Газинур Морат. Олыгаю

Кызлар биегәнен хәзер
Читтән генә багабыз.
Олыгаеп барабыз шул,
Олыгаеп барабыз.

Өебездә чыр-чу килеп
Уйный бала-чагабыз.
Олыгаеп барабыз шул,
Олыгаеп барабыз.

Әрнеп-әрнеп тирәнәя
Сөю дигән ярабыз…
Олыгаеп барабыз шул,
Олыгаеп барабыз. …

…Якыная бара һаман
Туфрак белән арабыз.

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга