Иртыш елгасына батырып үтерелгән сөргеннәр бәете

Бу бәетне Татарстанның Тәмте районы Уразай авылында Мөхәммәт Шакир кызы Хәйдәрова Миңнеямал 1930-1933 елларда Колымада тоткынлыкта вакытта яза.

Аның биографиясе гади авыл кызыныкы шикелле. 11 яшенә кадәр әнисеннән белем ала,шуннан соң аны авылның абыстаена укырга бирәләр. Ике ел укыганнан соң кызның зирәклеген белеп, абыстай аны узенә ярдәмче итеп ала. 1914 елда Уразай авылында кызлар мәктәбе ачыла, ул шунда Сабур исемле муллада бик яхшы белем ала. 1915 елда чыгарылыш имтиханнарын бик яхшы билгеләренә биреп, «Шаһәдәтнамә» (аттестат) ала.
Дәһшәтле 1917 ел якынлаша. Революция дулкыннары бу якларны да читтә калдырмый, Миңнеямалның әтисе ул елларны волостьта эшли, ә кыз үзе Урманай авылында яңа тәртиптә укыту белән шөгыльләнә. Аның яхшы укытуыннан авылның кайбер куштаннары, бигрәк тә Абдулла бай малае Шаһи көнләшә, аның исеменә төрле мәсхәрәле хатлар язып тора. 1919-1920 елларда ике айлык курслар ачыла, әнисе авыру сәбәпле, ул анда бара алмый. Аны шул елларда үзләреннән 3—4 чакрым ераклыкта яшәгән Мотыйгулла исемле егеткә кияүгә димлиләр.
Шул елларда авылларда бик күп чуалышлар була, шундыйлардан иң хәтәре — сәнәкчеләр чуалышы. Фетнәчеләр бер авылдан икенче авылга кереп, атларны һәм таза-таза авыл егетләрен үзләренә отрядка җыялар, комсомолларны һәм коммунистларны эзлиләр, тотканнарын каравыл өенә бикләп кыйныйлар. Ләкин, бәхеткә каршы, Миңнеямалның ире Мотыйгулла Мәскәүгә укырга киткән була. Тиздән хөкүмәт гаскәрләре сәнәкчеләрне пыр туздырып ташлыйлар, аларның кайсы кая качып китә. Мотыйгулла Мәскәүдән укып авылга кайта.
1921 елда ашлык уңмау күп кешеләрнең кырылуына сәбәпче була. Бабаларны үлемнән саклап калу өчен авылларда бушлай ашханәләр ачалар, бу эштә Миңнеямалның ире Мотыйгулла армый-талмый эшли. Алар өенең бер ягында мәктәп, ә икенче ягында ашханә урнаша; 40-50 балага исәпләнгән бу ашханәләр ул елларда бик күп бала-чагаларны үлемнән алып калалар. Тәмте районында егермегә якын авылда шундый ашханәләр ачыла; алар 1923 елга кадәр эшлиләр. Миңнеямаллар өендә 16 җан исәпләнә.
1923 елларда тагын курсларга укырга җибәрә башлыйлар. Миңнеямалга да чакыру язуы килә. Бу юлы Бөгелмәгә чакыралар. Миңнеямал әтисе белән юлга чыга. Бөгелмәгә килгәч, курсларга укырга килүче кешеләрне теркәү йортына туктыйлар. Миңнеямал әтисен тышта калдырып, үзе генә керә. Ишекне ачуга, аның ис-акылы китә: теге вакытта төрле мәсхәрәле хатлар язып торучы Абдулла бай малае, тиресен алыштырып, ниндидер хәйләле юллар белән ГПУ члены булып киткән. Шаһинын: «Эләктеңме, туташ?» — дип дәшүе Миңнеямалны сискәндереп җибәрә. Миңнеямал, бер сүз әйтми, кире әтисе янына чыга һәм күргәнен сөйли. Әтисе аны мәгариф җитәкчесе янына, үзенең белгән кешесенә алып килә. Миңлеямал өч ай курсларда укып кайта, балаларны тагын да тырышыбрак укыта. Аның яхшы укытуы турында газеталарга мактап язалар, даны тирә-якка тарала. Менә 1929 ел килеп җитә, шушы дәһшәтле кулга алулар елы Миңнеямал гаиләсен дә читтә калдырмый. Июль аенда аның әтисен кулга алалар, ә ике көн узгач, аның үзен дүрт баласы белән кулга алалар, «кулак» дигән ярлык тагалар.
Бөгелмә төрмәсе кеше белән тула, балалар елыйлар… Төнлә аларның барысын да тиләче вагоннарга куып кертәләр, хәтта кая барганнарын да белмиләр. Җиде көн узгач, аларның поезды Төмән өлкәсенең Нәхрәч районы Кандига килеп җитә. Кешеләрне түбәсез-тәрәзәсез ачык баракларга тутыралар. Юлда килгәндә күп кешеләрнең балалары ачлыктан, туңудан меңәрләп үләләр, саклап алып баручы надзирательләр үлгән балаларны күмәргә рөхсәт бирмиләр, урман эченә ыргыта-лар, хатын-кызлар никадәр карышсалар да, көч белән кысып тоткан үлгән балаларын кулларыннан утын пуләне шикелле тартып алып китәләр. Күп балаларның аяк-кулларын тартып өзәләр. Бу вәхшилеккә күнеккән варвар надзирательләр, бары тик кеше үтерүне геройлык санаган бу адәм актыклары кешеләр хакында кайгыртамы соң?
Шулай да кешеләрнең үләсе килми, көз көне яңгырда землянка казып керергә мәҗбүр булалар. Шушы көзге көннәрнең берсендә төнлә ГПУ хезмәткәрләре этләр белән бөтен халыкны Иртыш елгасына куып төшерәләр, «сез кулак калдыклары», дип мыскыл итәләр, кешеләрнең күбесе хәлсез, ач, ялангач, ашарга юк. Бер төн эчендә меңләгән кеше һәлак була; аларны Иртыш елгасына ташлыйлар. Сөргенче-ләр төялгән баржа ике атнадан соң Кандига килеп туктый. Баржа ике көн торгач, аны Реплауга озаталар, бер атнадан соң баржа ярга төртелә.
Шунда кышлыйлар. Миңнеямалны шунда торучы Мөслимә исемле татар хатыны үзләрендә торырга чакыра, алар шунда кыш уздыралар. Менә яз җитә. Аларны тагын баржага төяп, Көнчыгыш Себергә озаталар. Миңнеямал апаның ике баласы үлә. Колыма салкыннарында 21 ел сөргендә гомер кичереп, 1954 елны гына ул туган якларына — Тәмтегә кайта һәм 1984 елны дөньядан китә.
Алимбек Вәлиев

СӨРГЕН БӘЕТЕ
«Бисмилла» диеп башлыйм сүземне,
Бер Алла бирсен безгә түземне!..

Күргән хәлләрне язам, белегез,
Укыган кешеләр, гаепләмәгез.

Актылар безнең канлы яшебез,
Күп хәлләр күрде газиз башыбыз.

Беткән малларның барсын онтырбыз,
Башлар сау булса, тагын кайтырбыз.

Киткән чагында шәлләр бәйләдек,
Ятлар эченә маллар шәйләдек.

Кара чәчемне майлап тарыймын,
Сагынган чакта айга карыймын.

Ак алъяпкычым будым билләргә,
Кайтырбыз микән туган илләргә?

Баллар тамадыр пешкән алмадан,
Исән кайтуны телим Алладан.

Агыйдел буен уйлаган уем,
Үзәкне өзә шул туган илем.

Сагынышабыз, бергә җыелып,
Дөнья маллары калды коелып.

Сандугачкайлар сайрый таллыкта,
Башың китә, дип, ерак коллыкка.

Июнь башында сәгать унбердә
Кулга алдылар, белмим нәрсәгә.

Колхоз эшеннән алып кайттылар,
Гаепсез көйгә илтеп яптылар.

Гаепсез булгач, судны көтәмен,
Котылырмын дип өмет итәмен.

Төгәл ай булды, суд та булмады,
Уйлаган уем туры килмәде.

Үземә килеп: «Җыен!—диделәр,—
Ирең янына барасың»,— диләр.

Нәрсә гаебем — каян беләем? —
Гаепсез көйгә төрмә күрәем.

Кулларым көчле — эшләргә кирәк,
Эш аркасында баедык тизрәк.

Кеше көченнән файда күрмәдем,
Фәкать баетты көчле кулларым.

Ошап җитмәде ару тормышым;
Читкә куылдым гел шуның өчен.

Атлар җиктеләр ярты төннәрдә,
Яктысы да юк, айсыз төннәр дә…

Атлар җигелгәч, менеп утырдым,
Моңлы күзләрем яшькә тутырдым.

Авылдан чыктым ялгыз берүзем
Караңгылыктан күрмидер күзем.

Китәргә дигәч, җыелыштык без,
Бергә җыелып, бер җылаштык без.

Дүрт балам белән киттем мин елап.
Кайтуны телим, Алладан сорап.

Кара чәчемне майлап үрмәдем,
Бер чыгып киткәч, сезне күрмәмен.

Сары сандугач талларга кунды,
Аерылып киткәндә бик кыен булды.

Әйткән булдылар, кайтырсыз, диеп,
Күрештермиләр, атабыз, диеп.

Туганнар килде күрешер өчен,
Янган йөрәкне юатыр өчен.

Яшь балаларым йоклап яталар,
Төн ярымында безне озаталар.

Күрешеп калырга йөгереп килделәр,
«Килмәгез!» диеп мылтык төзделәр.

Әткәем белән җылап күрештем,
Әнкәем чирле — күрәлми киттем.

Туганкайларым килде җыелып,
Аерылып киттем, яшьләр коелып.

Әнкәем килде, артымнан куып,
Күрешергә, дип, яшьләрен түгеп.

Арбама менде, утырам диеп,
Утырма, диләр, «чтобы не был», дип.

Балаларым да юлда тордылар,
Кая барабыз? — дип сорадылар.

Әткәгез янына, дидем аларга,
Кечкенәләрем сөенә шуңарга.

Китәсез дигәч, киемем кидем,
Туганкайларым, каласыз, дидем.

Исраф булды тапкан малларым,
Җылашалар дүрт сабыйкаларым.

Туган илләргә кайтырбыз микән?
Әткәм-әнкәмне күрербез микән?

Ике туганым күрәлми киттем,
Берсе яныннан «сау бул» дип үттем.

Келәттә иде, «исән бул» диде,
Күңелем тулды, җыласым килде.

Төн ярымында авылдан киттек,
Кояш чыкканда төрмәгә кердек.

Бөгелмәгә без бик күп җыелдык,
Дөнья малларын ятларга бирдек.

Төрмә эчендә бер атна торгач,
Китәсез дигәч, вагоннар тулгач.

Халык җыелды эшалон тулды,
Алып китәргә паровоз килде.

Паровоз кычкыргач, бик җылаштык без
Алладан сабырлык бик сорадык без.

Вагон кузгалгач җылашып беттек,
Әткәем килде, күрешми киттек.

Хөрмәтле әнкәм, ике күз карам,
Читләргә китә синең бер балаң.

Алты көн буе вагонда килдек,
Җиденче көнне вагоннан төштек.

Бер елдан артык Магнитта тордык,
Анда сыймадык, тагын куылдык.

Турай суының елга буена,
Бушаттырдылар ярның кырына.

Дүрт көн яттык без ярның буенда,
Турай суының самый кырында.

Турай суына баржа да килде,
Төялергә дип хәбәр дә булды.

Турай суында баржага тулдык,
Иртыш суында ай ярым йөрдек.

Кая барабыз — белгән кеше юк.
Хәлләрне сорап килгән кеше юк.

Иртыштан чыктык, Кандага кердек,
Канда суында без атна йөрдек.

Канда сулары — чиксез зур елга,
Баржа туктады — утырды комга.

Буксир кычкыра, алып китәлми,
Барасы җиргә барып җитәлми…

Катердан калдык, ташланып суга,
Дүрт тәүлек тордык кузгалмый шунда.

Бишенче тәүлек катер да килде,
Кайту ягына баржаны борды.

Кайтабыз, дибез, туган илләргә,
Җир җиләкләре пешкән җирләргә.

Хөкем итмиләр, гаепсез, диләр,
Шуның өчен дә кайтабыз, диләр.

Пароход бара Иртыш суыннан,
Сузып кычкыра горурлыгыннан.

Август айлары үтеп тә китә,
Сентябрь ае килеп тә җитә.

Тагын да килеп Кандага кердек,
Үткән ел монда бер атна йөрдек.

Килеп җиттек без салкын Себергә,—
Тайга урманы, караңгы җиргә.

Шулай итеп без тора башладык,
Туган илләрне ерак ташладык…

Каримова Миңнеямал Шакир кызы, 1930-1933 еллар.

Комментарий

  1. Әлфия

    Татар халкының ачы язмышын күрдем

Комментарий язарга