәремне алыштырып, үзем белән алып килгән букчамнан Тукайның икетомлыгын тартып чыгаргач, «диттум» тәрбиячеләре көтелмәгән хәл күргәндәй көлеп җибәрделәр:

— И-и!.. Без бит бу ач баланың букчасына ризык-мазар салып җибәргәннәрдер дип уйлаган идек… Баксаң, ки-тап-лар и-кән! Тукай икән!

Кем белә, бәлки инде мин шул чакта ук китаптан, Тукайдан башка яши алмый башлаган бала булганмындыр? Чыннан да

шулайдыр! Чөнки инде мин, шул ук Тукайның «Исемдә калган-нар»ын да укып чыккан малай буларак: «Мин үз ятимлегем хакында ничегрәк, ниндирәк сүзләр белән язар идем икән?» — дип уйлаштыра, күңелдән генә җөмләләр төзеттерә идем.

Гадел булырга кирәк, балалар йортында яшәгән айларым матур да, якты да булып истә калды. «Тамак тук, өс бөтен» дигәннән соң, «борыннан чыга төтен» дип тә өстәр идем дә ул чакта әле тәмәке дигән зәхмәткә өйрәнеп җитә алмаган идем. Кыскасы, ятимлек хисем нык кимеде анда. Ак пароходтай ап-ак, катлы-катлы мәһабәт йорт; тәрбиячеләр, барыбызны да җыеп, көн саен диярлек әдәби китаплар укыйлар, җәй көне урманнарга алып китәләр, инештә су коендыралар. Якын итеп йөрүче яңа дуслар бар, «кулак» яки «халык дошманы» дип үчекләүчеләре дә җитәрлек… Монысының сәбәбе дә булды шул!.. Балалар йортының директоры чын мәгънәсендә ялкынлы һәм кып-кызыл коммунист иде. Шул агай бер җыелышта — йортның бөтен хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүче барлык балалары җыелган зур җыелышта! — үземне дә гаҗәпкә калдырган бер сүз әйтте. Башта ул коммунистлар партиясенең сыйнфый көрәштә җиңеп чыгуы, ленинчыларның халык дошманнарына каршы аяусызлыгы турында күкрәк төя-төя фәлсәфә сатты-сатты да бөтенләй көтмәгәндә:

— Менә сезнең арагызда утыручы Фәнзаман да — халык дошманы нәселеннән. Менә бу йорт та аның атасыныкы булган,— димәсенме! Чыннан да, ул якларга Стахеев дигән зур капиталистның көндәше Сәетбаттал дигән кеше хуҗа булган. Шуңа күрә анда Сәет авылы да, Баттал урманы да бар. Мин килеп урнашкан йорт та халык телендә «Сәетбаттал йорты» дип йөртелә иде. Болары дөрес. Әмма… директор апа әйткән Сәетбаттал һич кенә дә «минем Сәетбатталым» түгел иде шул.

Сталин үлеп, Маленков дигән яңа ил башлыгы амнистия игълан иткәч, беренче булып әнкәй кайтып төште. Минзәләгә урнашты. Бераз эшләгәч, яшәрлек бүлмә дә тапкач, мине килеп алды, Вахитов исемендәге мәктәпкә урнаштырды. Шунда укыганда, мин инде әнкәйгә дә сиздермичә шигырьләр, хикәячекләр, шәһәр тормышыннан бәләкәй фельетонга охшаган кызык-мызыклар яза башладым. Менә хикмәт: язганнарым район гәзитендә, «Пионер» һәм «Чаян» журналларында басыла башладылар. «Совет Татарстаны»нда да бер мәсәлем килеп чыкмасынмы! Шулай беркөнне әнкәй хезмәт хакы алды, ә миңа Казаннан гонорарлар килеп төште. Ул көнне әнкәм әллә гарьләнеп, әллә сөенеп җылады. Үзе җылый, үзе такмаклый:

— И Ходаем! Бу хөкүмәт нигә көлә икән миннән? Тәмәкесен җиң эченә яшереп, рогаткадан атып йөри торган малайга минекеннән дүрт мәртәбә зуррак акча җибәргәннәр бит!.. Хурлык бит!..

Бәлки минем чынлап торып каләм кешесенә әйләнеп китүем нәкъ менә әнкәмнең яшьле күзләренә кыенсынып та, горурланып та һәм моңаеп та карап утырган шул сәгатьтә башлангандыр?..

Хәзер балачактагы бер холкыма, дөресрәге, гамәлемә үзем дә ышанып бетә алмыйм: төн буе язып утырып, бер минут та йокламыйча мәктәпкә киткән иртәләрем була иде бит! Адәмчә һәм җүнле, хәзергечәрәк әйтсәм, нормаль бала эше түгел бит инде бу…

Әткәй дә кайтып төште. Шул атналарда гәзиттә бер шәл кем шигырьләрем дә басылып чыкты. «Мактасын әле бер үзенең малаен, укып куансын әле»,— дип, шул гәзитне кулына тоттырдым. Укый бу!.. Тик әткәй нишләптер кызара, кулы белән пеләшен, битләрен сыпыргалап ала. Укып чыкты да, йодрыгын төйнәп, урта бармагының алгарак чыгып торган буыны белән маңгаема «шык!» итте. Күз алдында очкыннар уйнап куйды хәтта. Ә ул чын-чынлап ыңгыраша:

— Най улым, никләремә кызартасың мине?! Каләм дә тота беләсең икән белүен югыйсә… Менә бу чүлмәгеңдә акыл да бар сыман. Иллә дә мәгәр ник ялган язасың, ник халыкны алдыйсың? Нәселне хурга калдырасың бит син, мондый булып үссәң!..

Усаллануының сәбәбен дә тиз аңладым. Ул гәзиттә кышның салкынлыгын сурәтләгән «Мин тоям язгы сулыш» дигән шигырь дә бар иде, һәм ул болай тәмамлана иде:

Никадәр карлы, буранлы
Булса да бу салкын кыш,—
Мин тоям һәрбер урында
Язгы хис, җәйге сулыш.

Чөнки минем туган илем —
Бәхет һәм шатлык иле;
Безнең дәртле йөрәкләргә
Үтә алмый кыш җиле.

Әткәмнең кызуы бетмәгән икән әле, гәзитне төрепкәләп тотты да сүзен дәвам итте:

— Кайда ул син мактаган бәхет иле? Безне кырда калган башак җыйган өчен төрмәгә җибәргән, энеләреңне, сеңелләреңне бер атнада үтергән илме ул? Менә каршыдагы Дүсә дигән марҗаның бүген-иртәгә йорты үз өстенә җимерелеп төшәргә

тора. Ире сугышта үлгән… Ягарына — утыны, ашарына ризыгы юк. Ике күзеннән яше агып йөри. Бәхетле илдә яшәгәнгә күрә шул хәлдәме ул? Әнә теге очтан, арт санында шуа-шуа, ике аяксыз фронтовик хәер сорашып килә. Шатлык илендә яшиме ул?!

Минем кикрик шиңде. Шулай да кыюсыз гына сүз кыстырырга җөрьәт иттем:

— Башкалар да шулай яза бит…
Тагын кабынып алды картлач:

— Яз-сын-нар! Ә син язма! Башыңны кисәбез, дисәләр дә ялганлама ыштубы! Йә ут бул, йә юк бул!

«Мунча» гомер буе онытылмаслык кызу булды ул көнне. Мин шулчак язучылар өстендә ачы һәм таләпчән тәнкыйть тә эленеп торуына иман китердем. Ә үзем, гомерлеккә ант иткәндәй, күңелдән генә кабатлыйм: «Кычытканда аунатсалар да, утка тыксалар да, гаделлекне, дөреслекне пычратма икән, алдама икән, турысын әйт икән! Дөресен яз икән!»

Иншалла, иң беренче «тәнкыйтьчемә» — хаклык яраткан әткәмә берчакта да хыянәт итмәдем, көнемне алып бару өчен язучы намусын сатмадым, алдамадым, ялагайланмадым. Моңа минем һәр китабым, хәзер дә китапларга керми яткан йөзләрчә әсәрләрем шаһит!

Хәер, сүз башындагы теге сорау зиһенгә кабат кайтты: «Чыннан да, мин кайчаннан бирле әһле язучы соң?» Әткәмнең әлеге «мунча»сыннан башлангандыр ул… Шулайдыр!

2004

Комментарий язарга