Журнал «Безнең мирас»

Гашыйк бул син миңа

Гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син,
Вакытлыча гына булса да,
Күзләремә сеңгән
Сүнмәс яшьлек төсем
Кояш, яңгырлардан уңса да...
Гашыйк бул син миңа —
Йөрәгемдә
Беркем кагылмаган хисләр бар.
Күзләремдә минем,
Бәлки, син күрерсең,
Уңмый торган җете төсләр бар.
Гашыйк бул син миңа —
Читләп үтмә,
Күп үттеләр инде җил кебек.
Мин тын тордым...
Менә сине күргәч кенә
Мин талпынып куйдым,
Җилкeнeп.
Гашыйк бул син миңа —
Үкенмәссең...
Вакытлыча гына...
Китәрсең...
Тик бер генә язга минем күңелемне
Чәчәк тулы бакча итәрсең...
Гашыйк бул син миңа...
Ренат Харис
Фото: pixabay

Теги: Ренат Харис Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру