Гомәр Бәширов тавышы! Радио көне уңаеннан тәкъдим итәбез

Нәкъ бүгенгечә, илдәге халыкларны бер халык итеп карау, урыс телен барлык халыклар өчен дә бердәнбер тел итү сәясәте алып барылган 1970 нче еллар башы… Шәһәрләрдә татар мәктәпләре инде тәмам бетеп барган, авылларда урысча укытыла башлаган караңгы бер чор.

Һәм, ни гаҗәп, шушындый вакытта Татарстан радиосында, кара болытларны аралап үткән кояш нуры кебек, башка программалардан бик нык аерылып торган «Тел күрке – сүз» дигән тапшырулар циклы пәйда булды.

Ана телебезнең бүгенге хәле, хәзерге торышы ничек, киләчәк язмышы нинди булыр, элек-электән килгән уку-укыту традицияләрен дәвам иттерәбезме, әдәби тел кагыйдәләрен дөрес кулланабызмы, сүзләребезнең килеп чыгышын, тарихын беләбезме, башка халыклар үз телләре язмышы турында ниләр уйлыйлар? – бу сораулар тапшыруларыбызның төп эчтәлеген, төп мәузугын тәшкил итте.

Халык арасында тиз арада популярлык казанган әлеге тапшыруны күренекле язучылар һәм тел галимнәре күтәреп алдылар һәм аның актив авторлары булып киттеләр. Шушы җәһәттән атаклы язучыбыз Гомәр ага Бәшировны аеруча хөрмәт белән искә алабыз. Өлкән әдибебез бу эшкә беренчеләрдән булып кушылып китте һәм радиотыңлаучыларда зур кызыксыну уяткан байтак гыйбрәтле чыгышлар ясады. Аларның кайберләре бүгенге көндә Татарстан радиосының фондында саклана. Шул чыгышларның беренчесен сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык.

Рөстәм Акъегет

***

Кеше кайда гына яшәмәсен, нинди генә телдә сөйләшмәсен, аның олы хөрмәт белән әйтә торган ике газиз сүзе бар: туган ил, туган тел. Алар һәрвакыт бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Туган тел, дидеңме, үзеннән-үзе туган ил күз алдына килә. Икесе ике төшенчә булуга карамастан, бу ике сүзнең икесендә дә җанга якын уртак мәгънә бар. Алар телгә алыну белән күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уяна. Чөнки болар икесе дә иң беренче булып сабый чакта ук колакка кергәннәр. Чөнки алар ана сөте, әниләрнең бишек җырлары белән үк каныбызга сеңеп калганнар. Шунлыктан, кеше туган илен сак­лар өчен кулына корал алып сугышка китә, чит илдә булса, туган илен сагынып җырлар чыгара, иленә кайтканда туган туфрак җылысын да, туган тел авазларын да бер дәрәҗәдә үк сагынган була.

Гомәр Бәшировның улы Зөфәр Бәширов

Билгеле, һәркайсыбыз туган ил­нең алдынгы, бай, аның һәртөрле афәт­ләр­дән, хәвеф-хәтәрдән, сугышлардан имин булуын телибез. Аңа шул юнәлештә ярдәм итәргә тырышабыз. Туган тел дә бездән шундый ук хәерхаһлык, шундый ук кайгыртучанлык таләп итә. Чөнки тел – җәмгыятьнең, һәр шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтләрен, хәзер дә безгә хезмәт итә торган иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, шигъри җәүһәрләрен, бик борынгыдан бирле безнең заманнарга түкми-чәчми алып килгән. Иксез-чиксез бу бай мираска һәр буын үз өлешен керткән. Әлеге гаҗәеп күңел хәзинәсе беркайчан да саекмасын өчен, һәр буын аңа яшәү куәтен өстәгән. Шушы телдә шагыйрь Кол Гали гасырлар буена укылып килгән мәшһүр поэмасын – «Кыйссаи Йосыф»ны бүләк итеп калдырган. Шул ук тел безгә бик борынгы заманнарда ук иҗат ителгән дастаннар, җырлар, әкиятләр, табышмаклар, бәетләр шикелле беркайчан да кыйммәтен җуймый торган халык күңеле җәүһәрләрен китереп җиткергән. Бу телдә Мөхәммәдьяр, Утыз-Имәни, Мәүлә Колый кебек шагыйрьләр һәм башка бик күп әдипләр әсәрләр язып калдырганнар. Һәм, ниһаять, инде XX гасырда Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Галимҗан Ибраһимовлар телнең тагын да тирәнрәк яткан поэтик нечкәлекләрен ачтылар, аны тагын да баетып, халыкка якынлашуына, тагын да югарырак баскычка күтәрелүенә ярдәм иттеләр.

Телнең ифрат бай эчке мөм­кин­лекләре мәйданга чыкты, бихисап яңа сүзләр барлыкка килде. Моңа хәтта тугандаш халыкларның каләм әһелләре дә игътибар иттеләр. Казакъ халкының зур әдибе һәм галиме Мохтар Ауэзов, соңгы елларда татар әдәби теленең һәр җәһәттән үсеп, камилләшеп китүенә сок­лануын белдерде.

Иң соңгы мәгълүматлар да, төрле уңай белән гыйльми даирәләрдә әй­телгән фикерләр дә татар теленең халыклар арасында абруе өзлексез үсә баруы турында сөйлиләр. Танылган тел галимнәренең раславынча, безнең телебез җир шарында иң таралган, иң популяр 14 телнең берсе булып санала. Бу хәл, ягъни татар теленең халыкара әһәмияте булган зур телләрдән берсе булып танылуы галимнәрдән, әдип һәм шагыйрьләрдән, тел-әдәбият укытучыларыннан телнең сафлыгын саклауга, аны тагын да үстерү, камилләштерү мәсьәләсенә җитдиерәк карауны таләп итә булса кирәк.
«Тел – тормышның көзгесе», – диләр. Телнең байлыгына, тормышның нинди катлаулы ихтыяҗларын үтәүгә сәләтле булуына карап, халыкның культурасы нинди югарылыкта торуын билгеләргә мөмкин. Шулай да монда французның мәшһүр философы Вольтер фикерен искә алу кирәк булыр шикелле. Ул бик хаклы рәвештә: «Чит телләрне 6 елда өйрәнеп була, әмма үз телеңне гомер буе өйрәнергә кирәк», – дигән. Бу сүзләргә бик тирән мәгънә салынган. Ул безнең заманга да туры килеп тора.

Мәгълүм ки, белем алуга, һөнәр өйрәнүгә, яисә тормыш кагыйдәләрен үзләштерүгә халыкның уңай тра­дицияләрен, аның тормыш фәл­сәфәсен, гомумән, туган телендә өйрәнелгәнне нигез итеп салсаң, һәрнәрсә онытылмастай булып күңелгә сеңеп кала. Максим Горький әдәби телне, осталар тарафыннан эшләнгән тел, дип атый. Каюм Насыйри: «Шагыйрьләр – сүз патшаларыдыр», – ди. Күренекле шагыйрь һәм әдипләр әдәби телгә генә түгел, халыкның сөйләм теленә дә зур өлеш керттеләр. Һади Такташ та озак еллар телдән төшмәслек шигъри шедеврлар калдырды:

«Салкын карга басып Алсу килә,
Үзе көлә,
Үзе сөйкемле.
Үзе усал.
Үзе болай
Бер дә
Усал кебек түгел шикелле…»

– дип язды.

Хәзерге әдип һәм шагыйрьләрнең дә әсәрләренең телен өзлексез баета баруларын, заманыбызга хас үткен, тапкыр, образлы, бай тел белән язуларын көтәбез.
Халыкчан, җиңел тел белән язылганда, газета-журналлар да ансат укыла.Телнең сафлыгына, аңлаешлы булуына, гадилегенә игътибар ителсә, артистлар, лекторлар, агитаторлар сүзе дә үтемлерәк, тәэсирлерәк була.

Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз» тапшыруына нигезләп, басмага Рөстәм Акъегет әзерләде.

Комментарий язарга