Һади Такташ. Таң кызы

Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма,
Утлы кызыл гөлләр тотып кулларыңа,
Гөлләреңне ыргытып бер елмайдың да
Ник яшерендең, төренеп таң нурларына?
Мин бара идем ялгыз гына урман буйлап,
Ат өстендә тирән серле уйлар уйлап,
Тиргә баткан туры атымның ефәк ялын
Туздырып, тагын үреп, уйнап-уйнап.
Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма,
Тамуг гөлен тотып нечкә кулларыңа?
Күз аттың да күзләремә, ник ыргыттың
Уйнап-уйнап мине тамуг утларына?
Шәүкәт белән таң нурлары арасыннан,
Бәхет эзләп, илдән илгә барган чакта,
Таң кызы, Гөл, ник чыктың да юлларыма,
Бәхет гөлен тотып нечкә кулларыңа,
Маңгаемнан үбеп мине, ник югалдың,
Тагын кире төренеп таң нурларына?
Хәнҗәремне кулыма алып әкрен генә,
Таң алдында карурманнан яшрен генә
Яу өстенә барган чакта кинәт кенә,
Таң кызы, Гөл, ник чыктың да юлларыма,
Кискен хәнҗәр тотып нечкә кулларыңа,
Чәнчеп бәгърем уртасына хәнҗәреңне,
Ник югалдың, төренеп таң нурларына?
Таң да атты. Ай да батты. Мин кузгалмыйм:
Таң сахирәсен ат өстендә туктап көтәм,
Тагын килер, сөяр диеп — алыр диеп
Хәнҗәрен ул канга баткан күкрәгемнән…

Комментарий язарга