Фирдәвес Зариф. Вәгъдә

Кызыл Башлык әбисе янына барырга чыкты. Урман авызында аңа Бүре очрады.
— Кая киттең болай, Кызыл Башлык?
— Әбиләргә барам. Ә син иртә таңнан нишләп йөрисең?
— Сайлаучыларым белән очрашуга барышым. Әйдә, минем ышанычлым бул әле. Әбиең янына соңрак бергә барырбыз.
— Тел байлыгым юк шул, Бүре.
— Анысы минем үземдә җитәрлек. Син җанварларны гына җәлеп итәрсең.
Аннары Бүре агач башында утырган саесканга энәдәште:
— Ә син, такылдык, белдерү тарат. “Депутатлыкка канидат белән очрашу була. Соңыннан Кызыл Башлык стриптиз күрсәтәчәк!” – диген.
— Тукта әле, Бүре. Син нигә намуслы кызны мыскыл итәсең. Мин сиңа ризалык бирмәдем бит әле, – дип бүлдерде аны Кызыл Башлык.
— Эһем! Ризалыгың күпме тора инде?
— Әбигә – яңа йорт, ә миңа – машина.
— Булыр. Чәшке тун да өстәрмен.
Очрашу искиткеч әйбәт узды. Бүре сайлауда йөз процент тавыш җыйды. Ә Кызыл Башлык белән әбинең язмышы болай хәл ителде: сайлау технологиясе серен чишмәсен өчен, Бүре Кызыл Башлыкны тотып ашады. Әбине, йорт салымын түләмәгәнгә, алачыкка күчерделәр.

Комментарий язарга