«Йа, Ходаем, ялгызларга Бир чыдамлык, бир түзем!»

Әгәр кинәт бер мизгелгә
Югалта калсам сине,
Сүнәр җиһан кояшы.
Син юк дөнья
Нинди була?
Юк йолдызы, юк ае…

Әгәр кинәт бер мизгелгә
Тормыштан җуйсам сине,
Бу дөньяда мин булмам.
Синсез дөнья — сансыз гомер,
Яшәр минем күләгәм…

Әгәр кинәт бер мизгелгә
Югалып куйсам үзем,
Син дә йомарсың күзең…

Йа, Ходаем, ялгызларга
Бир чыдамлык, бир түзем!
 

Халисә Ширмән

Фото: pixabay

Комментарий язарга