Журнал «Безнең мирас»

Гыйбарәләр

Тормышта шундый аерым күренешләр була, бары күренеш кенә, сызык кына, ләкин язмышыңны алдан билгеләп куйган ниндидер хәвефле сызык. Гомереңнең башыннан ахырына чаклы ярылып яткан, күккә яшеннәр белән язылган сызык.


***
Талант һәрвакыт яңача ачыла, заманны үзенчә күрә. Поэзиянең байлыгы – төрле талантта.


***
Кайта-кайта уйланырга мәҗбүр иткән иҗат, биографияләр, шәхесләр була. Шуларга килеп терәлгәч, гасырлар буе кабатланган поэзия, шагыйрь дигән иске төшенчәләрне нигәдер кабаттан ачыкларга керешәсең. Әйтерсең поэзия яңадан башлана.


***
Без күп вакыт шигырьнең үзе турында сүз йөртәбез. Ә шигырьне тудырган кеше, шәхес үзе? Шагыйрь – барыннан да бигрәк халык, заман үзе дөньяга китергән, дөньяга сирәк китергән зур шәхес.


***
Кешеләрне күбрәк яраткан саен, кимчелекләре өчен ныграк әрнисең, тормышны күбрәк яраткан саен, ныграк көрәшәсең, матурлыгын тулырак расларга тырышасың.


***
Ватан сугышы темасы... Әйтерсең мин үзем эзләп тапкан аны. Ватан сугышы үзе тартып кертте мине. Ил язмышы, халык язмышы. Башта – язмыш. Темалар соңыннан туалар... Зур вакыйгалар күңелдә озаграк саклана. Кешеләрне мин сугышка кадәр дә азмы-күпме белә идем. Шулай да халыкны чын-чынлап сугышта таныдым. Читтән күзәтеп түгел, үзе белән бергә булып, арасында булып, авыр вакытта, иң кыен вакытта. Халыкның җаны, характеры бөтен матурлыгы, бөтен байлыгы белән киң итеп ачылган чакта.


***
Гомерең буе эзләнәсең, язасың, тәҗрибә туплыйсың, ләкин барыбер һәр шигырьдән соң яңадан шушы сорау алдыңа килеп баса: «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» Әдәбиятның нигезе бер – тормыш, халык тормышы. Ләкин һәр шәхес үз сүзен үз иҗат газаплары аша әйтергә өйрәнә.


***
Язучының уйланулары бар да тормыштан. Әрнүләре, янулары, фәлсәфәсе – барысы да.


***
Көтү, каршылау, каршы алу. Кем син? Шушы кызыксыну миндә беркайчан да бетмәде. Яңа исемне күрәсе килү, танырга теләү, яңа талантка сусау. Әдәбиятның өзлексез яңаруы. Иҗатның чикләнмәгән мөмкинлекләре. Яшермим, хафаланган чаклар да булды. Ләкин көттем, эчке бер үҗәтлек белән көттем. Безнең халыкның бетмәс-төкәнмәс рухи байлыгына яшәгән саен ныграк ышандым, халык сабантуй мәйданына батырларын керткән кебек, талантларын әдәбият мәйданына да үз эченнән көрәшкә чыгара тора.


***
Җырның иң яхшы үрнәкләре халыкта. Кайчак бөтен узган тарихыңны күз алдыннан бер кат кичерү өчен «Тәфтиләү»нең үзен тыңлау да җитә. Ә халыкның «Кара урманы»ы, «Гөлҗамал»ы, «Рамай»лары? Күп алар. Шулар дәрәҗәсендә, шулар югарылыгында торган җыр тудыру минем әле һаман да хыялым булып кала.


***
Җырның үз сукмаклары, үз борылмалары бар. Гади борылмалар түгел, тормышның, тарихның кискен чагын искә төшергән драматик борылмалар. Җырдагы хисләрнең зурлыгын шуның белән генә аңлатып буладыр. Халык күңеленнән китми торган, төшми торган җырларны халыкның шул «Кара урман»нары, тарихы, язмышы, җире-туфрагы тудыра торгандыр, җыр – зур хисләрнең җимеше.

Теги: Сибгат Хәким Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру