Журнал «Безнең мирас»

Галимҗан Гыйльманов: Иҗатымда “резина принцибы” кулланам

Быел Татарстан китап нәшрияты үзенең 100 еллык олуг юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә  “Китап язмышы – милләт язмышы” исеме астында үзенчәлекле әдәби кичә үтте. Нәшрият белән турыдан-туры бәйле кешеләр – Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов һәм Эльмира Шәрифуллина  - кичәбезнең мөхтәрәм кунаклары.


Очрашуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, районыбызның һәвәскәр язучылары, шулай ук Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә белем алучы булачак укытучылар да катнашты.


Беренче чиратта, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех нәшриятның эшчәнлеге белән таныштырды һәм әдәбиятның популярлыгын арттыруда алар ягыннан нинди чаралар күрелүе, оешманың рәсми сайты турында сөйләде, кичәдә катнашкан әдәбият сөючеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.



Гомумән, очрашу дәверендә, әйтерсең күптәнге танышлар арасында, дустанә, җылы әңгәмәгә корылды. Татарстан Язучылар берлеге әгъзәләре үзләренең иҗат юлы, әдәбиятта ирешкән уңышлары белән уртаклаштылар, кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Әлбәттә, очрашуның үзәгендә китап, тел, милләт төшенчәләре иде. Соңгы вакытта кискен төсмер алган бу мәсьәлә – әдәбият сөючеләр өчен актуаль.


Рухи тәрбия бирү чыганагы ул - әдәбият. Бу хакта Галимҗан Гыйльманов, белгеч буларак та ассызыклады. Ул - олылар өчен, дә балалар өчен дә иҗат итүче, бүгенге татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның әсәрләреннән серлелек бөркелеп тора. “Бүген укучыны фокуста тоту – җиңел эш түгел, мин исә, үз иҗатымда “резина принцибы” кулланам, укучыда баштан ук кызыксындыру тудырам һәм әсәр буенча “резина”ны, ягъни интрига сузганнан соң, ахыргы юлларда гына кульминция барлыкка китерәм”, - дип үз “фишкалар”ы белән уртаклашты автор.



Эльмира Шәрифуллина: “Кешене, яшьли шигърияткә тартырга кирәк. Туган телдә аралашып, шигырь сөйләп үскән бала – милләтнең киләчәге”, - дигән фикерне күтәреп чыкты. Шагыйрә “Язучы дәрес бирә” дигән республикакүләм белем бирү проекты кысаларында, Арча педагогия көллиятендә дәрес биргән истәлекләрне яңартты. Көллият студентларының милли җанлы, талантлы булуларына сокланды. Без, үз чиратыбызда, аның  халкыбызның бөек шәхесләрен зурлаган “Без — Тукайлы халык!” поэмасы өчен зур рәхмәтләребезне белдердек. Арча халкы өчен авторның “Без – бәхетле, без – шагыйрьле, без – Тукайлы халык мәңгегә” дигән канатлы сүзләре аеруча якын!


Кичәбез кунаклары – үзләренә дөрес максат куеп, аңа ирешүчеләр. Алар – милләт сагында, алар – якты маяк! Шундый иҗат әһелләре белән күзгә-күз очрашып, иҗат эшчәнлекләре белән китаптан яки интернеттан түгел, бәлки үзләре сөйләгәннән белү, шигырьләрен тыңлау, аралашу, фикерләрен белү – безнең өчен аеруча кадерле. Шундый очрашуларның безнең китапханәдә еш үтүе – куанычлы күренеш.

Теги: Ләйлә Арсланова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру