Ирләр һәрвакытта хатыннары теләгәнчә булырлар

яки «Безнең мирас» журналының өр-яңа санында ниләр турында укырга мөмкин. Игътибарыгызга даими укучыбыз Әкрәм Минһаҗның күзәтүен тәкъдим итәбез.

 «Безнең мирас»ның 2 нче санын башкалабыз Казандагы «Книги-Китаплар» кибетеннән (Бауман ур., 19 һәм 29/11), «Татмедиа» бинасының китап кибетеннән (Декабристлар ур., 2), республикабыз киоскларыннан сатып алырга мөмкин.

Журналның “Тарихи мирас” сәхифәсе, һәрвакыттагыча, бик бай. Хәсәнгата Габәшинең “Төрки халыкларның гомуми тарихы”, Ризаэддин Фәхреддиннең “Сәгыйдь“, Гыйлемдар Баембәтовның “Бер ай частьта”, “Татарстанның бишьеллык бәйрәме көнендә”, Раиф Мәрдановның “Саралы мең ыруы татарлары”, “Мәрҗани ул – Тимерказык”, Гүзәл Төхфәтованың “Милләтне без тергезик!” дигән хезмәтләре – әнә шундыйлардан.

“Безнең мирас” редакциясе дини мирасыбызны кайтаруга да зур игътибар бирә. Габдерәшит Ибраһимовның “Ислам дөньясы” дигән хезмәте – моның ачык дәлиле. Әдәби мирасыбыз да бай рухи хәзинәбезнең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Журналның бу санында әдәбиятыбызның алтын фондына кергән тагын бер мирас ядкяре – Хәсән Сарьянның “Башкорт кызы” дигән әсәре басылган. Лирон Хәмидуллин һәм Айдар Хәлим шушы ук сәхифәдә арабыздан киткән танылган әдипләр Мөсәгыйт Хәбибуллин һәм Фәнзаман Батталның якты истәлеген яңарта.

Шөкер, халкыбызның хәтер сандыгы да бик бай. 2нче санда мин Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары ядкярләрен укып гыйбрәт алдым.

Мәгълүм булганча, 15нче февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тула. Әлеге игълан ителмәгән сугышны үз башыннан кичергән Марат Закирның “Әфган дастаны” дигән яңа әсәреннән бер өзекне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм: “Кышлак урамында җан әсәре сизелми.

Карт-коры, бала-чага, хәрби колоннаны шәйләүгә үк, шылу ягын карый. Бу кышлак – царандой (әфган милициясе) кул астында. Әмма аларның царандойлыгы да шуның кадәрле генә. Кышлакны чыгар-чыкмас ук, урамда тугыз-ун яшьлек үсмерләр пәйда була. Гел шулай. Менә бүген дә аларны каш астыннан олыларча нәфрәт белән караучы, иңнәренә Калашников автоматы аскан кара-кучкыл, төксе үсмерләр озатып калды. Ук сыман атылган сүзләре генә колонна койрыгына барып иреште:

 – …Мөртәт… Шоурави… Мөртәт…

БМП гөрелтесе аларның тавышын күмеп китсә дә, бу сүзләрнең әйтелгәнен Солтан яхшы белә. Чөнки гел шулай. Әле таш та атып калалар. Таш кынамы?!

Узган көздә урыс малае Пашка Медведев дөканны (кечкенә кибетне инде) бәрдергән иде. Юл чатындагы дөканда вак-төяк тауар сатып утырган хатын үзе дә, янындагы күкрәк сабые да, БМП астында калып, шундук җан бирделәр.

Нигә бәрдерде? Кызык өченме? Күрә-белә торып бит, югыйсә”.

Инде шушы урында тукталырга да вакыттыр. Журналның эчтәлеген сөйләп чыксам, аны кулга алуның мәгънәсе калмас. Озын сүзнең кыскасы, тәмләп үзегез укырсыз һәм, минем кебек,  гыйбрәт тә алырсыз…

«Ирләр һәрвакытта хатыннары теләгәнчә булырлар»  — бу мәшһүр галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең бер гыйбарәсе. Бу турыда да журналыбыздан укырга мөмкин

Тышлыкта – Әнәс Тумашевның “Бәсле көн” рәсеме

 

Комментарий язарга