Журнал «Безнең мирас»

Фатих ага исеменә...

Такташны искә алу уңаенда, аның Фатих ага Әмирхановка мөнәсәбәте турында берничә сүз әйтеп үтәргә кирәк, дип саныйм. Нинди дә булса кызык сүз, кызык-мызык хәбәр әйтеп сенсация ясарга яратучы язучыларыбызның берсе үткән ел башындагы бер җыелышта: «Ачуым килмәгәе, белмәгән кеше шуны белеп торсын!» – дип, җыелыш колагына пышылдап кына: «Такташ Фатих Әмирханны яратмый иде бит!» – дигән хәбәр әйтеп ташлаган булган.


Миңа Уфадан һәм Казаннан, әдәбият укучыларыбыздан килгән хатларда: «Безнең олы классикларыбызның гүзәл истәлегенә күләгә төшерә торган бу хәбәр дөресме?» – дип сораучылар, борчылучылар бар. Бу сорауга җавап бирү өчен безнең яшь чакларыбызны тагын бер кат искә алырга туры килә.


Без – Такташ та, мин дә – партия члены түгел идек. Ләкин үзебезне партиясез большевиклар, дип саный идек. Без һәрвакыт партиялеләр белән, Г.Гали, К.Нәҗми, Г.Нигъмәти, Г.Толымбайский һ.б.лар белән бергә, бер үк әдәби Казанда кайнап яшәдек. Партиялеләр ничек булса, без дә шулай идек. Без беркайчан да партиянең әдәбият мәсьәләләрендәге киңәшләренә, карарларына ревизия ясамадык, партиянең күрсәтмәләрен берсүзсез кабул итеп яшәдек.


Безнең якын дустыбыз Кутуй һәм күренекле замандашыбыз булган Нәкый Исәнбәт «Җидегән» мәсьәләсе буенча гаепләнгән вакытта, совет җәмәгатьчелеге нинди карашта булса, без дә шул карашта идек. Кутуйның һәм Исәнбәтнең гаепсезлекләре ачыла бару белән, безнең дә аларга мөнәсәбәтебез яхшырды, элеккеге хәленә кайтты.


Вульгар социологизм аяк терәп яшәгән чорда Ф.Әмирхан аганың «буржуа язучысы» дип аталуы безгә дә тәэсир итми калмады, билгеле. Аңа багышланган шигырьдә бу хәл ачык итеп әйтелгән дә иде инде:


Нигилизм аны – Әмирханны
Күмдерергә тели тереләй:
Ул, янәсе, аристократ әдип,
Без, янәсе, люмпен, плебей!


Һәркайсыбызга билгеле, Фатих ага, аяклары параличланган булу сәбәпле, чыгып йөри алмый иде. Ул гүя классикабызның аяклары бәйле Прометее иде, ә без – Такташ та, мин дә – дауга, иҗади давылларга керәбез генә, ә Фатих ага Әмирхан аннан чыгып килә, гомеренең ахырларына чыгып килә иде. Шул хәлдәге Фатих аганы ихтирам итмәүнең кощунство икәнен ачык төшенә идек.


Безнең әле үтә яраткан төс
Бары – кызыл, бары – ал гына, –


булганга, Фатих ага исеменә дә тел тидергән чакларыбыз булгандыр. Шуның өчен дә без Такташ белән аның өенә кергәндә гөнаһлылар кебек башыбызны иеп кердек. Ә ул, олы җанлы кеше буларак, безне шелтәләмәде, тиргәмәде, ачык йөз белән кабул итте.


Гаепле дә аның каршында без,
Гөнаһлы да бераз, гомумән,
Олы җанлы кеше буларак ул
Каршылады ачык йөз белән.
Шәмен түгел, җанын ягып гүя
Яктыртты да безнең күңелне,
Бер карауда күреп алды кебек
Безнең хисләр яман түгелне.


Әмма Такташның яки минем нинди дә булса очраклы рәвештәге сүзебез яки чыгышыбыз Фатих агага ихтирамыбызны бервакытта да югалтмады, ихтирам итүебезне киметә алмады. <…>
Әйе, эгоистик ваклыкларга башын июче бәндә генә «Классиклар бер-берсен яратмыйлар иде!», «Бер-берсенә дошманнар иде!» дигән хәбәр тарата ала.


Фатих ага Әмирхан мәрхүм булганнан соң, 1926 елда (аны соңгы юлга озату якшәмбе көнгә туры килгән иде), алдан сөйләшенгән буенча, иртә белән Бишбалтадан Казанга Такташ янына килдем. Ирек мәйданына Фатих ага белән саубуллашырга Такташ белән бергә бардык. Бу көн безне, ничектер, шактый уйландырды. Тукайның якын дусты, киңәшчесе, соңгы могиканнарның берсе дөньядан, без яшьләргә калачак әдәби дөньядан китеп бара бит.


Такташ, Фатих ага мәрхүм булганнан соң, дөньяда дүрт ел яшәде. Без, шигырьдә яңалыкны алга әйдәргә теләүчеләр – шул еллар эчендә генә дә торган саен үзгәрә, яхшыра бардык. Олыларга – Галимҗан абый Ибраһимовка, Шәриф ага Камалга, Галиәсгәр Камал агайга – Тукайлар, Ямашевлар замандашларына бездә ихтирам һаман үсә барды.


Такташның нинди булса берәр очраклы чыгышын, Такташның төп юнәлешеннән аерылып торган берәр очраклы хәрәкәтен аның төп сыйфаты итеп күрсәтергә теләү шагыйрьне бары тышкы яктан гына күреп калган булуны раслый.


Кыскасы, Такташ тормыштан Фатих ага Әмирханны инкарь иткән, аны дошман күргән хәлдә үтмәде, аны ихтирам иткән хәлдә китте.


Минем бер шигырьдә бу турыда менә шундый юллар бар:


Такташ белән (саф һавага)
Эрмитажга чыктык,
Элек яшь чагында
Әмирхан да йөргән бакчага.
Казанны да карамакчы булып,
Төшеп барган чакта Кольцога,


Күреп Такташ
Шактый биектәге
Ниндидер бер ачык тәрәзне,
– Сорап куйды:
Шуннан карап кына
Әвәлимсез һаман әсәрне?!


– Әйе, – димен, –
Язгалыйбыз кайчак
Шуннан гына караштырып та,
Сенсация ясап куяр өчен
Кызык хәбәр маташтырып та.


Син, янәсе,
Тукай киңәшчесен –
Әмирханны инкарь иткәнсең,
Гүргә, имеш,
Бер нигилист хәлдә –
Кире бәндә хәлдә киткәнсең.


– Әйткән әйтсен, әйдә, –
Диде Такташ,
Хатабызны төзәтә бирсен,
Кайбер бозык, фасикъ флюгерның
Ишарәсен күзәтә бирсен...


1939
Мәкаләнең журналдагы исеме: «Фатих ага исеменә дә тел тидергән чакларыбыз  булгандыр...»

Теги: Хәсән Туфан Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру