Исеңә төшер…

Илшат, альбомны ачып, бер фотосурәтне кулына алды. Рәсемнән аңа иңнәренә дулкынсыман таральш төшкән алтынсу-сары чәчле, түгәрәк тулы йөзле, зәңгәр күзле чибәр кыз бага иде. Өстендәге эш киеме дә гәүдәсе сылулыгын каплый алмый. Йөзендә эчкерсез елмаю.

Илшат фотосурәтнең арткы ягына күз салды. Анда рус телендә: «Илшатка Светланадан. Гомерлеккә онытканчы, сирәк булса да исеңә төшер!» – дип язылган иде.

***
Алар сөю-сөелү өчен яратылган затлар иде. Бәхет өчен күп кирәкми, диләр. Үлеплөр гашыйк булды ул Илүскә. Айлы кичләр, бергә үткәргән төннәр… Икесе дә химия заводында эшләгәч, бер тулай торакта яшәгәч, очрашу өчен бернинди киртәләр булмады. Шулай чиксез дәвам итәр кебек тоела иде Светланага бу бәхетле көннәр. Әмма беркөнне Илүс аның янына килмәде. Алай гынамы: «Шәһәр кызы белән йөри, өйләнергә җыена», – дип җиткерделәр аңа хезмәттәшләре. Сөйгәне күрше цехта гына эшли икән.
Светлананың зиһене бу хәбәрне кабул итә алмады. Ничек инде? Илүс аңа: «Бергә булырбыз! – дип күпме вәгъдәләр бирде. Хәтта: — Синсез яши алмыйм!» – дип антлар эчте. Светлана, аңа ихластан ышанып, сөюе хакына намусын да корбан итте бит…
Баштарак ул, Илүс янына барып, аңлашырга да теләгән иде. Ләкин горурлыгы җиңеп, тыелып калды.
Илүстән башка тормыш юк иде Светланага. Аның өчен якты көннәр караңгы төнгә, яшәеше тоташ газапка өйләнде. «Нишләргә? Алдындагы пыяла савытларда химик препаратлар тора. Әллә?! Барыбер яшәүнең мәгънәсе калмады!»
Училищеда укыганда химик матдәләрнең үзлекләрен яхшы өйрәнгән иде Светлана. Арада суларга, авызга кабарга, күзгә чәчрәтергә ярамаганнары да бар. Кислота һәм селтеләрне әйткән дә юк инде!
Беркөнне, төне буе йоклый алмый газапланып чыккач, шуларның иң зәһәренә күзе төште Светлананың. Шешәгә «Көчле агу. Кулланганнан соң кулларны яхшылап юарга!» дигән кисәтү дә язылган. Төшке аш вакыты. Лабораториядә берәү дә юк…
Хастаханәнең реанимация бүлегендә генә аңына килде Светлана. Башта үзенең кайдалыгын аңышмый торды. Тирә-юнь ап-ак. Кулларына ниндидер көпшәләр тоташтырылган.
Аңына килүен күреп, янына ак халатлы шәфкать туташы йөгереп килде. «Ниһаять!» – диде ул керфекләренә эленгән шатлык яшьләрен сөртеп.
— Кайда мин? Нәрсә булды? – дип сорады кыз кара көйгән иреннәрен чак кына кыймылдатып.
— Хастаханәдә син, сеңлем. Реанимация бүлегендә, – диде шәфкать туташы аның иреннәренә су тидереп. – Көчле агу эчкансең. Бәхеткә, бүлмәгә хезмәттәшең кереп, авызыңны ачты¬рып сөт эчергән. Ә без, ашказаныңны юдырып, кан салдык. Каннары синең төркемгә туры килгән хезмәттәшләрең: «Минекен салыгыз!» – дип, синең өчен өзелеп тордылар.
— Нигә коткардыгыз инде. Яшисем килми минем.
— Авызыңнан җил алсын, сеңлем. Юкны сөйләмә. Син әле яшь,
чибәр. Үз тиңеңне табарсың.
***
Светлана, Светлана…. Якташы иде ул Илшатның. Икесе дә Яшел Үзән районыннан.
Светлана белән булган фаҗигане ишетеп, аңа таяныч булырга, кәефен күтәрергә тырышты ул. Илшатның бу теләген тулай торак тәрбиячесе Диләрә Сәетовна да хуплады. Вакыт соң булуга карамастан, мин сиңа ышанам, дип, егетне кызлар яшәгән якка уздырып җибәрә иде.
Ярты елдан артык туганнар кебек йөреште алар. Битараф булмаса да, кызга якынаюдан курыкты Илшат. Җитмәсә, Светлана – башка милләт, башка дин кешесе. Шуңа барыбер өйләнә алмый ул аңа. Әнисе, туганнары моңа ризалык бирмәячәк. Нигә югалту кичергән кызны өстәмә газапка салырга.
Озакламый тулай торакта: «Светлана кияүгә чыга икән!» – дигән хәбәр таралды. Икәү генә калгач, Илшатка серен ачты ул:
— Кияүгә чыкмыйм мин, Илшат. Туган бистәмә китәм. Миңа эштә Илүсне көн саен күреп торуы бик авыр. Ул хәбәрне үзем юри тараттым.
— Дөрес эшлисең, Светлана, – диде Илшат башка сүз таба алмый.
***
Моңа күпме еллар узган. Илшатның инде үз гаиләсе бар. Улы буйга җитеп килә. Бәлки Светлана да гаилә коргандыр.
«Кайда икән син хәзер, Светлана? Туган якларындамы? Бәхетеңне таптыңмы икән?»
Ә Илшатның аны бәхетле итеп күрәсе килә. Эчкерсез саф күңелле, ачык йөзле яшьлек дусты бит ул!
Илшат кызның фотосурәтен яңадан альбомга куйды. Аңа бу минутларда Светлана түгел, яшьлекнең үзе бага төсле тоелды.

Комментарий язарга