И, гомер агышлары…

Гомер агышлары кызыклы да, сагышлы да. Дуслар белән очрашу, гамьле әңгәмәләр куерту, иҗади уңышлар һәм табышлар, ачышлар кешене рухландыра, аңа канатлар куйгандай итә. Ә инде туганнарны, якыннарны, дусларны югалтуны, аларның бу дөньядан үтүен барыбыз да бик авыр кичерә.

Билгеле ки, беребез дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Шулай да бергә берегеп яшәгән, фикерләр уртак булган кешеләрне соңгы юлга озату сагышларына күнегеп булмый…

Шактый еллар элек, иҗат белән җенләнә генә башлаган вакытларым иде. Ялгышмасам, 1967 ел иде кебек. Язучылар берлеге бинасында яшь прозаик-шагыйрьләрнең очрашулары оештырыла башлады, бергәләп җыелып, әдәбият темасына гәп корабыз, бәхәсләшәбез, фикер алышабыз. Мин яшь шагыйрь Илдар Юзеевны беренче тапкыр шунда күрдем, танышып, сөйләшеп тә киттек. Без аның белән еш күрешә торган булдык. Ипекәйгә тамак туйса да, башка азык-төлеккә, кием-салымга кысынкырак яшәгән еллар иде ул. Балаларны үстерергә кирәк. Әлбәттә, тормыш мәшәкатьләре белән бәйле төрле борчулар саулыгын да какшаткандыр, Илдар Юзи еш кына минем белән үзенең сәламәтлеге хакында киңәшә…

Илдар Юзеев балалар матбугаты редакцияләрендә еш була, шигырьләрен калдыра. Минем дә «Салават күпере»нә килгәләп йөргән чагым. Илдар ага да бу басманы аеруча үз итә. Очрашабыз, сөйләшәбез.

Соңрак «Салават күпере»ндә Вакыйф Нуриев эшли башлады. Биредә шагыйрьне Вакыйф белән бергә Ләбиб Лерон, Фәрит Муллахмәтов зурлап каршы ала. Нуриев тиздән минем дә редакциягә килеп җитәчәгемне әйтсә, Илдар Юзи, китмичә, көтеп тора. Ай саен шушы рәвешле бер-ике тапкыр күрешәбез. Очрашкач, сөйләшеп сүзләр бетми. Шагыйрь белән әңгәмә куертып утыру үзе бер ләззәт, дөньяның матур яклары күбрәк ачылып киткәндәй тоела. Икебезнең дә очрашудан күңелләребез мәмнүн була.

2003 ел иде. Илдар абый белән очрашып, бер-беребезгә эчке уйларыбызны бушатыштык, җаннар да тынычланып калгандай булды. Сөйләшеп утыру, күрәсең, шагыйрьнең күңеленә дә хуш килгән. Ул тиз генә каләм кәгазь алып, иң өскә «Нәкыйп Каштанга» – дип сызгалап куйды да 12 юллык шигырь язды.

«Салават күпере» редакциясендә бер очрашу хатирәсе булып, 2004 елда төшерелгән ошбу фоторәсем калды. Илдар Юзи, шушы күрешүдән соң озак та үтмәде, арабыздан китте, бакыйлыкка күчте.

Моңсу көннәрнең берсендә кулыма очраклы гына «Казан утлары»ның 1992 елгы 5 нче саны килеп керде. Ачып карый башладым. Шулчак шагыйрьнең «Ычкынырмын, ахры…» дигән юллар белән башланган шигыренә күзем төшеп, тетрәнеп киттем. Күрәсең, бу елларда Илдар Юзинең җанында тынычсызлык булган…

Комментарий язарга