Фирдәвес Зариф. Чуртан кушуы буенча

Емеляның чиләгенә чуртан эләкте.

— Саумы, Емеля! Хәлләрең ничек? – диде Чуртан телгә килеп.

Емеля исе китми генә җавап бирде:

— Ару әле. Нишләп йөреш?

— Менә, ялгышып, чиләгеңә эләктем бит әле.

— Эләккәнсең икән, шулпа булырсың.

Күпме генә ялынса да, барлык теләкләрен үтәргә вәгъдә бирсә дә Емеляның чуртанны суга җибәрәсе килмәде.

— Алдашма! Мин сине депутатка охшатам. Алар да бит вәгъдәләрне мулдан өләшәләр.

— Телисеңме, сине дә депутат ясыйм.

Һәм Емеля депутат булды.

Шулай бервакыт ялга кайткач, Емеля дус-ишләре белән су буена төште. Күп итеп балык тоттылар. Казан асар өчен су алганда Емеляның чиләгенә янә чуртан эләкте. Вәгъдәләргә исе китмәде аның. “Депутатның болай да бөтен теләкләре үтәлә!” – диде дә чуртанны башка балыклар янына казанга салды.

Комментарий язарга