Габделхак Әхмәт. Ышанмыймын

Ышанмыймын бер дә синең,
«Яратмыйм»,- диюеңә.
«Кабат килеп йөрмә»,- диеп,
Бик кырыс әйтүеңә.
«Сөймим сине», — дигән булып,
Бик тә ялындырасың.
Белеп торам инде күптән
Син юри кыланасың.
Чөнки көлә иреннәрең,
Җылы зәңгәр күзләрең.
Шундый ягымлы яңгырый,
Бөтен әйткән сүзләрең.
Син әйт инде «Яратам»,- дип
Мин күкләргә чөярмен.
Синнән дә кадерлем булмас,
Мәңгелеккә сөярмен.

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга