Журнал «Безнең мирас»

Их, бу битарафлыкны...

Битарафлыкка аңлатмалы сүзлектә, әйләнә-тирәлеккә пассив мөнәсәбәт, исе китмәүчән, ваемсыз, салкын йөрәкле кешенең халәте, дип билгеләмә бирелә. Кызганыч ки, бу халәт, аерым кешеләргә генә хас булудан туктап, җәмгыятебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнде.


Битарафлык әхлаклылыкның гына түгел, җәмгыятьнең дә нигезен җимерә. Андый кешегә миһербан-шәфкать тә, җаваплылык та, ил җитәкчеләре күрергә теләгән патриотлык хисе дә хас түгел.


Кулны йөрәккә куеп, дөресен әйтик әле: йә, кайсыбыз, җирдә яткан кеше янына килеп, хәлен белеште, аңа ярдәм итте, ялгызы гына елап тор-ган балага теләктәшлек күрсәтте?! Җирдә яки тротуарда, утыргычта яткан кешене без исереккә саныйбыз, баланың әнисе якында гына, дип уйлыйбыз. Шулай ук адашып йөргән өлкән яшьтәге кешеләргә дә ярдәм кулы сузмыйбыз. Хәер, саный китсәң, битарафлыкны дәлилләүче очраклар күпкә җыелыр иде.


“Миңа барыбер... Бу миңа кагылмый... Бу мине кызыксындырмый... Мине тынычлыкта калдырыгыз... Комачауламагыз..” Бу фразаларны һәрберебезнең ишеткәне яки әйткәне бардыр.


Битарафлыкның берничә төре яки чагылышы бар икән:


1. Никахтагы битарафлык. Ир яки хатынның берсе икенчесен салкын карашта гаепли. Кайчандыр бер-берсенә карата булган хисләрен көндәлек тормыш ыгы-зыгысы йоткан. Алар бары тик бер-берсенә ияләшкәнгә күрә генә бергә яшиләр.


2. Башкаларга карата битарафлык.


3. Яшьләрнең битарафлыгы.


4. Эштәге битарафлык.


5. Сәясәткә һәм әйләнә-тирәлеккә битарафлык.


6. Балаларга битарафлык. Монысы исә тагын да куркынычрактыр. Әгәр әти-әни яратуга һәм игътибарга мохтаҗ булган балаларына да битараф икән, алар тора-бара үзләрен агрессив тота башлый. Нәтиҗәдә, балалар игътибарны урамнан эзли яки үз эчләренә бикләнеп, бөтен нәрсәгә дә битарафка әйләнә, яисә төшенкелеккә бирелә. Соңгысы төрле психик авыруларга, хәтта баланың үз-үзенә кул салуына да китерергә мөмкин.


Битарафлыкның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Еш кына ул кешенең үзен стресслардан саклауның үзенчәлекле ысулы булып тора. Әмма шунысы куркыныч: әлеге сыйфат тора-бара кешенең эчке халәтенә, холык- табигатенең аерылгысыз өлешенә әйләнә. Хәтта кеше үз-үзенә битараф булган аянычлы очракларга да юлыгасың. Моның сәбәбе булып акыл үсеше тоткарлану, төрле дару препаратлары белән мавыгу, наркомания, эчкечелек, шулай ук психик авырулар (психопатиянең кайбер төрләре) торырга мөмкин.


Гадәттә, без битарафлыкка битарафлык белән җавап кайтарырга тырышабыз, үз- үзебезне генә кайгыртабыз. Җәмгыятебезне бу яман чирдән дин, иманга кайту гына коткара ала. Хәер, җәмгыятебез генә түгел, кешелек тә әхлакый һәлакәт алдында тора.

Теги: Фирдәвес Зариф Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру