1922 ел сәфәре

Без Казанга сентябрь 13ендә ирешеп, 16сында җомга намазыннан игътибарән 17 нче мәсҗиде җамигъда имамлык хезмәтләре кылырга һәм Шәрык телләре академиясендә (шулар арасында мин дә бар) профессорлар рөтбәсендә (дәрәҗәсендә) тәсдыйк кылдырып (раслатып), профессорларга хас паек чыгартты, бөтен мөгаллим вә профессорлар шушы паекны ала алсалар, үзләрен бик бәхетле саныйлар иде. Бер айга алган паегыбыз шушыннан гыйбарәт: 1) утыз кадак арыш оны; 2) ун кадак тары ярмасы; 3) биш кадак борчак; 4) бер кадак
сабын; 5) сигез кадак селедка балык; 6) әшмүха кадак чәй; 7) ике әшмүха махорка тәмәке; 8) ике тартма шырпы; 9) ике кадак ландрин, бусы шикәр урынына простой мампасье иде; 10) бер кадак сары май. Булды. Бу паекны алган көн зур шатлык булды. Мөгаллимнәр бер-берсенә: «Әле син алдыңмы, теге алдымы?» – дип хәбәр итешәләр, «Әмма шәп булды!» – дип шатланып мактап куялар иде.

Шушы паекка камил бер ай хезмәт кылырга тиеш иде. Бу паек ялгыз мөгаллимнең үзенә бирелә, ничә адәм булсалар да, гаиләсен дә шуның белән тәрбия итәргә тугры килә иде. Хариҗдән (тыштан) акча вә азык тәдарек итә (әзерли) алмаган мөгаллим-профессорларның кыш чыгуы соң дәрәҗә авыр булды, ачлык корбаны булып китүчеләре дә аз булмады. Мәшһүр мөстәшрикъ (Көнчыгыш илләре һәм телләре белгече) Катанов шул корбаннардан саналадыр. Шәрык академиясендә гарәп теле мөгаллиме-профессоры уларак Катанов илә икәү тәгаен ителгән идек. Ул рус балаларына, мин татар балаларына дәрес бирүне алып, эшне юлга салган идек. Озак вакытлыча мин истигъфа кылдым (хезмәттән азат ителдем), бөтен шәкерт Катановка калды. Ул да озак дәвам итә алмады, фалиҗ (паралич) булып, ниһаять, дөньядан китте, фалиҗеннән сәламәтләнергә дә исәбе бар иде, ачлыкка
корбан булды. Егерме беренче ел ачлыгы Казан әтрафында июнь башларыннан ук башланды, көннән-көн үзенең дәһшәтен арттырып, ачлык корбаннарын алырга, тиф, ваба вә
башка мөһлик (үлем китерүче) авыруларны таратырга башлады. Шәһәр вә авыл кешеләреннән йөз меңләрчә адәмнәр, капчыкларын күтәреп, ашлык булган губерналарга барып, мең төрле мәшәкать белән юлларда йөреп, ике-өч пот азык табып кайталар, үзләрен һәм гаиләләрен ачлык афәтләреннән коткарып калырга тырышалар иде.

Хөкүмәт тарафындан ачларга ярдәм комитетлары төзелеп, ачларга бик зур күләмдә ярдәм иделергә башлады. Америкалыларның «АРА»лары йөз меңләрчә ашханәләр ачып, ачлык губерналарының һәркайсында миллионларча балаларга аш бирергә тотынды. Болар балаларга ярдәм кеби булса да, күп йирдә «АРА» ашханәләре аркылы миллионларча дәү кешеләр дә туенып чыкты. Немецлар килеп, хастаханәләр ачып, һәртөрле тыйбби ярдәмнәр биреп, йөз меңләрчә иң зәгыйфь балаларга «Нестле» вә әмсале (шуның кебек) туклыклы матдәләр таратып торды. Шөбһәсез, боларның ярдәмнәре бик зур иде, шулай да ачлык афәтләре бик киң рәвештә – утыз миллион чамасында адәмне каплап алган хәлдә таралганлыктан, егерме икенче ел июль башларынача (бер ел артыграк) миллионларчаадәмләр ачлык белән кырылып та бетте.

Югарыда сөйләнгән капчыкчылар үзләреннән арткан азыкларын базарга чыгарып, Казанда кыш буенча сатып тордылар. Акча таба алган адәмләргә азлап сатып алырга мөмкин булды. Шуның аркасында Казан халкы кырылып бетүдән сакланып калды. Фәкать акча табу соң дәрәҗә авыр иде. Акча табар өчен бөтен мәнкулатын (күчмә милек) сатып бетергән йорт хуҗалары йорт-йирләрен сатарга да кереште. Йорт-йир бәһаләре әйбер бәһаләренә караганда да бик күп арзан йөри иде. Хәтта ике-өч катлы мөкәммәл йортлар сатыла, миллион-миллиард исемнәрендә бер кочак акча бирелә: хәлбүки шул кәгазь акчаларны алтын акчага кайтарып караса да, өч йөз-дүрт йөз сум кыйммәтендә генә була иде. Бер кешенең кулында ничек булса, биш йөз сум алтыны булса, бу кеше инде борын заманның 25-30 мең сум торган таш пулатын сатып ала ала иде. Һәм шулай бик күп мөселман сәүдәгәрләре (боларның күбесе азык сатучы капчыкчылар, чөнки алар килтергән азыклар бәрабәренә капчыкларын тултырып кәгазь акчалар һәр йирдә мәкъбүл булып йөри иде, базарда башка акча юк иде) Казанның рус ягыннан рус йортларын сатып алып калдылар. Кабан күленең рус ягында мөселман йортларының күбәюен игътибарга алып, бик әгъля (яхшы) бер мәсҗед салырга да шул чакта ук керешелде, бу мәсҗед бик мөкәммәл булып тәмам булды (сүз Кабан арты мәчете турында бара).

Дөрест, ялгыз ачлык мәҗбүрияте белән фахиш арзанча сатылган йортларны иске хуҗаларына кире кайтарырга хөкүмәтнең низамы да чыкты. Шулай да бу мөселман сәүдәгәрләренең күбрәге алган йортларында низамән дә урынлашып калды. Чөнки болар, авылларда булган кеби, йортларны ике-өч пот онга гына алмаганнар, бәлки, 20-30 мең сумлык йортларга өч-дүрт йөз сум микъдарында алтын яки шуның кыйммәтендә булган берничә капчык кәгазь акча биргәннәр иде. Алтын-көмеш акча һәм алтынкөмештән ясалган әйберләрне сатарга низамән ярый идеме яки ярамый идеме – ансын белмим, әмма болар сатылып тора иде. Һәм төрле шәһәрдә бәһаләре төрлечә була иде. Төркестан якларыннан җыеп кайтучылар байтак табыш белән Казанда саталар, Казан кешеләре, байтак табыш алып, Мәскәүдә сата иделәр. Шулай алтын-көмешне кулдан-кулга, шәһәрдәншәһәргә күчереп, сатып, табыш идеп тора иделәр: шунлыктан даимән боларның бәһаләре үзгәреп, күтәрелеп бара иде. Егерме беренче ел көз көне Казанда ун сумлык алтын тәңкә – ике йөз мең сум, ноябрьдә – биш йөз мең сум, гыйнвар тирәсендә – миллион сум, март тирәсендә – йиде-сигез миллион сум, май тирәсендә унбиш-егерме миллион сумга сатылды. Бу бәһаләр даимән күтәрелеп торган төсле, бәгъзе вакытта төшеп, арзанаеп та китә иде. Озын сүзнең кыскасы: шул ачлык, шул бөлгенлек елында азык бәһаләре күтәрелеп торганы төсле, алтын бәһаләре дә гаять сөргатьле (тиз) күтәрелеп торды, азык бәһаләреннән калышмады. Бер данә ун тәңкәлек алтын илә һәрвакыт бер поттан артыграк богдай оны алып булды. Йортында мең сумлык (алтын белән)
мебеле булган адәмгә караганда, кесәсендә ике-өч данә унарлык алтыны булган адәм бәхетлерәк иде. Тегесе мебеле илә тиз генә бер пот он тәхсыйль итә (кулга төшерә) алмый, ә бусы алтыны илә һәрвакыт таба вә ала иде. Фәкать эш шунда: түгәрәк алтын тәңкәләр сәүдәгәрләр кесәсеннән дә тәгәрәп төшкән, меңгә берсендә генә калган иде. Һәм шунсы да бар, халык кулында алтын тәңкә булган булса, алтын бу кадәр бәһале булмаган булыр иде.

Менә, шушындый бер вакытта миңа сәфәр итәргә тугры килде. Мин Мисырга барырга билгеләнгән идем. Мисыргача юл мәсарифе (чыгымы) алтын белән өч йөз-өч йөз илле сумнар булганлыктан, бу акчаны Казаннан да, Мәскәүдән дә тәэмин итәргә мөмкин түгел иде. (Югарыда сөйләнгәнчә, ул вакытта бу акча фәүкальгадә (гадәттән тыш) зур бер сумма таш пулат бәһасе булырлык микъдар иде.) Шунлыкдан минем юл мәсарифен фәкать Истанбулгача тәэмин итеп, Истанбулдан соңгы мәсарифне тәэмин итүләрен үтенеп, Истанбулда Һилалы Әхмәр (Һилал Әхмәр (Кызыл Ярымай) – Төркиядә хәйрия җәмгыяте, 1868 елда Госманлы империясендә оеша) идарәсенә язачак иделәр. Минем Истанбулгача булган мәсарифне Казан мөселманлары өстләренә алдылар. Башка вәкилләрнең мәсарифләре Мәскәү халкыннан җыелган иганәләрдән тәэмин ителде. (Ачларга ярдәм комитеты Кашшаф хәзрәтләр (Кашшафетдин Кыяметдин улы Тәрҗемани (1877-1943) – 1921 елның азагында Г. Баруди тарафыннан оештырылган Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Ачларга ярдәм итү комитетының рәисе) тарафыннан ачылгач та, Мәскәү халкыннан акчалата-әйберләтә байтак иганә җыелган. Бу әйберләргә берничә мәртәбә латарей дә ясадылар. Шул акчалар комитетның эшләрен юлга салырга, вәкилләрне дә, Мәскәүдә торучы ярдәмчеләрне дә тәэмин итәргә тотылды. Бу иганәләр баштан ук шуны күздә тотып җыелган иде. Бу елларда Мәскәү мөселманлары һәр йиргә караганда да баерак иделәр һәм шул байлыклардан аямыйча күп-күп ярдәмдә дә булдылар. Казан мөселманлары шул елга күрә бик зур һиммәт (тырышлык) күрсәттеләр, миңа Истанбулгача юл мәсарифе уларак бер йөз егерме миллион сум кәгазь акча һәм ун данә унарлык (бер йөз сум) алтын бирделәр. Иганә җыю эшләрен Исхак әфәнде Карташов башкарды. Миңа бирергә дип һәрбер унлыкны егерме бер миллион сумга алганлыкны сөйләде. Үземнән соң гаиләмне тәэмин итүне һәм өстләренә алган иделәр, мин сәфәрдә вакыт байтак җыеп гаиләмә тапшырганнар.

Сәфәрем мөнәсәбәте һәм бәйрәм көннәренең гадаты (гадәте) уларак, хассәтән (аеруча) мәхәллә әһеленнән җыелган акчалардан, гаиләмә бер йөз миллион артыграк биреп киттем. Югарыда дигәнемчә, июнь 2сендә җомга көн мәхәлләмә дә, гаиләмә дә катгый сәфәремне белдереп, шимбә көн китәчәк поездга билет алу чарасына керештем. Мәскәүгәчә сәфәр юлдашым Салихҗан бине Вилдан әл-мөәззин Әмирханов булачак иде. Билет-урын эшләрен ул башкарды. Мәскәүгәчә тимер юл билеты уналты миллион иде, йөз мең сумга алынды. Юлда җиңел булсын өчен бик аз әйбер, юлда моталәга (уку) өчен берничә генә китап алдым. Нәгыймә бәйрәм ашлары калдыклары һәм бер савыт бал катыш май вә җитәрлек азыклар куйды. Шулай һәр яктан хәзерлек тәмам ителде.

Комментарий язарга