Горурлык хисе

1932 елда Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә, башлангыч класс укытучылары хәзерләү максатыннан, педагогия училищесы ачыла. Бөек Ватан сугышы елларында әлеге бинага Курск өлкәсенең Марьино хәрби-сәяси училищесы килеп урнаша. 1941 елда анда, төгәлрәк итеп әйтсәк, 1941 елның 8 ноябреннән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр шагыйрь Муса Җәлил дә укый. Шушы вакыйга нигезендә, педучилищеда 1970 елда герой-шагыйрьгә багышланган музей эшли башлый. Ә 2010 елда училищега (хәзер көллият) Муса Җәлил исеме бирелә.

1962-1966 нчы елларда мин әнә шул тарихи бинада укыдым. Бинасы гына түгел, мөгаллимнәребезнең дә кайберләре Муса Җәлилне күреп белгән, аралашкан кешеләр иде. Мәсәлән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәт Гарифуллин бу хакта еш кына искә алды.

Эльмира Шәрифуллина

 

Муса Җәлил

 

Ул Минзәләне ярата иде

Дәрескә ни өчен вакытында кермәүләренең сәбәбен сорыйм. Аларның берсе:

– Шәһәр почтасында Муса Җәлилне күрдек. Аны күзәтеп йөри торгач, соңга калдык, – диде.

Мин дә, кызыксынып, элемтә бүлегенә юл тоттым. Муса почтага Казан белән сөйләшергә кергән булып чыкты. Кул биреп күрешкәннән соң, аның хәлләрен сораштым, аннан соң шактый озак сөйләшеп утырдык. Ул безнең педучилищега килергә сүз бирде. Озак та үтмәде, шагыйрь белән очрашу кичәсе уздырдык. Без аның белән якын танышлар булып киттек.

Муса Җәлилнең Минзәләдәге вакыты бик эшлекле узды. Ул хәрби-политик училищеда отличнога укый. Шәһәрдәге күп кенә оешмаларда, авылларда халыкара һәм фронт хәлләре турында докладлар ясый, очрашу кичәләре дә уздыра. Хәрби өйрәнүләр вакытында һәм җәмәгать эшләрендә үзен иң актив кеше итеп таныта. Шул ук вакытта Муса әдәби әсәрләр дә яза. Ул иҗат иткән «Бүләк», «Иншәр сеңлемә», «Чыршы җыры», «Суык бабай», «Нәрсә эшләдең?», «Мактанчыкка сабак», «Минзәлә истәлеге» һ.б. шигырьләр Минзәләдә чыга торган «Ленин байрагы» газетасында басылалар.

Минзәләдә яшәгән чорда Муса Җәлил барлыгы 35ләп шигырь яза һәм аларны «Каска» дигән исем белән кечкенә җыентыкка әзерли. «Суык бабай» һәм башка шигырьләре балаларга, яшүсмерләргә атап язылган. Минзәләдә иҗат ителгән бу шигырьләр ил өстенә килгән дәһшәтле көннәрдә һәркемне изге көрәшкә чакыра.

Муса Җәлил, иксез-чиксез Ватаныбызны бирелеп сөйгән кебек үк, аның бер кисәге булган Минзәләне дә ихлас күңелдән яратты. Бездән киткәндә, шәһәр театрында уздырылган әдәби кичәдә ул:

«Хуш, Минзәлә,
Синдә кунак булдым
Бик аз гына, үтеп барышлый!..» –

дип хушлашты, көрәштә җиңеп кайтып, кабат күрешү хисе белән янды.

Безнең яшьләребез Муса Җәлил шигырьләрен, аның тормышына, иҗатына багышланган әсәрләрне яратып укыйлар. Мусаны сөяләр, хөрмәт итәләр. Минзәлә педучилищесының 4 курс укучысы Эльмира Шәрифуллина «Онытылмассың» шигырендә:

«Якты истәлегең үсә генә,
Училищем белән бәйләнеп.
Онытылмассың, герой-шагыйрь Муса,
Кайтмасаң да үзең әйләнеп…» – дип яза.

Муса Җәлил Минзәләдә вакытында ялкынлы пропагандист булды.

«Тик бер бурыч хәзер ил алдында:
Тар-мар итү дошман көчләрен;

Илдән куу…
Иптәш, ә син бүген
Фронт өчен нәрсә эшләдең?» –

кебек юлларда, мәсәлән, сугыш вакыты сораулары бик урынлы яңгырый.

Минзәлә театры бинасында соңгы очрашу-саубуллашу кичәсендә ул берничә шигырен укыды да:

«Сау булыгыз, Ватан сугышында
Җиңеп кайтып, исән күрешик», –

дип хушлашты. Гаҗәп җылы, өметле, көрәшләргә дәрт бирүче хушлашу булды бу.

Шагыйрь, фронтка барышлый, Минзәлә райбашкарма комитеты председателе иптәш Мөхәммәтшинга болай дип язды:

«Минзәлә партия-совет җитәкчеләренең һәм Минзәлә халкының бу җанлы, кайгыртучан мөнәсәбәте минем күңелдә онытылмаслык матур эз калдырды. Мин моны данлы Кызыл Армиябезгә, һәм совет язучыларына күрсәтелгән игътибар һәм кадер дип карыйм. Сезнең бу кадер-хөрмәтегезне, фронтта булсын, әдәбиятта булсын, чын эш белән акларга сүз бирәм».

Әйе, шагыйрь Муса Җәлил безгә ул вакытта да кадерле, хөрмәтле иде. Герой-шагыйрь бүген бигрәк тә кадерле. Без шагыйрьнең иҗатын, аның героик хезмәтләрен өйрәнеп кенә калмыйбыз, Ватаныбыз һәм Коммунистлар партиясе алдында кадерле шагыйребез Муса Җәлил кебек булырга сүз бирәбез.

Мөхәммәт Гарифуллин.
«Коммунизм таңы», 1965 ел, 17 декабрь

 

«1942 ел. Гыйнвар. Каты салкын көннәр. Муса, Минзәләдәге хәрби-политик курсларны тәмамлап, берничә көнгә Казанга – гаиләсе, иптәшләре янына кунакка кайтты. Бераз ябыккан… йөзе дә салкын җилләр белән киселгән, янган…», – дип искә ала язучы Афзал Шамов үзенең «Ике очрашу» дигән хатирәсендә. Димәк, Мөхәммәт Гарифуллин «Муса Җәлилнең Минзәләдәге көннәренең бик эшлекле узуын… Тыгыз программалы хәрби өйрәнүләр вакытында һәм җәмәгать эшләрендә үзен иң актив кеше итеп танытуын» дөрес тотып алган.

Минзәләлеләр Муса Җәлил шәхесенә, аның иҗатына бүген дә бик игътибарлы. Төрле кызыклы чаралар, бәйгеләр, тантаналар үткәреп, видеоязмалар эшләп, матбугатка чыгарып торалар. Герой-шагыйрьгә булган мәхәббәт һәм горурлык хисләрен суытмыйлар.

Училище, техникумнарда укыган еллар ул – ундүрт-унсигез яшьлек үсмернең иң хисле, күңелләрнең иң ихлас һәм садә, күргән-ишеткәнне иң сеңдереп саклый торган вакытыдыр, мөгаен. Шуңа күрә мәгариф өлкәсенең язылмаган ташламасында педагогика училищелары, көллиятләре әзерләгән кадрлар югарырак бәяләнә. Методика, психология, педагогика, музыка кебек фәннәрнең җентекләп укытылуы һәм гамәли эш белән ныгытылып баруы булачак һөнәргә карата мәхәббәт тәрбияли. Балаларны, кешеләрне яратырга, Туган илеңне, шәхесләрне олылый белергә, киләчәк буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә өйрәтә. Әйе, училище, тамырларымда аккан горурлана белү хисен минем күңелемә дә мулдан сеңдерде, тирәнәйтте, дип, икеләнмичә әйтә алам. Бу тойгылар, ягъни укытучы күңеленнән укучысы күңеленә күчкән горурлану ялкыны үсмер чак иҗатымда һәм газетада басылган мәкаләмдә яхшы чагыла.

Минзәлә педучилищесы бинасы. 1965 ел

 

Ил онытмас!

Менә данлы датаны эченә алган 15 февраль дә җитте. Бу көн минзәләлеләр өчен бигрәк тә кадерле. Чөнки халкыбызның сөекле улы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Минзәләдә укыган һәм 1941 елда сугышка да бездән киткән бит!

Шагыйрьнең туган көненә багышлап, аны якыннан белгән, тормышның кайгысын да, шатлыгын да бергә кичергән иптәшләр белән очрашу булды. Укытучыларыбыз Мөхәммәт Гарифуллин, Наилә Чурмантаевалар геройның якын дуслары, киңәшчеләре булганнар. Мәрьям апа Мусаның еш кына китапханәдә булуы, китап укучылар белән кызыксынуы, яшьләр арасында агитация-масса эшләрен җәелдерүе турында сөйли. Муса Җәлил шигырь багышлаган Иншәр Әлкәрәмова шагыйрьне һәрчак шат күңелле, бер генә минутын да бушка уздырмавы, гаять тыйнак, ягымлы булуы белән искә ала. Иншәрнең әнисе Мәхмүзә апа Казанда укыганда Мусаның классташы була. Шуңа күрә Минзәләдә Муса Җәлил аларга еш килә.

Бу очрашуда шулай ук Муса белән бергә көрәштә булган, аның белән бергә фашистлар тырнагында газапланган элеккеге авыл укытучысы (хәзер уку йорты мөдире), коммунист Фәйзелхак абый Мингалин катнашты. Ул болай хәтерли:

«Муса Җәлилне элек мин күреп белми идем. 1943 елда тоткыннар янына тәбәнәк буйлы, көләч йөзле, яланбаш, костюм өстеннән күлмәк якасын чыгарып салган, культуралы, укымышлы кеше икәне әллә каян күренеп торган бер иптәш килде. Ул үзен Гумеров дип таныштырды. Бу – без күптән көткән Муса Җәлил үзе иде…

Зинданга ябылганнан соң, мин Мусаны тагын ике тапкыр прогулкада күрдем. Беренче күрүемдә хәтта танымый торам, күзләргә ышанасы килми. Ул шундый үзгәргән, бары тик батып калган күзләре генә элекке кебек ягымлы карыйлар иде. Киемнәре тузган, кан таплары белән чуарланган…

– Синең белән нәрсә булды? – дип сорагач, миңа күрсәтеп:

– Ә синең белән? – дип сорады.

Икенче күрүемдә ул миңа тешләре коелып беткән чәч тарагы бирде. Анда ике адрес – Казан һәм Мәскәү адреслары бар иде.

Миңа, ялгышлык белән генә булса да, иреккә ыргытылу насыйп булды. Безне тоттырган сатлыкҗан яшерен оешмадагы 10 кешенең исемлеген биргән, ә мине бер иптәш белән (онытыпмы) язмаган. Безне тик шаһитлар формасында гына йөрттеләр. Андагы батырлыклар онытылмый һәм онытылмас!» – дип төгәлли Фәйзелхак абый үзенең сүзен.

Әйе, хаклык өчен, туган Ватаныбыз өчен гомерен дә биргән геройларны ил онытмас!

Э.Шәрифуллина,
Минзәлә педагогия училищесы студенткасы.
«Татарстан яшьләре», 1965

 

Билгеле, мондый очрашып сөйләшүләр, герой-шагыйрьне күреп белгән тере шаһитлар белән аралашулар, «Кичер, илем!», «Кошчык», «Җырларым», «Ышанма!», «Кыз үлеме», «Кызыл ромашка», «Ана бәйрәме» кебек тетрәндергеч шигырьләрен сәхнәдән сөйләп, тамашачы белән бергә күз яшенә коенулар эзсез югалмый. Без, Мөхәммәт абыйның шәкертләре, аныңча итеп әйтсәк, «әдәбият сөюче гөлкәйләре» кадерле шагыйребезгә бер-бер артлы шигырьләр багышлыйбыз.

 

Безнең Муса – безнең Данкобыз

Кара төндә, салкын бураннарда
Окопларда туган шигырьләр…
Алар бар да халык батырлыгын,
Муса батырлыгын сөйлиләр.
Кара көчләргә ул каны белән
Нәфрәт язган изге көрәштә.
Дошман өнендә дә, Данко кебек,
Дәрт кабызган һәрбер йөрәктә.
Үзе калды…
Шигырьләре кайтты
Ватанына – Туган иленә,
Бу шигырьләр әверелде хәзер
Халкыбызның шиңмәс гөленә.
Бәйрәм итә илем Җиңү көнен
Майның матур алсу таңында,
Көрәш үткән Кызыл байракларда
Бар Мусаның кайнар каны да.

Сагына аны, сагына Минзәләбез,
Ул укыган йорт та сагына.
Киткән сыман әле бүген генә
Мәшһүр Муса давыл ягына.
Горурлыгым көчле –
тоям аның
Дәртле ташкын булып агуын.
Бөек герой эзе калган йортта
Нинди бәхет белем алуы!

                                                              «Коммунизм таңы», 1964

 

Онытылмассың

                      Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә

Хуш, Минзәлә, синдә кунак булдым
Бик аз гына, үтеп барышлый…

                                               Муса Җәлил

Белмим, Муса, кунак булдың микән,
Вакыты бит туры килмәгән.
Сугыш кырларыннан Туган илең
Сине чакырып кулын изәгән.
Алып киткән канлы ут эченә
Курку белмәс батыр йөрәгең.
Дошманнарны илдән себереп түгү,
Изеп ташлау булган теләгең.
Алман илләрендә дуслар тапкан,
Юл күрсәткән үлмәс җырларың.
Минзәләдә кайнар эзең саклый
Биек бина, йөргән юлларың.
Тезгә җиткән урам пычраклары
Кәефеңне, бәлки, бозгандыр.
Бик ихтимал, әле кызлары да
Читтән генә карап узгандыр.
Һай, юк, Муса, үпкәләмә тагы,
Уйнап кына мисал китердем.
«Бер лейтенант күрсә,
акылыннан шашкан
Барышняны»* искә төшердем.
Ә син хәзер кайтып килсәң иде,
Белсәң иде безнең шатлыкны!
Күрсәң иде ничек үзгәргәнен
Үзең укып киткән таш йортның.
Якты истәлегең үсә генә,
Училищем белән бәйләнеп.
Онытылмассың, герой-шагыйрь Муса,
Кайтмасаң да үзең әйләнеп.

                                                         Эльмира Шәрифуллина
                                                           «Коммунизм таңы»,
                                                           1965 ел, 21 ноябрь

 

Безнең мирас. — 2021. — №2. — 74-79 б.

Комментарий язарга