Журнал «Безнең мирас»

Хасият

Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында,
Ерактамы алар яисә якында,
Сөйлибез төрле сүзләр хакларында
Вә кайсысында ни хасләт – барын да.
Итеп иснад аларга милек вә малны:
«Фәлән милләт фәләнле һәм фәләнле».
Дибез госманлылар тугърында: «Шанлы».
Немец халкы хосусында: «Кораллы».
Яһүд халкы хосусында сөйләшсәк,
Дибез: «Гаять җитез һәм дә җайлы».
Кытайлар тугърысында сүз ачылса:
«Алар, – дибез, – гүзәл һәм яхшы чәйле».
Әгәр телгә төшә калса фырансуз,
Дибез: «Гаять һөнәрмәнд һәм дә җанлы».
Арабызда сөйләнсә ингелизләр,
Дибез: «Бик иҗтиһадлы һәм дә маллы».
Ни диярсең, сүз татар тугърында булса?
Табалмый сүз, диярсең: «Ул – сакаллы».
Габдулла Тукай
1910

Теги: Габдулла Тукай Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру