Журнал «Безнең мирас»

Халисә Ширмән. «Буш кул белән килдем бу дөньяга»

Буш кул белән килдем бу дөньяга.
Буш кул белән беркөн китәрмен.
Аңа кадәр әле тәкъдир язган
Гомер юлын көн дә үтәрмен...
Бер кайгысыз кемнәр яши икән?!
Минем дә бар хәсрәт күргәнем.
«Туйдым да соң бу тормыштан!» – диеп,
Иртә-кичен йөз кат үлгәнем...
Шатлыкларсыз кемнәр яши икән?!
Шатланганым да бар, көлгәнем.
«Мин бәхетле, рәхмәт, Аллам!» – диеп,
Җиде күктә очып йөргәнем...
Алтыным да, көмешем дә хәләл,
Артыгы юк – барысы тап-таман.
Юлларымда изге фәрештәм бар –
Яман күздән мине саклаган...
Күңелләрдә якты эзем калыр.
Дәва булыр сагынып көткәнгә...
Кемнәрнеңдер ихлас җылы сүзе
Дога булып барыр үткәнгә...
...Буш кул белән килдем бу дөньяга.
Буш кул белән беркөн китәрмен.
Караңгыда балкып, яныгыздан
Йолдыз кебек сызылып үтәрмен...
Фото: pixabay

Теги: Халисә Ширмән Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру