Журнал «Безнең мирас»

"Йә, газиз баш! Өйдә ялгыз булгач..."

Йә, газиз баш! Өйдә ялгыз булгач,
Күктә балкып янгач язгы кояш,
Март җилләре җырга әйдәп торгач,
Җыр язмыйча, җанаш, торып булмас.
Борчуларың, әйе, җитәрлектер,
Хәйран башың вәйран итәрлектер.
Кайгыларың эчкә йотарлык бул,
Яшь коюдан тукта, тукта, нык бул!
Хак язганны үтәми калмассың,
Тәкъдиреңне үзгәртә алмассың.
Бу дөньяда күрәчәген күрми
Бер кеше дә, диләр, гүргә керми.
Шатлансаң да, очынудан тукта,
Кайгырсаң да, тыенкыдан чыкма.
Сабырлык кыл, яшь коюдан тыел...
Яшьле булды, яшьле булды бу ел.
Язлар тагын ни китерер инде,
Күрәсене башлар күрер инде.
Язлар тугач, күктә кояш булгач,
Җыр тудырмый калмас бу газиз баш.
Клара Булатова
Фото: pixabay

Теги: Клара Булатова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру