Хаҗга озату догасы

«Әлхәмдүлилләһи раббилгәәләмииин. Үәсаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинәәә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә сахбиһи әҗмәгииин.

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Иннә әүүәлә бәйтин. Үүдыйгә линнәсил-ләлләзи бибәккәтә мүбәракәү үә һүдәл лил гәләмииин. Үә лилләәһи гәлән-нәси хиҗҗүл-бәйти мәнистәтагә иләйһи сәбилә».

Гарәпчә өлешеннән соң татарча шулай дога кылына:

– Аллаһым! Биргән саулыгыңа, биргән нигъмәтләреңә меңнәрчә мәртәбә шөкерләр булсын! Безне яралттың, кальбебезгә Ислам нурын урнаштырдың, мактау булсын Сиңа. Кәгъбәне мөбарәк кылдың. Күңеле Аллаһ сөйгесе белән янган Ибраһим пәйгамбәрне (г.с.) анда урнаштырдың. Безләргә өеңне зиярәт итүне фарыз кылдың, инде ул мөбарәк туфракларга кавышу, өеңне тәвәф кылу, зәмзәмеңне эчү теләге белән юлларга чыгабыз. Бу Аллаһка, Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәребезгә карата булган ашкынуда, Кәгъбәне, өеңне күрмичә, җаныбызны алма, йөзебезне Хаҗәри-әсвәдкә кую өчен саулык бир. Кәгъбә тирәсендә фәрештәләр кебек әйләнергә көч һәм куәт бир. Сафа һәм Мәрвә таулары арасында, Ибраһим Хәлиуллаһны искә алып, Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәрнең юлында җаныбызны фида кылыйк. Аллаһым, гөнаһларыбыз гафу ителсен, йортыбызга яңа туган кебек пакь һәм гөнаһсыз кайтыйк. Эчебездәге шәйтанны үтерик. Бөтен җаныбыз-тәнебез белән: «Ләббәйкәллааһүммә ләббәйк», – дип кычкырыйк.

Мин Синең әмереңдә, Аллаһым, әмер ит.

Йа, Рабби! Синең сөюең белән юлларга чыктык. Исән-сау кайтып җитүне, гаиләбез һәм дусларыбыз белән кавышуны, аларны да сау-сәламәт күрүне насыйп ит! Һәр мөэмин колыңа Кәгъбәне тәвәф кылуны насыйп әйлә, Аллаһым!

Аллаһым! Синнән бу дөньяда һәм ахирәттә яхшылык сорыйбыз, гөнаһларыбызны кичер. Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шәфәгатенә ирештер.

ХАҖ ГАМӘЛЛӘРЕ

Хаҗилар, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып җиткәнче, «Мәйкат» дип атала торган җирләрнең берсендә туктап, сакал-мыекларын кыскартырлар, тырнакларын кисәрләр, артык төкләрне китәрерләр, гадәттә кия торган киемнәрен салырлар. Госел кылып, ихрам киемнәрен киярләр.

Аннан соңра ике рәкәгать нәфел намазы укыгач:

«Әллааһүммә иннии үриидүл-хәҗҗә фәйәссирһү лии үә тәкаббәлһү минии», – дип, хаҗга ният кылырлар.

Мәгънәсе: Йа, Рабби, тәхкыйк, мин хаҗ кылуны ният кыламын: инде Син аны миңа җиңел кылгыл һәм аны миннән кабул кыл, димәктер.

Ният кылганнан соң, кычкырып ошбу талибияне укырлар:

– «Ләббәйкәллааһүммә ләббәйк, ләббәйкә, ләә шәриикә ләкә ләббәйк, иннәлхәмдү үән-нигмәтә ләкә үәл-мүлк, ләә шәриикә ләк».

Мәгънәсе: Йа, Рабби, Синең гыйбадәтеңе камил итагать илә кыламын, Синең һич шәрикең юктыр. Тәхкыйк: барча мактау вә барча нигъмәт Сиңа хастыр. Вә хуҗалык та Сиңа хастыр. Синең һич шәрикең юктыр.

Ният кылып, ошбу талибияне укыганнан соң, хаҗилар «мохрим», ягъни «ихрамлы» дип аталырлар.

Ихрам киемнәре изар исемле бер киң алъяпкыч илә рида исемле бер киң җәймәдән гыйбарәттер. Хаҗилар изарны кендек турысыннан билләренә бәйләп, гаурәтләрен капларлар. Риданы иңбашларына һәм аркаларына салырлар.

Зәмзәм суын кыйблага карап, аягүрә торып, өч йотым итеп эчү тиешледер.

Аны эчкәннән соң, ошбу дога кылыныр:

– «Әллааһүммә иннии әс әлүкә ризкаү үәәсигәү үә гилҗиән нәәфигәү үә шифәә әм мин күлли дәәәин».

Мәгънәсе: Йа, Рабби, тәхкыйк, мин Синнән сорыймын – киң ризыклы вә файдалы гыйлемлекне вә һәрбер авырудан шифаны.

 

Җәлил Фазлыев

Безнең мирас. — 2018. — №5. — 60-61 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга