Иң бәһале мирас!

«Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһале бер мирастыр. Төзек Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирасны туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман халык күңелендә. Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә, аларны югалтмаска кирәк».

 Бөек Тукаебызның бу сүзләре һәммәбезгә дә васыять булып яңгырый.

Әйе, бу зур мирасны без кабул итеп алганбыз икән, аны тагын да тулыландырып, баетып, киләчәк буыннарга тапшырырга да бурычлыбыз! Дөньякүләм глобальләшү заманында бу аеруча әһәмиятле һәм актуаль!

Әмма дә, ни кызганыч, бүгенге көндә халык җырларының бик аз яңгыравы, кайберләренең бөтенләй үк онытылып баруы күзәтелә. Шул ук вакытта татар җырының «Алтын фонды»нда 500гә якын җыр саклана. Фондка кер­мәгәннәрен дә исәпләсәк, бу сан бермә-бер артыр иде.

«Татар җыры» сәхифәсенең асылы да шунда – бу кыйммәтле мирас­ны – халык җырларын – сезгә тәкъдим итү. Татар халык җырының «Алтын фонды»н булдыру ул – төрле елларда иҗат иткән җырчы һәм музыкантларның, композитор һәм шагыйрьләрнең, һәвәскәр башкаручыларның, Татарстан радиосының музыкаль редакциясе, тавыш яздыру студиясе хезмәткәрләренең гаҗәеп күләмдә зур, хөрмәткә лаек фидакяр хезмәте! Халык җырларын башкару буенча шунысын әйтергә кирәк, шул ук бер җырны һәр башкаручы үз зәвыгыннан, ходай биргән сәләтеннән, профессиональ әзерлегеннән, тавыш мөмкинлекләреннән чыгып, үзенә генә хас булган милизмнар кулланып, моң өстәп башкара. Бу – табигый хәл һәм ул башкару редакциясе дигән музыкаль терминга туры килә.

Шәхсән үземнең 35 еллык иҗатым дәвамында бик күп халык җырларының төрле вариантларын ишетергә, тыңларга һәм җырчылар белән берлектә башкарырга, студиядә тасмага яздырырга туры килде. Шул тәҗрибәмнән чыгып, җырның кулаерак дип тапкан, күңелгә якын бер вариантын, баянга кушылып җырлау өчен эшкәртеп, сезгә тәкъдим итәм.

Сәхифәне халкыбызда киң таралган һәм яратып башкарыла торган авыл көйләреннән башлыйбыз. Бу җыр Галия Гафиятуллина башкаруында беренчеләрдән булып тасмага языла һәм бүгенге көндә әлеге язма Татарстан Республикасының Дәүләт архивында саклана.

МИРАС_0001

Һавалардан очып үтте
Күгәрчен көтүләре.
Әл(е) дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.
Әл(е) дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.

Кызарып кояш чыкканда
Нурлар төшә түтәлгә.
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.

Урман буе – салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым.
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез, дип уйладым.
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез, дип уйладым.

Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында «Авыл көе»:

Сәхифәне Татарстанның атказанган сәнгатъ эшлеклесе, күренекле музыкант Максат Гомәров алып бара.

Комментарий язарга