Газиз Мөхәммәтшин. Ике әби бәрәңге ала

Сентябрь азаклары. Кояшлы, җылы көн. Ике әби яулыкларын арттан гына бәйләгәннәр, бишмәтләрен салып көнбагышка элгәннәр, чулпыларын чылтырата-чылтырата, ашыкмыйча-кабаланмыйча гына, үз җайлары белән генә бәрәңге алалар.
Әбиләрнең берсе җитмеш биш яшьтә, икенчесе аңардан яшьрәк — җитмеш бердә генә. Алар казыган бәрәңгене сиксән биш яшьлек бабай ындырдан ишегалдына ташып тора. Ул лапас капкаларының икесен дә киереп ачып куйган. Капчыгына өчәр чиләк бәрәңге сала да, җилкәсенә күтәреп, сукмак буйлап кайтып китә. Шулай әкрен генә әйләнеп, әбиләр белән өй арасында йөри дә йөри. Әбиләр белән сөйләшми. Тегеләре бертуктаусыз «ләчтит сатсалар да», тукта, ни сөйлиләр икән, тынлап карыйм әле, дими. Бәлки, тыңлар да иде — ишетми. Колагы катыланганга унбиш еллап бар инде.
Ә безнең колаклар, Аллага шөкер, ишетә бит әле. Шулай булгач, әйдәгез, бу форсаттан файдаланып, әбиләрнең сүзен тынлап карыйк…
Яшь әби, «эһ-эһ» дип, көрәгенә ике-өч тапкыр баса да, бәрәңге төбен актарып чыгара.
— И Алла, бигрәк тирәнгә утырткансыз быел. Моңа көч тә җитмәй, беләксез калырсың, исәркәем. Бәрәңгесе булса ярар иде тагын. Гупчим юк бит. Безнең бәрәңге кер бәләге хәтле. Былтыргының яртысы да чыкмас моннан.
Карт әби көнбагыш тамырына көрәге белән бәргәли.
— Чыкма-ай. Менә бит, бигрәк юк бит. Бәрәңгемени бу! Әле аның да яртысы җиргә күмелеп кала.
— Тырмаларсыз инде. Соңга таба. Эш беткәч.
— Миннән булмый. Жизнәң караса карар. Без үзебез җизнәң белән аена бер пот бәрәңге дә ашамыйбыз. Малга, кош-кортка ашатып бетерәбез. Көн дә иртән казанга ике бидрә бәрәңге салам да, шуны төеп, көрпә белән болгатам, көрпә булмаганда он салам — шулай итеп ашатабыз.
— Нәмәкәйгә интегәсез шулхәтле? Бер кортка белән бер картка күп кирәкмени? Бик интегеп ятар идем мин булсам! Малайларым, кызларым җибәргәнне тик ашап ятар идем рәхәтләнеп бер дөньясында.
— Мал асрамый ничек яшәйсең! Ни белән дөнья көтәсең! Чәркә күтәреп көн дә кешедән сөт сорап йөрерсеңмени, исәр? Без гомер буена малсыз тормадык, Аллага шөкер. Абзар тутырып сарыгын асрадык. Икешәр сыер сауган чаклар булды. Аның янында тагы танасы, бозавы. Сугыш вакытында да ниндәен нәрәт кайтса, иң башта безгә килеп керделәр, бездән алдылар. Җизнәң Сталинград фундына гына да дүрт сарыкны җитәкләп китте.
— И түтәй, кичә син үрдәк тазартып йөргәндә, яңа гәҗит кайтты. Җизнәй укып күрсәтте. Япун белән Кытай ягында әле дә бик каты сугыш бара икән.
— Әмерикәнме?
— Әмерикән. Шул тагын бик нык сугыша икән. Бер бәләкәй генә Вьетнам дигән халыкны буйсындырам, дип әйтә ди. Сез кайчан да булса барыбер минем кул астымда булырсыз, дип әйтә ди, мөртәт.
— Ходай күрсәтмәсен! Бәләкәй халыкка рәт юк бу дөньяда. Алла ярдәм бирсен мескеннәргә! Бу Әмерикәне дә яшь әтәч кебек сугышырга кыҗы-рай да тора, кыҗырай да тора. Өендә тыныч кына чәй эчеп утырса ни булган!..
— Беләмени алар чәй тәмен! Ул якларда иртән торсаң — күфи ди бит… Кара әле җизнәкәйне. Нәмәгә безгә карап торасың, җизнәй? Әзрәк ял итеп ал!
— Мине сөйләми микән болар, ди инде. Аңларга тырыша. Юк, юк сине сөйләмибез — сугышны сөйлибез, сугышны. Сугышлар булмасын, тынычлык, иминлек белән яшәргә язсын, дибез. Сиңа әйтәм, син бар, кер, чәй эчеп чык. Самавыр суынмагандыр әле, яңа гына гөжләп утыра иде.
— Берүзе эчмәй бит ул.
— Ю-ук! Эчерерсең аны! Мин кич ашка китәм. Самавырга күмер салып кайнатып китәм. Эч тә ят, интегеп утырма, йокла, димен. Тәки мине көтеп утыра. Нигә мин берүзем чәй эчеп ятаем, дие. Менә диваа түгел диең син аны.
— Дивана булыр ул! Күңеле тартмый. Нишләп ялгыз башы чәй эчеп утырсын. Илле тугыз җыл бергә яшәп, бер түшәктә җоклап, икегез бер кешегә әйләнеп беткәнсез инде. Ходай тагын гомерегезне бирсен. Ул балаларыгызны әйтәсеңме! Берсеннән-берсе уңган, берсеннән-берсе тәүфыйклы, берсеннән-берсе олы урыннарда эшлиләр. Миннән булмады инде. Утыз яшьтән ятим калып. Укыта алмадым. Үзләре дә ялкау булды, каһәр суккан нәмәкәйләр. Мин укырга китте диеп торыр идем, ул кибән артында тәмәке тартып ятар ие, иптәшләре кайтканда гына шуларга ияреп кайтыр ие, бер нәмәкәй дә булмагандай күзен тондырып, инә-әй, үләм, корсагым ачты, давай, ашарга бир, диеп. Имансыз! Менәтерә бүгенге көндә бозау көтеп йөри үз башын үзе кадерсез итеп. Укыса, зур урыннарда эшләмәс идемени? Өстәл башында тилефүн челтерәтеп кенә утырыр ие. Үзе кешеләрне кушып…
— Нахак бәлаләр тагасың. Бик әйбәт эшләй бит. Тагын ни кирәк? Эчмәй. Катын-кыз, димәй, азмай-тузмай.
— И түтекәем, анысына мең шөкер итәм инде. Намаз артларында теләем, катын-кызлары аның хәзер катын-кыз төслемени? Заман ахыры җиткәндә, ире, катыны хайван сурәтенә кереп бергә йөрер, дигән сүзләр дөрескә килдеме килде!
— Килми ни! Менә минем Акбай киленен ал. Югыйсә карап торуга акыллы гына төсле бит инде, укыган кеше дә. Былтыр шуларның Кәме буендагы дачаларына бардым. Анадан тума шыр-шәрә тик йөри. Ике төшенә тар гына ике чүпрәк каплаган. Карап торсаң — адәм тәганәсе менә! Тфү, тфү, ташка үлчим. Төшеңә керә күрмәсен. Киленкәем, дидем, ник болай йөрисең адәм араларында оялмаенча, дидем, әллә күлмәккәйләрең юкмы, ана бит — күзең күрмәймени — күпме ирләр йөри тирә-ягында, дидем. Бар тизрәк, кеше-кара нәгаләт укыганчы, өстеңә киен, дидем. Әллә миңа кояшка кызынырга да ярамаймы, диеп мыгырданып такта өйләренә кереп китте. Менә, исәр, күрәселәрең булса, күрәсең аны. Картайгач та күрсәтә.
— Шулай булмай, түтекәем. Әйттеңме соң, без яшь чакта бер дә шәрәләнеп кызынып ятмадык, дидеңме? Өстә чүбек җебеннән үзебез сугып кигән күлмәк-ыштан, аякта тула оек белән чабата булыр ие, кулда — йон беләкчә, башта — төшереп бәйләгән яулык. Шуның белән көн буена кызу кояшта урак урасың бит әле, инәкәеңнең башыкае, бала имезәсең. Анысы бакырып чүмәлә төбендә ята. Кайда ул кояшта кызынып ятулар! Ә хәзер ирәяләр, түтекәем, авызларына бөтен нәрсәне хөкүмәт каптыргач. Шулай ирәя, шулай бозыла бала-чага.
— Сабан туеннан соң, әбекәем, бабыкаем, бик сагындым, дигән булып Нәфиганың олы кызы Хания кайтып киткән булды бит әле. Инде дүрт-биш ел кайтканы юк иде. Менә шул адәм рисвае итеп китте бит, имансыз нәрсә. И Илаһым, җизнәңнең дә, минем дә нирвыларыбызны калдырмады, исәркәем. Төн буена капка төбендәге утыргычта утырып чыгалар. Иртән мин кәҗә саварга торгач кына кереп ята. Күлмәккәе бөтенләй юк диеп әйтерлек — арт йомрыларын да капламаган, ристанның. Җизнәң шуны күрде дә кайтып керүенә эт итеп сүкте. Алланың каһәре суккан нәрсәкәй, әбиен белән бабаңны картаймыш көннәрендә бөтен авылга рисвай итәргә кайттыңмыни күзеңне-башыңны тондырып, дие, менә әпекәйдер! Самавыр да куя алмыйсың, идән дә юа алмыйсың, бер нәмәкәй дә эшләй алмыйсың бит, иелдеңме — шәрәң күренә, болай йөремә минем алдымда, кайтып кит бүген үк, намаз артыннан каргармын, дие.
— Ә үзе нәмәкәй дие шуннан соң җизнәкәйнең сүзенә каршы?
— Нәмәкәй дисен! Хәзер җегерменче вик, дие дә тора, имансыз.
— Вик дигәне нәмәкәй микән соң аның? Әллә ниткән пүлитик сүз булмасын.
— Белмәем. Сорарбыз әле. Көчкә кайтарып җибәрдек. Инәсеннән хат килде. Картая-картая котырып беткән икән наше дедушке,— диеп кайтып әләкләгән.
— Аларны әрләп тә, кыйнап та булмый хәзерге вакытта. Суксаң, хәзер бакырып кәнсәгә чабалар. Закун үзе шулай дип тора.
— Бабалары шикелле җитмеш җыл дөнья көтсәләр, ни әйтерләр ие микән? Бабай дүрәк түгел, акыллы — без үзебез дүрәкләр, диеп әйтерләр ие нибуч.
— Карале, түтәй, шушы атнада Әзербәйжанга да илле яшь тулган дие. Радио әйтте.
— Кайсы ул тагы?
— Теге… бар бит әле тау халыгы. Нифтене дә бик күп чыгарган җир. Минагратлы як. Кафиянең кызы шуннан бер тартма минаграт җибәргән иде бит. Килгәнче череп беткән — утынлыкларына чыгарып түктеләр…
— Ә-ә-ә, аны әйтәсең икән. Дәүләт булып оешуларына илле җыл булган шул. Шул көнгә хөкүмәт бурычларын да үтәп бетерделәр, дие, укытучы әйтә.
— Телевизор да сөйләгән ди бит.
— Нигә аны тиле диделәр икән соң? Хәтәр акыллы сүзләр сөйләй бит ул.
— Син әле ниен әйт, пучтыга кереп тиле грам сугыйм дисәң, анысы тиле. Челтерәтәем, дисәң тиле фуны — тагын анысы да тиле.
— Бала-чага куша инде аны, юри, мыскыл итеп. Үзләрен генә акыл-лыга чутлап йөри бит алар.
— Шулайдыр ул, түтәй, чыннан да. Былтыр — Оркыяларга барып ай ярым торып кайттым бит. Шунда моның мин барган көнне үк ярты миске сөтле ашы калды. Җылытып бирсә, үзем дә ашаган булыр ием, әрәм итмәсием. Ә үзем гәзләрен бора белмәдем, курыктым. Эштән кайтты да шул ярты миске ачымаган-нитмәгән менә дигән тәмле ашны түәлит дигән бүлмәләренә керде дә, гөпердәгге дә тишеккә салды. Кызым, дидем, мин бу түәлиткә керергә бүтән йөрәгем җитмәй, моннан бүтән тишегенә дә утырасым юк, дидем, аш өстенә утырсаң, корышып катарсың, давай миңа билет ал, килгәндәге шикелле тәкси дигән машина чакырт, минут тормаем, хәзер үк кайтып китәм, дидем. Менә бит, диванакай, гәзне борала бит ул. Җылытып бирсә, үзем ашаган булыр идем. Ә Оркыя көлә, аңа көлке. Инәй, кайгырма, ул токмачлар әллә кайчан Кәмегә агып китте инде, дие. Беләсеңме, түтәй?!
— Белмәй ни! Безнең киленнәр дә шулай. Әй ташыйлар мәхәзиннән ситке-ситке, сумкы-сумкы нигъмәт. Калбасасын, балыгын, прәнниген, маен-шикәрен, җимешен, төрле-төрле кәнсирләрен. Аша, әнкәй, дигән булалар. Аша, диюләренә рәхмәт инде. Яртысын ашап каламмы-юкмы, кич кайталар да калган барын җыеп, каткан инде болар, диеп, тыштагы тартмага чыгаралар да түгәләр. Үзләре тагын ситке тотып мәхәзингә чыгып китәләр. Ә ул калган продухтыга ни булган? Аны миңа ашарга ярамыймыни? Элек ярты сынык әпекәй күрмәенчә ачка интегеп яткан чаклар да була иде дип сөйләсәң, берсе дә ышанмый, көлә генә. Дөньяда шундый тормыш буламыни, әкият бу, әбекәй, диләр.
— Карале, түтәй, әкият, дигәннән, безнең рәкит айга менеп кесәсенә ком салып алып төшкән, дие. Син ишеттеңме?
— Ишетмәй ни! Кичәдән бирле бөтен радиу, тилевизер шаулап тора.
— Чыннан да шул нәрсәкәй дөрес микән?
— Ай ул бер нур гына бит. Анда ниндәй ком булсын?
— Рәките ничек менеп җитсен, диең. Ничәмә-ничә млиун чакрым бит ул. Иге-чиге юк бит аның. Әбүгалисина әфсенен генә өйрәнмәгән булсалар, һи-һи-һи…
— Рәкитесе менсә дә, кайда аның лумы балчык ватарга? Һә-һә-һә!..
— Лум белән ватып түгел, бораулап алган, диләр, түтәй.
— Борауларга айда нинди борау булсын!.. Һә-һә-һә!
— Балчыгын учлап алсын да ди! Кая ул рәкитнең кесәсе — балчыгын салырга! һи-һи-һи-һи!..
— Язалар бит, сөйлиләр! Әкият!.. Һә-һә-һә!..
— Томаналар ышана инде ана. Бала-чагасы гүпчим ышана. Тач шулай булган икән, дие… һи-һи-һи…
Яшь әби белән карт әби, җир йөзендә теләсә нәрсәгә ышанып йөрүче беркатлы кешеләрнең булуына гаҗәпләнеп, үзләренең андый кешеләрдән акыллырак, хәйләкәррәк булуларына куанып, бәрәңге алуларыннан туктап, рәхәтләнеп кет-кет көләләр. Болар нигә көлә микән, шуны беләсе иде, дигән шикелле кызыксынып күзләренә карап торган бабайга да, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, кычкыра-кычкыра, хәлне төшендереп бирәләр.
— Ә-ә-ә, аны сөйлисез икән. Рәкит айга барып кунып, ай туфрагын алып төште шул, төште,— ди бабай.— Анысы дөрес. Булдырып тора хәзерге халык, булдырып тора-а.
Шулай ди дә, капчыгына өч чиләк бәрәңге салып, кайбер урыннарында көнбагыш төпләренә абынгалап, лапаслар ягына юнәлә.
Әбиләр тагын сүзгә керешәләр.
— Сиңа әйткән идем микән, Айбикәнең түтәсе килеп китте бит әле,— ди карт әби, буразна арасыннан алабута чүпләштереп.— Мәсүфәсе Карамалы Күлдән.
— Юк әле, түтәй, ишетмәгән идем.
— Шул Мәсүфә беркөн безгә килеп утырды. Сарыкларны яңа гына ябып кереп ашка утырган идек. Нәмәкәй эшләп хәҗәйстуасын бер дә карамый ул Айбикә, дие. Бөтен әйберләре ватык та җимерек, дие. Сәгатьләрен җибәрим, дигән идем — сәгатьләре йөремәй, тукмагына трахтыр тимерләре тагып бетергәннәр; тик утырганчы яулыгымның читен бөгеп алыйм әле, дисәм — машиналары текмәй, алганнан бирле май чырае күрмәгән, калтыр да колтыр, энәсе күгәреп беткән; ятып тораем, дисәм — караваты кәкшәннәп беткән, пружинасы янбашына кереп китте, дие; убырныйлары уң якка кыйшайган, дер-дер селкенеп, авып китәргә генә тора, хәзер басып үтерә бу мине, диеп куркып, кергән җиремнән кире чыгып йөгердем, дие, радиуларын сөйләтәем, дип борсам — сөйләмәй, эченә үрмәкүч оялап беткән; сикереп кенә менеп атланаем да урман буйларыннан бер чаптырып урап кайтаем әле, дисәм — лилсәпитләренен тыны чыгып беткән, дие. Менә, җүләр, ишетәсе колакларың булгач…
— Э-э-э, Мәсүфәнеке шикелле умарта гәүдә белән сикереп кенә ра-диуга менеп атланырсың? Җиде пот бит ул…
— Нишләп дөнья көтәргә тырышмый ул Айбикә, дие.
— Ничек көтсен! Бар тапканын малае талап алып эчеп баргач.
— Шулай шул. Аның бәләкәй кызы, бабыкай, әбекәй, диеп гел бездә ята. Бөтен нәрсәләрен сөйләп бара. Әтәң кая китте, дисәң, Мөслимгә, дие. Нигә китте, дисәң, эчәргә, дие. Әтәң кайттымы, дисәң, кайтты, дие. Нишләй, дисәң, әбекәй белән талаша, дие. Нәмәкәйгә талаша, дисәң, эчәргә акча сорай, дие.
— Эчкән кешедә өмет юк инде. Убырнаең түгел, өең авып төшәр. Безнең авылның да чын леснигы эчә-эчә алькожуликка әйләнде бит. Хәзер булнискә барып беләгенә укул кадатып йөри.
— Нигә эчмәскә, эчәм шул. Урмандагы агачларның һәр ботагы саен бер бүтилкә эленеп тора миңа, диеп әйтә диеп сөйләгәннәр ие — шулмы?
— Шул үзе. Катыным кеше белән йөргән сыман тоела. Шуны үтерәсем килә, диеп әйтә дие тагын. Ходаем, үзең сакла!.. Чамасын белеп эчәргә кирәк, чамасын белеп эчсәң — дару, белмәсәң — агу бит ул дөмеккере нәмәкәй.
— Мин аның пивасын үзем дә эчәм. Кунакка барган саен малайлар акча бирә. Мә, инәй, урамда йөргәндә рәхәтләнеп пива эчеп йөре, курыкма, монда синең белән ашка йөргән ахирәтләрең юк, диләр. Ипләп кенә урамга чыгам да берәр бакал пива эчәм дә кайтам. Килен сизми дә кала. Аларның фатиры парк дигән бакча янында гына. Шуның капка төбендә генә гел пива сатып торалар.
— Булса бик эчәр идек тә, монда кайтармыйлар шул пиваны…
— Кичә Мөсәянны эт урынына сүгеп кайттым әле.
— Бәрәч, нигә тагын? Бик акыллы малай диләр бит аны.
— Амбар алдына барсам, яңгыр коя. Амбар ишегалдында тау хәтле тары өелеп ята. Өстенә, ичмасам, салам да капламаганнар. Җырганак белән агып ята. Үзе каравыл өенә кергән дә утырган, кладавщик башы белән.
— Нәмә диде соң, син әйткәч?
— Бар, бар! Үбирәйс, кайтып кит! Дилаң булмасын монда, дие. Менә имансыз!
— Алланың каһәре суккан нәстә икән!
— Тәүфыйксыз! Әллә нәмә күреп үләр әле.
— Әпекәйнең кадерен белмәгән кеше — кешемени ул!
— Прсидәтелгә әйтәм әле мин аны. Әләкләде дисә дияр. Ник куркып тораем аннан, прсидәтел капка төбеннән үткән саен машинасыннан төшеп: «Нихәл, бабакай, нихәл, әби»,—диеп, кулын биреп исәнләшмичә китмәй. Бик нык әйтәм әле мин аны.
— Бәй, шулай булмай, түтәй. Әйт, бик ныклап әйт… Җизнәй эндәшә түгелме? Ә? Нәмәкәй?
— Бүген көндез чәй эчмәйбезмени? дие. Хәзер керәбез. Син кереп самавырыңны гөжләтә тор. Менә бу буразнаны гына чыгыйк инде. Керә тор, керә тор, димен. Самавырны гөжләтә тор. Бар, бар!..
— Җизнәй дә картайган инде. Бакчый, җилкәләре төшкән, билләре бөкрәйгән. Алла гомерен бирсен!
— Картаймый инде. Яшең сиксән бишкә җиткәч. Үзе шулай булса да би-ик көчле ул, исәркәем. Җәй көне тагын алты чана печән чапты. Ат сорап аны ташыды. Лапас түбәсенә өйде. Тамагына ашый бит ул. Аның менә гомер буена, ашказаным авырта, дип җүри дә әйткәне булмады. Ә менә холыгы үзгәрде, анысы бар. Картайган саен кешенең холыгы әшәкеләнә икән, хикмәт.
— Нирвыдан икән ул, түтәй, карт кешенең нирвасы бетә икән.
— Шулайдыр. Нирвысы бөтенләй юк инде аның хәзер. Син килгәнче генә әле мунча ягып кергәниек. И ләүкәдә утыра җизнәң, и чабына, и чабына. Эссе сал да, эссе сал, дие. Янып үләсең бит инде, Ходаем, төш тизрәк, диеп кычкырам. Төшү исендә дә юк. Бер аягыма үтмәй, нишләп микән, син ныклап чабып карале, дие. Чабаем дип карасам — бер аягының оегын бөтенләй салмаган, үтмәй дә үтмәй диеп шул җон оегын чабып утырган. Аннан көч-хәл белән төште хәер. Төшкәндә аягы шуып китте дә кайнар су салган бидерәгә утырды. Әллә-лә, үлдем, үлдем, баш бетте, диеп кычкыра. Мин бидерәгә кулымны тыгып торган булам, менә бит гүпче кайнар түгел, менә бит, дигән булам. Аннан көчкә коендырдым. Киенә башлады бу хәзер. Син ыштанны тар итеп тегәсең, сыймай, Алла бирсә, өч метр ситсы алам да Наҗиягә илтеп киң итеп тектерәм, диеп җимерә башлады. Кил әле, кигерт, дие. Кигертәем, диеп барсам, аягына күлмәген киеп утыра, бер җиңен ничек кирәк алай тезенә хәтле кигән, икенче җиңен бөтенләй кия алмый, тарта да тарта. Алланың каһәре суккыры, ыштан балагын тар итеп гомер буена интектердең, дие. Аннан чыкты да, нирвысыннандыр инде, бал белән, лимун белән берүзе бер самавыр чәй эчеп бетерде. Мин эчәлмәй дә калдым.
— Нирвыдан, нирвыдан бу, түтәй. Безнең авылның Мөхетдин нишләде дисең кыш көне? Ул да, сугыштан нирвым бетеп кайттым, дие бит. Печәнгә барган да, печән төягәндә бер киез катасы аягыннан салынган да чыккан. Оегы да киез катасы эчендә калган. Шәрә үкчәсе белән карга тек-тек басып, чанасы артыннан көлә-көлә кайтып килгән була, дие, мескенкәй. Үзе шуны сизмәй, ди. Киез катасы лапасларында печән бушаткан чакта гына килеп чыккан. Менә бит ул, нирвың бетсә! Нәмәкәйләр кыланмый кеше!..
— Патпискәгә язылдыгызмы әле? Пучты кердеме?
— Керде. Килен быел бик күп язылды, әллә унөч, әллә унбиш тәңкәлек.
— Безнең жизнәң быел язылмады бугай әле. Әллә онытып йөри микән. Кәлиндәр дә кирәк.
— Әнә су буеннан бер машина килә. Балалар кайтмай микән?
— Кая? Ә-ә-ә… Юк, бу мәхәзингә товар китерә торган машина бугай, индийский чәй дә булса ярар иде… Балалар тиле грамнарында әйткәннәр бит, төштән сонгы самолетка утырабыз, дигәннәр. Ә ул сәгать унөчтә генә килә. Кичсез кайтып җитмәсләр әле.
— Мескеннәр, ниндәен ерак җирләрдән ел саен бәрәңге алырга кайткан булалар. Әтәйләр, инәйләр интекмәсен, дия торганнардыр инде.
— Шулай диләр. Бәрәңге дә утыртмагыз, мал да асрамагыз, диләр. Күпме кирәк булса да, акча җибәреп торырбыз, диләр. Интегүмени ул? Тән таза булганда әле, Аллага шөкер, бәрәңге дә утыртмай, печән дә чапмай, утын да кисмәй ничек ятасың дие. Жизнәңнең аның гомер буена утырып торганы юк.
— Син үзең дә шулай инде, түтәй — тынгысыз. Икегез дә бертөрле.
— Тынгысыз булмасаң, дөнья көтеп булмай бит.
— Әле менә бу бәрәңге соң! Балалар жүри шуның өчен бәрәңге алырга кайтабыз диеп тиле грам суккан. Кайтып керсәләр, шаккатып бот чабарлар инде, кайда бәрәңгегез, диярләр.
— Бәй, кем аларны көтеп тик утыра. Хәл кадеренчә кыймылдый тораек диеп кенә тотынган иек тә… бер башлагач, әкренләп кими инде ул эш.
— Кимү генә түгел — хәзер бетә бит инде бөтен бакчагыз. Монда, күп булса, ындыр табагы хәтле җир калды.
— Әйдә, бик ару булды, Аллага шөкер… Аларга бәрәңге алдырып ятарга… Рәхәтләнеп ял итеп, туйганчы йоклап китәрләр.
— И-и-и, шәһәр халыгы тәк тә йоклап кына ята инде ул. Иртән торып сыер савасы, көтү чыгарасы юк. Эшләре дә сминәләп кенә.
— Шулай инде. Су да чыгып аласы юк бит аларның. Тоткасын бор-дисәң —үзе челтерәп ага… Карале тегене, җизнәңне… тагын баскычка чыгып баскан. Мин каршысында утырмасам, тамагыннан үтми инде аның. Әйдә, хәзер чыгабыз инде бу буразнаны, хәзер керербез.
— Шулай итәек, түтәй, җизнәкәйне зарыктырмаек…
Көз. Көн кояшлы, җылы. Яулыкларын арттан гына бәйләгән ике әби чулпыларын чылтырата-чылтырата бәрәңге ала. Алар артыннан, суалчан чүпләп, кызыл кикрикле ак тавыклар ияреп йөри. Бакча башындагы күрен читендә оя-оя каз-үрдәкләр ял итеп утыра. Авылның югары очында тук-тук яңа бура бурыйлар. Амбар алдында келтер-келтер бодай җилгәрәләр. Басу түрендә тракторларның җир сөреп йөргәннәре күренә, һавадан кыйгак-кыйгак каңгылдашып, торрыйк-торрыйк торкылдашып, киек казлар белән торналар очып бара.
Күкләр тыныч.
Җирләр, илләр тыныч!
Тыныч җирдә, тыныч илдә ике әби бәрәңге ала…
1967

Комментарий язарга