Журнал «Безнең мирас»

«Ихласым бик дан – милләт юлына»

Башкортстанга җәйге сәфәрләребезнең берсендә Ямады авылындагы Илдар Юзеев музеенда да булдык. Анда шагыйрьнең әнисе Шәкүрә апаның истәлекләре язылган бер дәфтәр кадерләп саклана икән. Бу язмаларны укыгач, һич икеләнмичә, Илдар һәм Нил Юзеевларга язучылык таланты әниләреннән күчкән, дип әйтергә була. Аларда бәләкәй чакларыннан ук туган тел һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән Шәкүрә апа. Үзе авыр тормышта үсеп, кешеләргә, дөньяга, табигатькә ярату хисен саклап кала белгән, күп еллар урын өстендә ятып, Илгә-Ватанга һәм милләткә игелекле уллар тәрбияләргә көч тапкан ул.


Халкыбызга ике Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын – шагыйрь Илдар Юзеев һәм галим Нил Юзеевларны тудырган Ананың үзенә сүз бирик. 


Редакциядән



Туган авылым



Минем туган авылым Башкортстан Республикасындагы Мишкә районының Иштыбай авылы булып, табигый яктан бик матур урынга урнашкан. Авылның читеннән зур булмаган Әнәк исемле елга үтә. Шул елганың күпереннән чыгып әзрәк баргач та, тау башлана. Тауның башында көтүлек-болыннан чикләвек урманы башланып, берничә километрга сузыла. Ул урманда чикләвек, кура җиләге, карагат, җир җиләге, каен җиләге, бөрлегән, балан, шомырт, миләш кебек җимешләр мул була.


Иштымбай – уртача зурлыктагы бер мәчетле авыл. Авыл халкы игенчелек, малчылык белән шөгыльләнә. Урта һәм ярлы тормыштагы крестьяннардан торып, зур байлар булмый. Авылда төрле нәрсәләр сатучы бер сәүдәгәр була.


Авыл культура ягыннан бик артта булып, ир балалар өчен генә башлангыч мәктәп эшли. Бер мәчет, бер мулла. Дәверендә Әкълимә апаларның кардәше Вәсфи Гильмияров абый белемле кешеләрдән булып, пенсиягә чыкканчы Бөре педагогия
институтында укыта.


Гражданнар сугышы чорында авылда хат язу өчен, җәйге каникул вакытында мине чакыралар иде.


Безнең авыл Бөре шәһәреннән 35 километр ераклыкта урнашып, тирә-ягында су юлы һәм башка тимер юл кебек уңайлыклар да юк.


Хатын-кызлар надан, укый-яза белүче булмый, иске гореф-гадәтләргә нык ышанып яшиләр.


Көз көне каз өмәләре башлана. Бу көн өй өчен бәйрәм төсе ала. Казларны тазартып бетергәч, матур атларга утырып, кызлар елгага китәләр, кайтуларына «каз табикмәге» пешереп кунак итәләр. Кич, каз ашы пешереп, кызларны, күршекүләннәрне кунакка чакыралар.


Кышкы озын төннәрдә кызлар, җиңгәчәләр кич утырып тула басарга – йон, киндер сугарга сүс җебе эрлиләр. Шуларны әзерләп бетергәч, тула басу башлана. Сәкенең такталарын алып, читән кебек үргән агач куялар да, йоннан суккан тукыманы кайнар суга манып, кызлар ике якка да утырып (дүртәр кыз), як-яктан куллары белән тотып, бер теге якка, бер бу якка өтеп басалар. Тышта хуҗалар ачулану куркынычы булмаган җирдә егетләр дә гармун белән кызлар чыкканчы көтеп торалар.


Яз көне, җир судан корыгач, сүстән эрләп суккан киндерне тукмаклыйлар. Аппак кәртәне ике башыннан элеп куялар да, шуның өстенә киндерне салып, ике тукмак белән ритмлы итеп, кәртәгә тукмак белән суккач моңлы тавыш ишетелеп торсын өчен, алмаш-тилмәш бәрәләр. Читтән тыңлаганда бик моңсу булып ишетелә. Шулар янына егетләр, кызлар җыела. Киндер күлмәк, ашъяулык, тастымаллар һәм башка кирәк-яракларны үзләре сугалар иде. Ул вакытта сатучылар, киҗе-мамык дигән төрле төстәге фабрик әзерләп чыгарган җепләрдән дә, матурлап, үзләре сугалар иде.


Яшьләр өчен ул вакытларда клублар булмагач, буш вакытларын аулак өйләргә җыелып күңел ачалар. Кызларның ата-аналары кунакка китеп, мич ашлары пешереп әзерләнгәч, егетләргә хәбәр таратыла. Егетләр гармунда уйный, кызлар җырлыйлар,
бииләр. Балдак салыш, арка сугыш, телефон сугу кебек төрле уеннар уйныйлар. Кайвакыт, кеше белмәсен өчен, мунчага җыелып уйнаучылар да булган.


Язгы сабаннар сөрелеп, ашлыклар чәчелеп беткәч – Сабан туе, соңрак җыеннар үткәрелә. Аларның эчтәлеген язып тормыйм, чөнки алар бар җирдә дә бертөрле була.


Илдар Юзеев әнисе Шәкүрә апа белән

Балачагым



Минем әтием Хәбибулла Нуримөхәммәт улы Башкортстанның Кушнаренко районындагы Әхмәт авылының урта крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Берничә ир туганы һәм бер кыз туганы булып, алар шул авылда игенчелек һәм малчылык белән көн күргәннәр. Олы туганы бик фәкыйрь булган һәм, берничә баласын ятим калдырып, яшьли үлгән. Калганнары урта тормышлы булып яшәгәннәр.


Кече улы – әти мәдрәсәдә укып белем алгач, аны Иштыбай авылына мулла итеп куйганнар. Чөнки авылның мулласы картаеп үлгән була. Картәтине мин белмим, кайчан вафат булгандыр. Картәнинең бик картаеп үлгәнен хәтерлим.


Шуннан соң әтине минем әниемә – Подлуб авылы Әхмәтдин мулланың иң олы (баш баласы) кызы Тәзкирәгә 1903 елны, 18 яшендә өйләндергәннәр. Әни 1885 елда дөньяга килгән, 1973 елны вафат булды.


Әни үз әнисен белми, бер кыз туганы белән бик яшьли ятим кала. Картәтием һәм картәнием дә искечә бик мәгълүматлы булалар. Алар һәрвакыт газета-журналлар алдыралар.


Байлыгы зур түгел иде. Алты почмаклы, ике ягы да бик кечкенә өй, шуңа терәп салган тормый торган зур гына бер йорт. Шул өйдә кызлар мәктәбе ачып, анда Гыйльми апа укыта иде. Ул вакытта әле мәктәп хөкүмәтнеке түгел, картәти аны үз карамагына алып, апа да укыткан өчен хак алмый иде булса кирәк.


Бер ат, бер сыер, өч-дүрт сарыклары бар иде.


Әкълимә белән Фәтхия апалар шәһәрдә укыйлар иде. Мин аларда укыганда Әкълимә апа Самарадамы, Уфадамы укыта иде.


Картәтием чама белән 72 яшендә, урманда утын кискән чагында паралич сугып, 2-3 көн ятып вафат була.


Картәни сугыш вакытында Казанда Гыйльми апаларда 90 тирәләрендә картаеп, сугышның ачлык афәтен күреп дөньядан китә. Әкълимә апа 72 яшендә, Уфада паралич сугудан берничә ай ятып, Гыйльми апа исә 72 яшь тирәсендә йөрәк авыруыннан, Фәтхия апа 32 яшь тирәсендә бавырына операциядән, Хәмит – минем яшьтәшем фронтта вафат була.


Әти ягыннан ике бабай яшьрәк вакытларында дөнья куялар. Ике зур бабай картайганчы яшиләр. Алар турында башкасын белмим.


Әтинең Иштымбайда салып куйган йортлары булмаганлыктан, әнине өйләнүгә үк алып килми. Зур булмаган алты почмаклы, яшел калай түбәле өйне эшләп бетергәч, әнине барып ала. Шуннан яңа гаилә тормышы башлана.


Килү белән 18 яшьлек әнине бер бала: «Әби, ашка бар безгә», – дип чакыргач, гомерем озын булырмы икәнни дип эченнән генә шатланган, бу хакта миңа күптән түгел генә сөйләгән иде.


Мин, олы бала буларак, 1906 елның башында дөньяга килгәнмен. Зәйтүнә дип исем кушарга уйласалар да, нишләптер, Шәкүрә дип куйганнар. Миңа иптәшкә Подлуб авылыннан 8 яшьлек ятимә кыз алып кайтып, аны тормышка чыкканчы әни карап үстергән. Зифаның чит кеше кызы икәнен мин бәләкәй чакта аңлап җитә алмый идем.


Әнинең барлыгы 10 баласы булган: бишесе бала чакта үлгән, бишесе яшәгән. Икенче кызы – Әминә Фирганәдә укып, шунда пенсиягә чыгып, шунда паралич сукканнан соң (ике мәртәбә сукты, беренчесеннән терелеп, 4-5 ел яшәде) 62 яшендә Фирганәдә вафат булды. Гарәби, Зөфәр дигән уллары фронтта үлде. Мошфика (Мәрьям) Сәмәркандта үзенең гаиләсе белән яши.


Бик кечкенә чагымны хәтерләмим.Үземне белә башлагач, күрше кызлары белән төрле уеннар уйный идек. Мин, биек койма башына утырып, «калакапка» башында кибет ачып, балчыктан ясаган калач, керәндель, миләш һ.б. уенчыклар белән «сату итеп эшләгәч», безнең урамга шоссе юл ясарга дип өйгән тишекле ташлар өеменнән, ташларга җеп үткәреп, чыбык көянтәгә элеп су китереп уйнап туйгач, күрше кызларын җыеп, «сабак» укыта башлый идем.


Кыр кәҗәсе кебек ыргып-сикереп уйнап йөргән, гамьсез балачагымның бер көнендә, әти мине Подлуб авылына укырга илтеп куйды. Бу 1915-1916 нчы уку елы булырга тиеш. Картәти үзенең тормыш корган зуррак өендә кызлар мәктәбен ачкан иде. Ул елны беренче сыйныф кына булып, аны Гыйльми апа укыта иде. Ул елны укырга-язарга өйрәндек. Иң элек гарәп телендә «Мөгаллиме әүвәл» дигән әлифба, аннан соң «Мөгаллиме сани» дигән китапларны укыганыбыз хәтердә калган (Әһмәдһади Максудиның иң мәшһүр китаплары. – Ред.). Без утырган парталар, берничә бала утырырлык итеп, озын такталардан эшләнгән иде. Укырга-язарга бик тиз өйрәндем. Гыйльми апа башта ук бик матур язарга өйрәткән иде.


1916-1917 нче елда икенче сыйныфта укыдык. Бу елда уку, матур язу һәм хисап дәресләре керә иде. Апалар башлангыч белемне кайдан алгандыр – белмим. Заманына күрә белемнәре яхшы, гарәпчә бик матур язалар иде.


Ул вакытта Әкълимә апа Самарадамы, Уфадамы укый иде бугай. Мин Әкълимә апага картинәйнең әйтеп торуы буенча хат яза идем. Ул мине бик мактый иде.


Дәресләрне кайвакыт җыр белән тәмамлый идек. Менә шул җырларның берсе:


Бу нурлы мәктәп, укыйк күмәкләп,
Булаек без шәп милләт юлына.
Карап тик тормам, бушка утырмам,
Ихласым бик дан – милләт юлына.
Башка куплетларын хәтерләмим.


Г.Тукайның «Туган тел»ен җырлыйбыз. Мин үзем Тукайның «Су анасы», «Пар ат», «Бала белән күбәләк» һәм башка бик күп шигырьләрен яттан белә идем. Уку сәгатьләре һәм тәнәфес күпме булгандыр, анысын хәтерләмим.


Бервакыт, иптәш кыз белән тәнәфестән соң дәрескә кереп өлгермәгән өчен, апаның почмакка бастырып куйганын гомер буена оныта алмадым, бик тә гарьләнгән идем.


Дәрес әзерләми килгәндә яки башка гөнаһлары булганда, бик сирәк булса да, апа андыйларны «бизәбит» калдыра иде. Ул сүзнең мәгънәсен үсеп, русча белә башлагач кына аңладым.


Яз көне имтиханнар башлана. Тыңларга ата-аналарның кайсылары килә. Уку-язу, шигырь сөйләү һәм җырлау белән тәмамлана.


Кыш көннәрендә апаның укыган кызлары икебезне дә чәйгә чакыра. Апа мине матур итеп киендереп, бәләкәй тәкыя калпак, шәльяулык бәйләтеп, яңа күлмәк кидереп алып бара да, анда оялчан булганлыгымнан, бернәрсә ашамый гына утыра идем.


Кич йокларга ятканда Хәмит, Сәлмән һәм минем арада апа янына яту өчен ызгыш башлана. Чөнки апа безгә бик озын әкиятләр сөйли иде. Патшалар, патшаларның кызлары, малайларның тормышы турында төрле маҗаралар, өч башлы аждаһалар, бармак зурлыгындагы малай һ.б. төрле кызыклы әкиятләр. Мин, басынкы кыз, җиңелеп, Сәлмәннең бу ягына ятам, апа уртада кала.


Шул елны кышкы каникулда, пар атларга кыңгырау тагып, бабай белән Фәтхия апаны алырга бардык. Ул Уразай дигән авылда, Галихан хаҗи дигән кеше тарафыннан ачылган кызлар мәктәбендә укыта иде. Ике катлы авыл йорты. Өске өйдән түбәнге өйгә, идәнне тишеп, труба үткәргәннәр. Аскы өйдәге кешеләр белән шул трубадан сөйләшәләр.


Моңа кадәре байлар йортында булмагач, шаккатып тордым. Өстәлдә мин күрмәгән сый-хөрмәтләр, төрле төстәге хәлвәләр, төрле кәнфитләр, җиләкле, чияле майлар – санап бетергесез... Мин, тагын оялуымнан, апа алып биргән бер-ике коймак, бер чынаяк чәй белән туктыйм.


Картәти инициативасы белән ачылгандыр, рус мәктәбе бар иде. Шул мәктәпнең кечкенә бер бүлмәсендә торып, рус кызы укыта иде. Апа кичләрен, мине ияртеп шул укытучыга барып, русча укырга-язарга өйрәтеп йөрде.


Текстны журналга Гөлнара Халморадова һәм Ләйсән Данилова әзерләде.


"Безнең мирас". - 2021. - №11. - 72-75 б. 

Теги: Шәкүрә Юзеева Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру