Ходай безгә нык терәк!

Намаз вакыты җитүгә,

Хәзрәт мәчеткә дәшәр…

Телебез, динебез булса,

Халкыбыз мәңге яшәр!

 

Укысын яше һәм карты

Ходай кушкан намазын…

Чистара күңел намазда,

Сизәсең аның назын!

 

Булган ачулар сүрелә,

Догаңны укып алсаң.

Үпкәң дә бетә кешегә,

«Бисмилла», — дия калсаң…

 

Бу дөньяда бер-береңне

Ихтирам итү кирәк!

Иманлы булса яшәвең —

Ходай безгә нык терәк!

 

Фәрит Мадияров

Фото: pixabay

Комментарий язарга