«Инде алмаган ни калды?»
ХIХ гасыр башында язылган бу хезмәтнең авторы билгесез. Аның төп нөсхәсе Санкт-Петербург Милли китапханәсендә саклана. Фарсы телендә язылган, халкыбызның XIV-XVII гасырлардагы милли фаҗигасен чагылдырган бу хезмәт әлегә кадәр татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителмәгән.
Хикәятне сөйләүче, үз чорының тарихчыларыннан ишеткәннәрдән чыгып, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аннан соңгы татар тарихына кагылышлы вакыйгаларны бәян итә. Чыганактан, тулаем алганда, татар халкының авыр, фаҗигале тормышы күз алдына килә. Мөселманнарга каршы эшләнгән төрле явызлыклар, күтәрә алмаслык җәзалар, кимсетүләр аларны нык какшаткан. Иван Грозныйның татарларга мөнәсәбәте, явызлыгы кулъязмада кат-кат истбатлана.
Шунысын да онытмыйк, кулъязма шул чор историографик традицияләре нигезендә язылган.
Хикәячеләр һәм тарихчылардан ишеткәннәремнән чыгып, Болгар тарихын тасвирлыйм.
Аксак Тимер хәзрәтләре Болгарны яулап алгач, Болгар халкы арасында «Аллаһ барысын белүче», дигән бер-берсен юату сүзләре тарала. Аллаһка ышану, аны ярату яшәргә көч бирә аларга. Аннан Аксак Тимер, Иделне кичеп, рус халкы яшәгән чиккә кадәр барып җитә. Аксак Тимернең илчеләре Михаилга гаскәр килүен хәбәр итәләр. «Яхшылык белән, сугышсыз, кан коюларсыз гына бирелегез! Каршы килсәгез, без сезне җирдән себереп түгәбез. Хатыннарыгызны, балаларыгызны алып китәбез», – дип сөрән сала Аксак Тимер. Аның көчле, данлыклы булуын ишеткән Михаил князь куркып кала, хәтта йөзеннән кан кача, бөтен тәне калтырый башлый.
Аксак Тимер күп җирләрне яулап килгән, бу җирләрне дә тиз арада алырга карар кылып, сугышка әзерләнә башлый. Гаскәр әзер булгач, кинәт Аксак Тимер янында Хидр [1] пәйда була. Ул, атларның тезгененнән тоткан килеш, Аксак Тимергә болай ди: «Сугышырга кирәкми, күрәсең бит, алар болай да бик курыккан. Аллаһ исеме белән әйтәм, ул сиңа сугышырга рөхсәт итми. Бу урынны син аларга калдыр». Аксак Тимер, Хозыр Ильясның сүзләренә колак сала, аны тыңлый һәм бу урыннан китә.
Алар шулай барганда таулы-ташлы урыннарга туктыйлар. Аксак Тимернең гаскәрендә үз тәртипләре булган. Ул сугышка керер алыннан һәр солдатка берәр таш алып, аны уртак өемгә өйдерә. Моны солдатлар бик теләп эшлиләр. Сугыштан чыккач, алар бу ташларны өемнән кире алалар. Ләкин алынмаган ташлар да кала. Болар инде сугышта үлеп калган солдатларныкы. Әнә шулай итеп, күпме солдат үлүен белгәннәр.
Шуннан, Аксак Тимер гаскәрен, Аллаһ кушуы буенча, бу урыннан 1,5 мил ераклыкка алып китә. Юллары Үзбәкстан, Сәмәрканд якларына таба дәвам итә. Юлда аларга Әмир хәзрәт [2] кешеләре очрый. Әмир хәзрәт кешеләре Иске Болгар шәһәре яныннан агучы Кара Идел буена[3 ]киләләр. Ләкин ул караңгырак булганга, алар тагын 3 мил көнбатышкарак китәләр. Монда алар шәһәр төзергә уйлыйлар, ләкин байтак кешеләргә урын ошамый. Алар бәхәсләшләр һәм кояш караган, яктырак урынга китеп шәһәр төзергә уйлыйлар. Бу урынны Казансу елгасы буеннан сайлыйлар. Озак та үтми, анда крепость-шәһәр барлыкка килә. Аны Яңа Болгар [4] дип атыйлар. Шулай итеп, бу шәһәрдә ислам дине белән яшәгән, матур, тыныч тормыш башлана. Аллаһның рәхмәте белән аларның дине ислам була. Коръән укып, пәйгамбәребезнең тарихын өйрәнеп, чын күңелдән дин белән яши халык. Аларның күңелендә ышаныч, киләчәккә өмет була. Бу халык белән барлыгы 16 хан идарә итә.
Әйтүләренчә, Иске Болгар белән башта Абдулла хан идарә итә. Үзе үлгәннән соң, аның 2 улы кала – Алтынбәк һәм Алимбәк. Шәһәр төзегәннән соң, канун буенча, аның белән хан идарә итәргә тиеш була. Алтынбәк хан итеп сайлана. Аннан: Алимбәк, Мөхәммәд, Мүмүтәк, Хәлил, Ибраһим, Илһам, Мөхәммәдәмин, Габделлатыйф, Шаһгали, Сәхибгәрәй, Сафагәрәй, Җангали, Үтәмешгәрәй, Ядкәр ханнар.
Ядкәр хан үлә һәм шуннан соң халык хан итеп кемне куярга белми аптырый. Шаһгали ханны алып кайтып, Яңа Болгарның ханы итеп куялар. Ул Иван Грозныйда әсирлектә була. (Мөселманнар аны руслардан әсирлектән ала булып чыга инде.)
Кара Идел елгасы өстенең Казан ягында, һиҗри елы белән 691 елларда 6 ел буе [5] мөселманнар белән руслар арасында ызгышлар була. Бу сугышта беркем дә җиңми. Шаһгали ханның рус кешеләре белән хат алышуы да билгеле була. Бу сугышларда руслар бик мәкерле булалар. Алар пушкаларга агулы, дарулы матдәләр салып та аталар. Ә мөселманнар бу турыда белмиләр һәм бу сугышта җиңеләләр. Җиңелүнең сәбәпләре, әлбәттә, аларның күп хаталар кылуында да була. Аллаһ – барысын белүче.
Тарихчылыр һәм акыл ияләре сөйләве буенча, Кара Идел өстендә, көнбатыш ягыннан рус армиясе күренә. Аларның полководецы Ибо ибне Василий [6] була. Ул Зувия елгасы [7] буена крепость төзетә [8]. Алар барлык әйберләрен дә шунда саклыйлар. Крепость янында гына зур тау була. Исеме – Бакыр тау. Рус армиясенең гаскәре шунда урнаша, аларның зур һәм кечкенә пушкалары була. 6 ел буе шунда төпләнеп яшиләр, сугышка әзерләнәләр. Язмыш шулай яза: мөселманнарның иң көчле, иң танылган батырлары Чура ибне Мәлик шәһит китә, һәлак була. Мөселманнар моны бик авыр кичерәләр, нишләргә дә белмиләр. Ходай күрсәтмәсен! Мөселманнар өстеннән кяферләр җитәкчелек итә башлагач, бик авыр тормыш башлана. Руслар мөселман картларын, хатын-кызларны, балаларны үтерәләр, матур җиткән кызларны үзләренә алалар. Халыкның бар малын талыйлар, терлекләрен үзләренә алалар. Мондый тормышны Ходай Тәгалә беркемгә дә язмасын. Мөселманнар армиясе җиңелә, исән калган сугышчылар төрле җирләргә тарала. Бигрәк тә Бакчасарай, Яхса [9] якларына күпләп китәләр. Бу шәһәр бик матур һәм зур шәһәр була. Идел буенда башка шәһәрләр дә бар. Алар: Актүбә, Сарытау [10], Сарига [11]. Качучы кешеләр елга буйлап барып, кайсылары казакларга кушыла. Бер өлеше Ак Идел буйлап Уфа якларына китә. Иделнең бу ягы якты, кояшлы була, шуңа күрә аны Ак Идел дип атаганнар. Уфа ягыннан матур вә серле Дим елгасы да ага, аның янындагы крепостьны Куиграт [12] дип атаганнар. Шул урында алар йортлар салганнар. Туган җирләрен сагынып, әрнеп җырлар да җырлаганнар:
«Иделне алды, ятимне алды,
Инде алмаган ни калды?»
Ак Идел ярлары буенда Туртау [13] исемле зур таулар бар иде. Тур исеме Куиграт ханына багышлап әйтелгән. Хан иң биек тау башына зур Урда төзетә. Биек манарадан Куиграт шәһәренә килгән һәр кеше, һәр юлчы күренгән. Руслар басымы астыннан качкан мирзалар да шул шәһәргә килеп урнаша. Алар монда үзләренә сыеныр урын таба. Руслар барлык мөселманнарга үзләренең диннәрен үзгәртергә кушалар, буйсынмаган очракта үтерәләр, яшәгән урыннарыннан куалар. Аллаһ сакласын! Кандалагин, Калчугин, Идряков, Салтыков кушаматлы руслар бик тә явыз булалар, мөселманнарның хәле бик начарая. Алар Иван Грозный тозагына бик нык кабалар, ачлык белән интегәләр, барчасын да Иван Грозный үз ихтыярына буйсындыра. Болар төп Казан һәм якын тирәдәге авыл халкы була. Аллаһ сакласын!
Менә шулай итеп, Иван Грозный Казанга төпләнә һәм үзенең кяфер законнарын урнаштыра. Шаһгали ханны Мәскәү ягына озаталар. Тарихчылар әйтүе буенча, ул Мәскәү янындагы Кармои шәһәрендә [14] торган, дигән фикер дә бар. Шаһгали хан русларга буйсынырга мәҗбүр булган. Һиҗри елы белән 970 елда (1567 елда) ул үлә.
Гурга (Иван Грозный) беркем дә каршы тора алмый. Ул Казан халкының төп хуҗасы була. Уфада ике төрле халык яши: башкортлар һәм бубиләр [15]. Алар Гур белән килешү төзиләр. Гур аларның килешүен кабул итә. Халык һәр ел саен Гурга төлке, тиен тиреләре түләп торырга тиеш була. Кайберләре хәтта рус армиясендә хезмәт итә. Ләкин налогларны түләмәүчеләр дә була. Ясак түләмәүчеләрне батырханнар [16] дип атаганнар. Шулай итеп, һәр ел саен башкортлар һәм бубиләр даими рәвештә ясак түли. Түләүче кешеләрнең барысын да Гур ясак дәфтәренә яза барган. Түләмәүчеләрне, ягъни Батырхан төркемен аерым дәфтәргә язганнар.
Ясак түләүче кешеләрне руслар үз иткәннәр, алар белән дуслашканнар һәм дәфтәргә дә аларны дус диеп язганнар. Бубиләр ай саен 40 тиен тиресе белән ясак түләргә тиеш булган. Гур аларны походларга алып барган. Ләкин иярченнәре: «Аларга ышанма! Һәрвакыт куркытып, угыңны төбәп тор!» – дип, аңа киңәш биреп торган. Халыктан җыелган налогны Мәскәүгә озаталар. Бу авырлыкларга түзә алмаганга, кешеләр баш күтәргән. Күп кеше бу ясакларны түли алмаган.
Татарларның рус казнасын талаган вакытлары да була. Ак Идел буена крепость төзеп, аны Уфа дип атыйлар. Руслар җыелган налогны шунда саклый. Бу крепость янына башкортлар, качып килгән халыклар җыелышып, Гур турында, аның гаскәре, законнары турында сөйләшәләр. Гур бу хәлләрне барысын да белеп тора, халыкны үз законнарына буйсындырып яшәвенә барыбер ирешә.
Шулай тормыш дәвам итә. Соңрак татарлар башкортларга, казакларга кушыла. Кырымга, казах далаларына да таралалар алар. Рус изүе астында калган мөселманнарга бик авыр була. Шулай булса да, алар түзә. Түзә алмаганнары, ераграк китеп, башкортларга кушыла. Башкортларда төрле ырулар була, татарлар алардан сыену урыны сорый. Башкортлар белән яши башлагач, аларны дәфтәрләргә башкортлар дип яза башлыйлар. Кемнәр ясакны түли, аларны дәфтәргә киптәрләр17 дип язганнар. Беркем дә түбәнсетүләргә каршы баш күтәрмәгән.
Дәвамы
_________________________________
- Хидр – автор Хозыр Ильясны шулай дип атый.
- Әмир хәзрәт – Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында берәр олыс яки ыруг башлыгы, үзәк хөкемдарга буйсынган идарәче.
- Кара Идел – Идел елгасы.
- Яңа Болгар – Казан шәһәре.
- 6 ел буе – 1537,1540, 1541,1548,1552 елларда зур сугышлар була.
- Ибо ибн Василий – Иван Грозный.
- Зувия елгасы – Зөя елгасы.
- Крепость төзетә – Зөя 1551 елда төзелә.
- Аксай (кум.Яхсай) – Дагыстан.
- Сарытау – Саратов.
- Сарига – Царицын, ягъни хәзерге Волгоград шәһәре.
- Куиграт – Кунгурат (Башкортстан).
- Туртау – Башкортстанның Ишимбай районында урнашкан (баш.Торатау).
- Кармои – хәзерге Рязань өлкәсе Касыйм шәһәре.
- Бубиләр – бобыльләр.
- Батырханнар – төрки халыкларында «батырхан» сүзе кеше исеменә кушылып килгән, бу исемгә бары кыю, сугышта батырлыклар күрсәткән шәхес кенә ия була алган.
- Киптәрләр – типтәрләр.
Фарсычадан Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ аспиранты Алсу Газымова тәрҗемәсе
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА