Журнал «Безнең мирас»

Г.Ахунов турында мәзәкләр

Хөҗҗәт Гыйльфан
Ике депутат һәм бер гаишник
Вакыйга СССР заманында Мәскәүдә булган булса кирәк. Дусты Гариф Ахуновны янәшә утыртып, Мостай Кәримнең затлы «Волга»да шәһәр буйлап җилдерүе икән.Менә берзаман боларны гаишник туктаткан да йөртүчедән документын сораган, имеш. Мостай Кәримнең (шулай ук Гариф абыйның да) СССР депутаты булган чагы, ул шуны раслаучы таныклыгын түш кесәсеннән каударланмыйча гына тартып чыгарган да аклы-каралы тәпәч иясенә сузган. Гаишник, таныклыкка күз төшерүгә, үрә катып честь биргән һәм «шофёр» янында утырган Гариф абыйга сез кем буласыз инде, дигән сораулы карашын төшереп алган. Гариф Ахунов аңа болай дип сүз каткан, имеш:
– Если у меня шофёр депутат Верховного Совета СССР, то тогда кем буду я?


Рабит Батулла
Озату


Бер җыелыштан соң кайтырга торганда Нәкый Исәнбәт сәркатип Гариф Ахуновка зарланып тора икән:
– Яшьләр санламый хәзер! – ди.
– Ни булды, Нәкый абый? – дип сорый Ахунов.
– Картларга ихтирамыгыз юк. Такси да чакырта алмыйсыз! – ди Исәнбәт.
Әдипне таксига утыртып, Ахунов озата китә. Кайтып җиткәч, таксига акчаны Гариф түли.
– Син шулай баймыни? – дип сорый Исәнбәт.
– Бай түгел, – ди Гариф. ­– Нәкый Исәнбәтнең өчтомлык мәкальләр китабының өченче томында, ике йөз сиксән җиденче биттә, өстән унҗиденче юлда мондый мәкаль бар: «Ярлы янудан курыкмас!»
– Шулаймыни? – ди Исәнбәт.
Баксаң, өчтомлыкта бу мәкаль бөтенләй юк икән.


Наҗар Нәҗми
Татарларым, батырларым...


Хәсән ага Туфанның 70 яшьлек юбилее. Котлаулар беткәч, аңа сүз бирделәр. Юбиляр трибуна артына басты да сүз башлады:
– Кадерле татарларым!..
Зал гөж килеп кул чапты. Моның сәбәбен аңламый калган, президиумда утырган КПСС Өлкә комитеты секретаре Мөҗәһит Вәлиев рәислек итүче Гариф Ахуновтан:
– Что? Что он сказал? – дип сорады. Ахунов шунда ук җавап бирде:
– Кадерле батырларым! – диде.
Татарча бик үк шәп белмәгән М.Вәлиев тынычланды булса кирәк.


Татар армиясе


Мәҗит Гафуриның йөзьеллыгы. Шул көннәрдә генә Мәскәүдән миңа «Ветеран 2-ТА» («ТА» – танк армиясе) дигән медаль җибәргәннәр иде һәм мин шуны тагып алган идем.
Агыйдел буенда оештырылган табын башланыр алдыннан кул чайкап торган бер урыс язучысы: «Что за медаль? Что это значит «ТА»? – дип сорады миннән. Янәшә торган Гариф Ахунов шунда ук җавап бирде:
– «ТА» – «Татарская армия», – диде.

Теги: Редакция Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру