Хушлашалмам

Үлеп беткәч, син терелттең мине,
Тартып алдың әҗәл кочагыннан.
Кодрәтең киң, беләм, ихлас сөю,
Танышлык бит үсмер кыз чагымнан.

Ничә еллар син янәшә булдың,
Какшатмадың ышанычны минем.
Яшәешне якты нурга төрдең,
Табышлардан тора яңа көнем.

Ак кышларга кадәр озата барсаң,
Каермасаң очар канатымны,
Мин бәхетле диеп кабатлармын,
Соң мәртәбә күреп таң атуны.

Хушлашалмам синең белән, сөю!
Күчкән чакта хәтта мәңгелеккә.
Син ялгадың минем гомеремне
Бәхет төсендәге ак өметкә!

 

Әлфия Ситдыйкова

Фото: pixabay

Комментарий язарга