Гарәфи Хәсәнов. Абага

Син кайсы тәрәзәгә генә күз салма, барында каурый сыман яфрак. Димәк, тәрәзә пыяласы саен абага! Тик җәен яшел булып торсалар, болары зәңгәрсу. Ә болай тере яфраклар диярсең. Кыш-рәссам эше бу! Шундый да тырышлык күрсәтер икән… Шундый да килештереп ясаган…

Өй эчен эңгер-меңгер каплаган, ә тышка карасаң… Кар яктысында һәр бизәк-яфракны ачык күрәсең. Сокланып күземне дә ала алмыйм. Үз-үзем белән сөйләшеп:

— Тылсымлы, кодрәтле үлән! —дип тә куям мин,—Үзе күптән ук калын карга капланган, ә үзе кыштан рәсемен дә ясаткан.

Шунда үземнең сабый чакларыма кайтам мин. Әбинең кызык әкиятен искә төшерәм. Абага төнен чәчәк ата, дип, ул шундый мавыктырып сөйли торган иде. Мин аңа бөтен жаным-тәнем белән ышана идем…

Бер елны ничек язны көтүем, аптырап, ничек такмак чыгаруым әлегедәй исемдә:

Абага, абага,

Чәчәгеңне ай бага.

Кешегә күрсәтмисең,

Атар чагың әйтмисең.

«Абага чәчәк атып, орлыкларын чәчеп үрчиме, әллә ничектер бүтәнчәрәк итепме? Әгәр ул чәчәк атып үрчесә, чыннан да төнлә белән генә атамы? Янә чәчәге нинди була икән соң?» — Мине шуның ише бик күп сорау борчыды.

Ярый, яз иртә килде ул елны. Күңелем нәрсә теләгәнен белгәндәй, назланмыйча килде ул. Ә тора-бара җәйгә тоташты. Үз эшен җәй дә тиз тотты: урманда чикләвеккә тәм керде, бакчада җиләк-җимеш өлгерде Бер дигән җәйге вакыт иде бу. Көн шундый кыздыра… Кояшлы янгыр явып узгалый. Үзе дә июль ае шул ул! Печән тулысы чагы! Хәзер халыкның яше-карты болында. Якын-тирәдә эшләр бетүгә, печәнче халык ел артына да күченде. Андагы болынның иге дә, чиге дә күренми. Чабып һәм җыеп бетерерлек түгел кебек, һәм аннан кайтып йөрүләр дә юк: олылар чык барда иртән печән чабалар, кичләтеп янә кулларына чал алалар. Ә көндез богыл салалар. Пулаттай дәү итәләр. Эш анда бала-чагага да җитәрлек. Алар көн буе чүмәлә куялар яисә аны богыл тирәсенә сөйрәттерәләр. Мин дә шул яшьтәшләрем янында. Безгә төн куну гына юк: су җиле, салкын тимәгәе, дип, безне авылга — өйгә кыяклаталар.

Нәкъ әби әйткән вакыт инде бу: җәй үтәр чакта, дигән иде бит. Иинде үләннәр бәрчә җибәрде, һәм инде орлыкларын өлгертеп, җил белән очыра да башлады. Мин көткән вакыт җитте дигән сүз! «Атса, нәкъ хәзер чәчәк атадыр ул абага!»

Ел буе көт тә хәйлә тапма, имеш! Ничек итсәм иттем, беркөнне мин дә аргы якта төн кундым. Сабырсызланып төн уртасын җиткердем. Аннары, тәвәккәлләп, юлга кузгалдым.

Күңелдә курку хисе уянды. Ялгызым булудан. Ник берәрсе күзгә чалынсын! Печәнчеләр иртә таңнан караңгы төшкәнче аяк өстендә бит. хәзер дию йокысы белән йоклап яталар.

Мул булып салкын чык төшкән, һәм болын чиксез диңгез шикелле тоела. Өстендә йолдыз шәүләләре җемелди. Көн, димәк, тагын көлеп торачак. Якты чык тамчыларын коеп барганда, артымда гүя көймә эзе сузыла. Әйтерсең диңгез кичәм инде.

Менә мин урман буенда. Янымнан гына төпсез сазлык башлана. Куркыныч сазлык ул: кердеңме, бишек кебек тирбәлә. Йомшак мүк, кыя үләннәре белән капланган, ертылам, йотам, дип куркыта, пуф-пуф итеп күбекләр чыгарып утыра. Мин аны ничә генә күрмәдем. Хәзер ул якка борылып та карамыйм: абага эзлим. Мин эзләп килгән абагалар әнә генә ич. Алар йә яфраклы урманда, йә күләгәле урында — дымлы җирдә очрый, дип дөрес әйтәләр икән. Бәләкәйрәк урман булып торалар. Минем аларның чәчәклесен күрәсем, кулыма аласым, әкиятне чынга чыгарасым бар. Ләкин аларны ничек табасы?!

Килгәндә билгә тикле чыланган идем, ә монда суга чумган кебек булдым. Үземнән биек абагалар арасында эзләндем дә эзләндем. Ә чәчәклесе юк та юк! Берсе-бер чәчәк атмаган! Ә аның каравы… һәрберен затлы асылташлар каплаган. Алтын һәм көмеше дә калмаган, энҗе һәм мәрҗәннәр дә бар. Алсулар, яшелләр, зәңгәрләр…

Мондый байлыкны тәүге күрүем.

Ләкин энҗе һәм мәрҗән дигәнем — һаман шул якты чыклар уйнавы…

Чәчәкнең әсәре дә булмады.

Әмма мин башны имәдем, өметне өзмәдем. Күңелле печән өсте үткәч тә, өйдән тын гына элдертеп, көймәне аргы ярга бордым. Гәрчә ялгыз гына булсам да, куркуны исемә дә кертмәдем. Ел инде көзгә аяк атлады, укулар башланды, ә гайрәт һаман чикмәде: кайчан да булса бер атадыр лабаса!

Эзләгән табар, диләр ич. Бик дөрес әйтәләр! Тора-бара чыннан да морадыма ирештем.

Мин анда көндез чыктым беркөнне. Юк, чәчәк атуына өмет итмәдем. Язын һәм җәен атмагач, хәзер атмый да атмый инде, дип, бары тик төпченергә теләдем. Йөри торгач, туктале, бу абага тамырдан үрчемиме, дигән шик төште күңелемә. Берсенең бөтен тирә-юнен казып бетердем. Шунда юан гына соргылт тамырга да юлыктым. Бар тирә-юнен нечкә тамырчыклар — өстәмә тамырлар чорнаган. Әлеге юан үзәк тамырдан каурый сыман яфраклар чыга. Тик башта нәни-нәни була ул яфраклар, очлары әкәм-төкәм кебек бөгелә, ә җәен карасаң… син күр дә мин күр булып куялар. Абага шуңа куак кебек тора да. Ә үрчи дияргә… Әйе, үрчү дип кенә әйтеп булмый бу хәлне.

Абага, димәк, тамыр белән таралмый… Чәчәк тә атмагач, ул, димәк, орлык белән ишәйми… Ләкин ул ничек тә булса үрчи ләбаса! Әллә югыйсә мәшһүр яфрагы ярдәмендәме?

Менә җил исеп куйды берзаман, якындагы абагага кагылды. Аннары шул каурый сыман яфраклар астыннан, ниндидер тузан бөртекләрен очырды. Иелеп карасам… яфрактагы урта тамыр янында, аның һәр ике ягында — җәенке төерләр! Нәп-нәни үзләре, тезелешеп киткәннәр. Әллә спора тартмачыкларымы югыйсә? Тагын ниләр булыр икән, дип, тын алырга да куркып, көтә башладым. Җил, минем теләгемне белгәндәй, чак кына сизелеп, абага яфракларына кагылды. Алар, бер-берләренә бәрелеп, чак кына тетрәшеп кундылар. Шунда мин әйткән нәни тартмачыклар ярылды. Урталай бүленеп, ачылган нәни зонтикларга охшап калды. Алардан тузан бөртекләре сибелде. Шул әле әйткән споралар чәчелде. Минем күз алдымда! Үзләре шундый кечкенә, үзләре зур-зур абагалар үстерә… Кем генә уйлар болай булыр дип!..

Мондый тартмачыклар җәен ярала. Ә споралар көзен җитешә, сентябрь уртасында. Өлгергәч, коелырга керешә. Бары тик көннәр коры торсын да тын булсын, жылы булсын аларга. Югыйсә тартмачыклар үзләре үк ачылмый. Мин моңа тора-бара, ныклап күзәтә торгач төшендем. Шуннан инде печән чапканда абагадан чәчәк эзләп йөрүләрем үземә үк көлке тоелды. Бичара дими, нәрсә әйтерсең!

Бу ачыш мине тәмам хәйран калдырды. Шатлыгым эчемә дә сыймады. Бары кич төшкәч, кайтыр юлга кузгалдым. Бер тартмачыкны үзем белән алдым. Аны бик шәпләп кәгазь арасына кыстырып, кадерләп кесә төбенә үк салдым. Күлмәккә урман туфрагы тутырдым. Өйдә зур гына тартма бар иде, күлмәктән туры шунда бушаттым. Өстенә споралар чәчеп җибәрдем. Үзем шул чакны хыялланырга да өлгердем: «Әгәр өйдә дә шыта алсалар, зур булып үсеп китсәләр… Кышын да җәйге урман булыр иде өй!» Абага дымлы җирне ярата. Дым кирәк, җылы кирәк аңарга. Ә өйдә моның барысы да бар. Бәлки, чыннан да…

Тырышуым бушка китмәде. Тиздән нәп-нәзек яшел шытымнар да күренде. Үзләре энә күзеннән дә кечерәк, үзләре йөрәк кебекләр. Алар озакламыйча тамырландылар, һәм күзгә күренеп үк үсеп киттеләр. Менә берзаман җирне ак кар каплады, болар киң итеп колачларын җәйделәр. Һәм инде тәрәзәгә сыймас булдылар. Алда ямь-яшел, чып-чын абага, артта исә тәрәзә пыяласы саен рәсем-абага. Өй шулай җәйге урманга охшады да калды. Ләкин шатлыклар моның белән генә бетмәде. Менә яз — матур салкын кышны куып җибәрде, җәй язга тоташты. Ул инде аяк бөкләп утырды. Шунда мин карап үстергәннәр үрчергә дә җыенды. Вак кына төер-тартмачыклар күренде. Көз аяк атлагач, төерләр урталайга ярылды. Әйе, җил-сулыш үзе җитә калды аларга. Яфрак яфракка бәрелде, бу нәни төерләрне уятты, спора-тузаннарын чәчә башлады.

Шатлыкка үзгә шатлык өстәлде. Әкият ялган булса да, ишарәсенең чиге булмады. Абага дигәнең… сихәтле үлән икәнен дә күрсәтте. Аны мин әйткән юан тамыры ук сиздерде. Көзен шул юан тамырларын җыя башладым. Берсен һәм икенчесен казыдым… чистартып, һәммәсен капчыкка тутырдым да аптекага илтеп тапшырдым. Ә илткән җиремдә: «Сез аннан нинди дару ясыйсыз? Ул дару нинди авыруга ярый?» — дип, берьюлы ике сорау куйдым. «Үзеңне суалчан борчымыймы?» — дип, сорауга сорау белән җавап бирделәр. Ә бабам тамыр килеш кулланды. Төнәтмәсен ясады, аны суга кушып җибәрде. Мунчада ванна ясап коенды. «Буынның бөтен сызлавын баса»,— дип мактады.

…Балачак хатирәсе әле дә исемдә. Мин шулай бөтен белгәнемне сөйләдем. Ләкин белдем дә тынычландым дисезме? Күп белгән саен яңадан-яңа сораулар да өстәлә бара. Исеме болай абага да бит… Ләкин мин әле чиксез төрләрен, аларның исемнәрен белмәдем. Хәтта бу үзем сөйләгәненең дә исемен белмәдем. Андыйлар әле тагын бардыр арада.

Шул рәвешле, һаман эзләнүне дәвам итәмен.
1971

Комментарий язарга