Журнал «Безнең мирас»

Зөлфәт. Гашыйк булсаң...

— Сыңар кашыгы да юк, — диделәр.
Ябыштым да чыктым мин, энем,
Йорты-җире бөтен булса әгәр,
Бәлки, аны сөймәс тә идем.
Мәхәббәт ул акча санын белми.
Тиенгә тормый анда алтыннар.
Ир «анасын сатса» елап яши
Бер кашыкка гашыйк хатыннар.
Мәхәббәт ул зәңгәр диңгез түгел,
Мәхәббәт ул түгел ак болыт!
Кырыслыкны җиңә алсаң гына,
Назлылыкка кер син атылып.
Мәхәббәт ул камил китап булып
Шунда гына бары языла —
Егет назы күчсә, ир назына,
Кызлар назы — хатын назына.
Мәхәббәтнең назы үзенчә ул,
Безнең ирләр аңа хаклылар —
Назга булган бөек хокукларын
Окоплардан саклап кайттылар.
— Сыңар кашыгы да юк, — диделәр,
Төкердем мин дөнья малына,
Ябыштым да чыктым.
Гашыйк булсаң,
Кашык кына, әйе, табыла!

Теги: Зөлфәт Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру