Журнал «Безнең мирас»

Газизә Сәмитова шигырьләре

Газизә Баһаветдин кызы Сәмитова 1862 елда хәзерге Әстерхан өлкәсенең Янкала районындагы Ташлыяр авылында туган.


Газизәнең бабасы Шәмсетдин Ташлыяр авылына элекке Казан губернасының Тәтеш якларыннан килеп урнашкан. Әтисе Баһаветдин икенче гильдия сәүдәгәр булган. Газизә, татар теленнән тыш, калмык, рус, төрек, гарәп һәм фарсы телләрен яхшы белгән. Бик яшьли шигырьләр яза башлаган. Шагыйрәнең 1876-1882 нче еллардагы иҗаты күтәренке рух, тирән өмет белән сугарылган.


Газизә биш бала тапкан һәм, никахта 12 ел булганнан соң, 1894 елда ире белән аерылышкан.


Шагыйрә үз әсәрләрен матбугатта беркайчан да чыгарырга тырышмаган. Аның иҗаты 1930 нчы елларда гына матбугатта күренә башлый. Газизә Сәмитованың шигырь җыентыгы 1965 елда гына Казанда дөнья күрә.


Газизә Сәмитова
Янкала районының Ташлыяр авылында (Әстерхан өлкәсе) шагыйрә Газизә Сәмитова музее

Күп түгелде күздән яшькенәм


Унөч ел ләйле-нәһарда
Күп яшем түктем ниһанда.
Кадерле җаным, яшь башым
Ниләр күрде бу җиһанда.


Илдән-илгә дә бән кичтем,
Үдән-үгә дә һәм күчтем;
Төрле дәрманнар күп эчтем,
Шифа сәбәбе күп көттем.


Бу хәсрәт белән хурлыкка
Ирешә җаным чыгарга.
Яшь йөрәгем янып бетте,
Һич мөмкин түгел чыдарга.


Бу яшь гомрем зая үтте,
Сахрада искән җил кебек.
Бу хәсрәтә бән саргаям,
Сабындин өзгән гөл кебек.


Син йылама, йәш туташ


Идел буйы йәшел таш:
– Ник йылыйсың, йәш туташ?
– Бәхетләрем булмаганга,
Эчем – сагыш, күзем – йәш.


Идел буйы йәшел таш:
– Син йылама, йәш туташ.
Йылаб хәсрәт басылмас,
Йәш күңелең ачылмас.


Идел буйы йәшел таш:
– Ник йылыйсың, йәш туташ?
– Мин йыламый, кем йыласын, –
Үзем йәтим, үзем йәш.


Идел буйы йәшел таш:
– Син йылама, йәш туташ.
Йыласаң күзләрең бетәр,
Җырлаб күңелең күтәр.


"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 82-83. 

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру