Журнал «Безнең мирас»

Игътибарсызлык (Гафләт)









Игътибарсызлык һәм абайламау — алдату һәм аңлап бетермәү мәгънәсендәдер һәм гакыл ияләре алдында хурланган сыйфаттыр.


Хыянәтсез хәйлә һәм куәтне урынына күрә кылана белү - гафләткә каршы сыйфаттыр. Бер вакыйга булгач кына хәйләгә тотыну гакыллы кешенең эше түгелдер. Ләкин гакыллы кеше шулдыр - алдан сакланып, ул вакыйгага төшмәс өчен хәйләсен карар, моны яхшы чара диярләр...


Дәхак бине Мөзаһим бер яһүдигә әйтте: «Мөселман булмыйсыңмы?» — диде. Яһүди әйтте: «Исламга минем мәхәббәтем бар, әмма минем хәмер эчәргә дә мәхәббәтем бар, исламда хәмер эчү хәрамдыр», — диде. Дәхак әйтте: «Мөселман бул, эч син хәмереңне», - диде. Шулай итеп яһүди мөселман булды. Дәхак әйтте: «Инде мөселман булдың, әгәр хәмер эчсәң - үтерербез», — диде. Яһүди әйтте: «Миңа сәламәтлек кирәк, мөселманлыктан чыкмам, хәмер эчмәм», — дип, хәмердән дә тәүбә итте.


Кайберәүләр әйтәләр: «Кайбер вакытта хәйлә — куәт урынына йөридер, бәлки, куәттән дә әйбәтрәктер, хәйлә - тау кисәр», - диләр.


Кайбер бабаларыбыз: «Хатыннарның хәйләсе — шайтанның хәйләсеннән олуграктыр», - дип әйткәннәр. Берәү бер кешегә бирәчәген инкяр кылды. Казый Әйас бине Мөгавия алдына хөкемгә килделәр. Казый Әйас дәгъвачыга әйтте: «Син ул акчаны аңа кай җирдә биргән идең?» - диде. Ул кеше әйтте: «Фәлән җирдә, фәлән агач астында биргән идем», - диде. Әйас әйтте: «Шаһитым юк, бар, шул агачтан шаһитлык алып кил», - диде. Дәгъвачыны җибәрде, ә инкяр итүче казый янында утырып калды. Казый икенче эш белән мәшгуль булып, шул арада инкяр кылучыга мөрәҗәгать итеп әйтте: «Я, фәлән, син ничек уйлыйсың, ул кеше шул агач янына барып җитте микән?» — диде. Инкяр кылучы әйтте: «Барып житмәгәндер», — диде. Казый әйтте: "Һи, Алланың дошманы: хыянәт синдә икән, әгәр ул агач астында алмаган булсаң, кайсы агач, ул агачны мин белмимен, дип әйтер идең», — диде. Шулай итеп инкяр итүче үз гаебен таныды. Әйас моны бер яхшы чара һәм хәйлә  белән үз гаебен таныттырды...


Адәм галәйһис-сәлам балаларына әйтте: «Ни эшләргә теләсәгез дә, берәр сәгать сабыр итегез, әгәр мин бер генә сагать туктап торган булсам да, минем башыма килгән эшләр - килмәс иде», - диде...


Дүрт нәрсәдә ашыгырга кушалар: мәетне күмгәндә, кыз биргәндә, кунакны хөрмәтләгәндә, шакшыдан пакьләнүдә.



Каюм Насыйри


Мирас. - 1995. - №7-8. - 32 б. 


Фото: pixabay





















Теги: Каюм Насыйри Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру