Сания Гәрәбә. Хыялый

Туганымның хәлен белдем әле,
Дусларыма сәлам юлладым.
Шелтәлиләр: «Хәбәр-хәтерең юк,
Бу арада кая югалдың?»

Хәл белешү олы терәк икән,
Зур юаныч — ара еракта.
«Сау гынамы?» дигән бер хәбәр дә
Шифа булып ятты йөрәккә.

…Үзе белән үзе сөйләшкәндә
Күрсәк берсен, артык уйламый,
Узып киткәч, әйтеп куя идек:
«Бу бичара бераз хыялый…»

Адым саен хәзер «бичара»лар —
Үз-үзенә кереп бикләнгән.
«Хыялый»лар арта көнләп-айлап,
«Ни булды?» дип бармы шикләнгән?

Чир-сырхаулар килми тормаган да,
Дөнья безне азмы сынаган?!
Авыр чакта әмма аеры-аеры
Кача торган гадәт булмаган.

Саташабыз: дөньясы да, диеп,
Шул ук «хыялый»лар кулында.
…Савыгырбыз, бары берләшсәк без
Тәкъвалык һәм иман юлында.

Дус-ишләрнең хәлен белдем әле,
Кардәшемә хәбәр юлладым.
Үзем сыман берәр хыялыйга
Җылы бирмәмме дип уйладым.

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга