Журнал «Безнең мирас»

"Хәтерлим горур карашын Сихерле күзләреңнең"

"Мне было шестнадцать лет".


С.Есенин


Ә миңа унҗиде иде!
Уналты иде сиңа.
Уналты гына әйтмәдең:
Юк, сөймә мине, сөймә!
Мин... әзер түгел моңа!
Унҗиде тапкыр кабатлап
Мин әйттем сүзләремне.
Хәтерлим горур карашын
Сихерле күзләреңнең.
Әй күңел! Сиңа, көтмәстән,
Болытлар килгән иде.
Ул кичне гомер буена
Каргармын, дигән идем.
Шул күзләр - хыял күгемдә
Якты йолдызлар булды.
Салкын карашыңнан җанда
Ялкынлы җырлар туды.
Җырлар оныттырды - куды
Шул кичнең болытларын...
...Ə ник күзләреңнең горур
Көлүен онытмадым?!
Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру