Журнал «Безнең мирас»

Фатих малае (хикәя)

Фатихның мин күңеле йомшап, нечкәреп маташкан чагын белмим. Сугышта бергә йөрдек, ризык бетмәгәндер, туган-үскән якларга исән-сау әйләнеп кайттык. Фатих сугышка чаклы ук үз авылында тарих укытып киткән иде. Кайткач та нык кул белән шул укытучылык эшенә кереште. Бербер артлы дүрт малай табып биргән Нәгыймәсе белән дә ул нечкәреп маташмады: төчеләнеп сөйләшүнең, бала-чага иркәләүнең бу йортта нәрсә икәнен белмәделәр. Мәктәптә нык кул белән укыту өстенә, Фатих малайларын балта тотарга, печән чабарга, олыны олы, кечене кече дип белергә өйрәтте. Ләкин авыл кешеләрен гаҗәпләндергән ягы аның бу түгел иде. Авыл баласының крестьян эшен белмәве үзе гайре табигый бер хәл булыр иде. Юк, Фатихның Карагайлы авылы кешеләрен гаҗәпкә калдырган һәм легенда булып телгә кергән яклары бүтән иде.


Иртән кояш урманнар артыннан баш калкытуга, Фатих малайларын урамга җыеп алып чыга, үтә бер җитдилек белән команда биреп, капка төбенә тезә һәм трусиктан килеш кенә авыл буйлап йөгертеп алып кайта.


– Пәтихнекеләр сабан туена чыкты! – ди халык һәм шуннан башлап көтү куарга, кырга чыгарга вакыт җиткәнне чамалап ала.


Бөтен авылны бер итеп йөгерешеп кайткач, малайлар яшел чирәм каплаган ишегалдына кереп тулалар. Тәгәрмәч булып тәгәри, кулдан ясалган таганда атына, ахылдый-ахылдый салкын кое суы белән юына башлыйлар. Монысы җәй көнендә. Кышларын исә тәннәрен кып-кызыл булып кызарганчы кар белән уалар.


Фатих малайларының берсен дә солдат хезмәте иттермичә югары уку йортларына кертмәде. Үзенә күрә фәлсәфәсе дә бар иде укытучы Фатихның: «Солдат хезмәте кешене сүтеп, өр-яңа баштан җыя», – ди иде ул.


Олы малае диңгез флотына эләгеп, Балтыйк буйларында хезмәт итеп кайтты. Елына ике мәртәбә бик төгәл рәвештә аның командирыннан Фатих Хафиз улы Хикмәтовка атап язылган рәхмәт хатлары килеп торды. Аннары олы малай үзе кайтып төште. Ярка кебек булып үскән, арка-җилкә калынайган, бескозырка белән диңгезчеләр формасы киеп җибәргән егет әтисен чытырдатып бер кочаклады, әнисенә сыенып торды, алып кайткан бүләкләрен энеләренә өләште. Бөтен гаиләләре белән җыелып, өстәл янында хәл-әхвәл сораштылар, олы малайның «яңадан сүтелеп җыелу» хөрмәтенә әтисе белән диңгезче егет берәр йөз граммны тоттылар да яңадан үз эшләренә керештеләр.


...Әти кеше, портфелен күтәреп, мәктәпкә, балалар укытырга китте, олы улы Рәхим, каеш тимерләрен ут кебек ялтыратып, диңгезче формасын салмыйча, Уфага юл тотты. Җәй буе шунда ятып, медицина институтына имтихан тотты. Әти-әнисенә бернинди мәшәкать тудырмады, ай саен өйләреннән бик төгәл килеп торган егерме сум янына стипендиясен кушып, азмыйча-тузмыйча яшәп, институтны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады да, Уфада төпләнеп, педиатр булып эшли башлады.


Икенче малае Шамил, пехотага эләгеп, армиядә хезмәт итте. Аның да командирларыннан рәхмәт хатлары килеп торды. Педагог Фатихның сәер гадәтләреннән көлгән авыл халкы нык куллы таләпчән атаны башкаларга үрнәк итеп сөйли башлады. Әнә бит ул тәрбия дигәнең нишләтә! Шамил белән дә солдаттан кайту хөрмәтенә бер мәртәбә табын корып алдылар. Аннары Шамил Казан университетына физматка барып керде – математикадан бик башлы егет булып чыкты. Укуын бетергәч, аеруча сәләтле санап, аны Новосибирскига эшкә җибәрделәр.


Урамга көн саен «Сабан туена» чыгучылар хәзер икәү генә калды. Фатихның үзенең дә гаилә тәрбиясе кими төшкәндәй булып, ул җәйге ял вакытларын юл йөреп, төрле сәяхәтләрдә үткәрергә гадәтләнеп китте. Бәләкәй йомры гәүдәсен, туп кебек тәгәрәтеп, әле Әгерҗегә, әле Пәнҗәргә, әле Ижауга барып чыга, малайларын да үзе белән алып бара, мәктәп балаларын да үз янына кушып, гражданнар сугышы батыры Азин узган юллардан йөри, искереп беткән кәгазьләр, сәмруг кош мөһере сугылган документлар табып алып кайта, җыйнап кына әйткәндә, – ул үз мәктәпләрендә Туган як музеен ачарга җыена иде.


Ләкин аңа бу елларда бер борчу да өстәлде. Өченче малае Рубин солдат хезмәтенә эләгә алмады. Кул-аяк, буй-сын бик тигез килсә дә, малайның күзе зәгыйфьрәк, ул күзлек киеп йөри, фантастик китаплар укырга бик һәвәс булганлыктан, төннәр буе китапка капланып утырганга, унынчыны бетергәндә, аның күзе тагын да зәгыйфьләнә төшкән иде. Рубин үзе дә, әтисе дә солдатка эләгә алмауны авыр кичерделәр. Бигрәк тә әтисе борчылды. Ул хәрби комиссар белән дә, врачлар белән дә сөйләшеп карады. Аның хәлен аңладылар, әмма ярдәм итә алмадылар. «Солдат хезмәте солдат хезмәте инде, анда сау-сәламәт кешеләр кирәк, армиянең ныклыгы өчен барыбыз да бердәй жаваплы», – дип, әти кешене тынычландырырга тырыштылар.


Рубинның күңелендә очучы булу хыялы яши иде. Ләкин әти кеше белә: пехотага да ярамагач, хәзерге заман самолетларына Рубинны якын да җибәрмәячәкләр. Улына кабат-кабат күңел ярасы ясамас өчен, әти кеше моның хәстәрен алдан ук күреп куярга булды. Казанга барып, Химия-технология институты галимнәре белән сөйләште, дөресрәге, күңелендәге төенен бушатырга дип килде. Химия кебек кызыклы өлкәгә эләксә, аның улы Рубин, бәлки, очучы булу хыялларын да оныта алыр. Яшьтәшем вә кордашым Фатих туп-туры минем квартирага килгән иде. Мин аңа институтка барып йөрмәскә киңәш иттем. Ул барды. Галимнәрне үз күзе белән күреп, аларның сүзен үз колагы белән ишетмичә торып, мин әйткәннәргә генә ышанмады. Гаять дәрәҗәдә намуслы кеше булганлыктан, ул, әлбәттә, улының күзендә зәгыйфьлек барын әйтмичә калдыра алмый иде. Әти кешене, хәленә кереп, тыңлаганнар, тик менә бу химия дигән мең төрле тәжрибәгә бәйле кислоталар, төтеннәр, агулы исләр белән эш итәчәк кешене бик зур сынаулар көтәчәген әйткәннәр. Шуларны миңа кайтып сөйләп, ул бик күңелсезләнеп утырган иде...


– Йә, нишлим? – диде ул, озак кына дәшми утыргач.


– Улыңның үз иркенә куй, – дидем мин.


Ул чактагы сөйләшүдән соң ике елдан артык вакыт узып китте. Мин көтмәгәндә Фатих кордашымның улы һәлак булу хакында хәбәр алдым. Мин тетрәнеп киттем, башыма югарыдан бер кирпеч китереп бәргәндәй, аңымны җуеп тордым. Миңа шундук кордашым янында булырга, аны кулымнан килгән кадәрле юатырга кирәк иде. Шундук җыенып юлга чыктым.


Көз иде. Шаулап яфрак коелган чак иде. Поезд тәрәзәсеннән мин, җил очырган сары яфракларны, шәрәләнә башлаган агачларны карап, күңелсез уйларыма бирелеп бардым. Кордашымның Карагайлы авылында, аның югары очында, урман буенда ук, алты почмаклап салынган дәү иске йортын, ишегалдындагы таң калырдай тәртипне күз алдыма китердем. Шушы йортка килеп керүемне, әти кеше белән күрешү, кайгы уртаклашу минутларын күңелемнән кичердем...


Бүрәнәләре җил-яңгырдан каралган, йөзлекләренең буявы уңудан тәрәзәләре ничектер тоныкланып калган, күптәнге йорт мине бу юлы боегып каршы алды. Фатихның капка-кура бикләү гадәте юклыгын белгәнгә, туп-туры кече капкадан ишегалдына уздым. Хуҗаны очрату нияте белән тирә-ягыма күз төшереп алдым. Монда мин башка елларда кайтканда очрата торган ныклы тәртип бетә башлаган – киселгән утын агачлары ишегалдын тутырып чәчелеп ята, әлерәк кенә бакчадан алып кереп киптерергә салган бәрәңге келәт буенда өелеп тора, өй буендагы ялгыз ак каен шыбырдап яфрак коя иде.


Шунда лапастан иске генә спорт костюмы кигән, чәче тузгып чуалган берәү килеп чыкты да, кулын каш өстенә куеп, төбәлеп карагач, ашыгып миңа таба килә башлады. Тәбәнәк йомры гәүдәсеннән, бер кулын селтәп, икенчесен янтыгына кысып килүеннән мин кордашым Фатихны танып алдым. Ул бик нык бирешкән, күз төпләренә мул булып җыерчыклар кунган иде.


Күрешкән чакта кулымны, салкынча учында тотып, байтак вакыт җибәрмичә торды. Кайгысын ишеткән булуымны күзләремнән үк күрде бугай, ул хакта сүз кузгатмыйча, ничектер күтәренке, ясалмарак тавыш белән:


– Ай, кайтып бик тә шәп иттең бит әле син, Һашим! – диде дә, бәләкәй чемоданымны кулымнан алып, өйгә таба атлады. Биек күтәрмәле чоланга узган чакта: – Бик тә кирәк әле син миңа, – дип тә әйтеп куйды.


Өйгә кердек. Чемоданымны кая куярга белмичә, бер генә мәл икеләнеп алгач, үрелеп, борынгы зур китап шкафы өстенә куйды. Өстәл өсте тулып яткан кәгазьләргә, стена буйларында өем-өем рәтсез тезелгән китапларга, тәрәзә төбендәге көл савыты тулы папирос төпчекләренә күз төшереп:


– Рәт китте әле, кордаш. Нәгыймә мәктәп балалары белән яшелчәгә йөри. Үзем менә һич кенә дә җитешә алмыйм. Гаеп итә күрмә, яме, – дип, гафу үтенгән сыман өтәләнеп, бер урындыкны, гарәп хәрефләре белән басылган китаплардан бушатып, минем алдыма китереп куйды. Калганын ул сүзсез генә эшләде. Кар базына төшеп, сөзмә алып менде, чоланнан юан корсаклы бер «баллон» тозлы кыяр алып керде. Ипи турады, чәй кайнатты. Бакчасыннан, җиңе белән сөртә-сөртә, куш йодрык чаклы ике алма өзеп алып керде, кием шкафы артыннан бер чикүшкә табып чыгарды. Шешәнең яртысы бушаган, өстен тузан каплаган иде. Шундук чамалап алдым: гаять зур кайгысы да аны шешә белән дуслаштыра алмаган икән.


Стакан төбенә генә салып, авыз чайкаган булдык.


Кыяр чәйнәштереп беркавым сүзсез утыргач, йөрәк түреннән күтәрелгән авыр бер көрсенү белән әйтте:


– Менә шулай булып китте әле, Һашим кордаш...


Мин дә ирексездән көрсенеп куйдым.


Аннары ул, сораганны көтмичә, сөйли башлады:


– Үтә дә уңган бала иде шул. Мәктәптә алдынгы булып укыды. Җәмәгать эшләренә һич карусыз катнашыр иде. Тиле үзенекен мактар, ди, мактап әйтүем түгел, үзәкләрем өзелгәнгә әйтәм. Язулары язу гына идеме?! Инша язса: «Әти, укып кара әле, рәт чыкмады бугай моннан», – дип, иң әүвәл миңа китергән булыр иде. Күңелләрем аның әнә шул ышануыннан бер еллык сөенеч таба торган иде, кордаш... Характерымны беләсең, мактау ишетмәде миннән балалар. Инде менә хәзер, ник бер генә мәртәбә булса да мактамадым икән дип үкенәм. Очучы булам дип ашкынды. И ашкынып та карады соң! Ничәмә-ничә тапкырлар шул хакта минем алда сүз кузгатты. «Улым, син инде ул хакта баш ватма, сине алмаслар», – ди торган идем. Алмадылар. Алай да басылмады күңеле. Мин катырак орынсам, оныт инде син аларны, дисәм, әйтер иде: «Әти, – дияр иде, – җирдә генә яшәп үлү үлү түгел бит ул, йолдызларга карап, айга карап үлсәң, менә, ичмасам, дөньяда яшәдем, дип әйтергә дә ярый», – дияр иде. Ике мәртәбә комиссиягә барды – алмадылар, алай да борынын салындырмады, юк әле, мин үземнекен итәрмен әле, диде. Татарча чыккан календарьдан «Таня ничек күзле булды?» дигән мәкаләне табып укыган, Харьковка, академик Нюренбергка хат язды. Советлар Союзы Герое очучы Софронов белән хат алышты. Күзе кимчелекле кешеләргә кидертә торган махсус күзлек була икән. Контактлы күзлек дип атала. Тырыша торгач, анысын да тапты. Ижауга барды, бортрадистлар хәзерли торган техникумга керде, менә дигән итеп укыды, теләгемә ирешәм бит, әти, дип, хатлар язып торды. Кайтыр иде дә сөенер иде, кайтыр иде дә сөенер иде. Үзем, ниндәй коры кеше, аның сөенгәнен күреп, күңелләрем нечкәрер иде, җүнлегә генә булса ярар иде бу сөенечләр дип тә уйлап куя торган идем. Тырышканын тапты улым, техникумын тәмамлап, документын алып кайтып күрсәтте. Үзебезнең Ятчә белән Ижау арасында оча торган бәләкәй самолетларга бортрадист итеп куйдылар.


«Өченче улым да мөстәкыйль булып чыкты. Тәки үз дигәненә иреште бит», – дип нәтиҗә ясадым, горурландым улым белән. Икәүдән-икәү генә сөйләшеп утырдык. Миңа бер генә үтенечен әйтте: «Әти, – диде, – үз көнемне үзем күрә башлаганчы, миңа бәләкәй генә бер матай алып бирерсең инде, яме, мин буш вакытларымда сезнең янга кайтып йөрермен», – диде. Үзең беләсең, балалар, кирәкмәгәнне сорап, минем теңкәмә тимәделәр. Сизәм: бу юлы Рубин кирәккә сорый. Ак та димәдем, күк тә димәдем, алып бирермен дип вәгъдә бирмәдем. Вәгъдә бирер идем, күзе зәгыйфь, алай-болай берәр нәрсәгә бәрелеп xарап булмагае дип шикләндем...


Кордашым байтак вакыт тын утырды. Үкенеченнән нишләргә белмәгәндәй, тамырлары бүртеп торган кара нык кулын өстәлгә җәйгән клеенкага суккалап алды. Шуннан соң тагын сөйләп китте:


– ...Самолетта очарга беренче көн баруы иде. Ялт иттереп ботинкаларын чистартты, күлмәген үтүкләде. Петлицаларын бик пөхтәләп такты. Канатлы кош билгесе бар бит аларның. Киез итек ки, улым, дидем, кимәде. Бәйләп кулына гына алды. Ятчәдә бик якын бер танышым бар иде, укытучы кеше, бик тә миһербанлы, фатирга шуларга кер, балам, дидем. Аэропорт башлыгы Дмитрий Фомичка хат язып бирдем, улымны фатирга урнаштырырга ярдәм итүен үтендем. Аны-моны әйтмәде Рубин, хатны кесәсенә салып куйды. Баргач, начальнигына әйткән, әти Сезгә дип бер хат бирде, әйдәгез, без аны ертып ташлыйк, фатирга мин үзем урнашырмын, дигән. Миңа бит инде унтугыз яшь, тулы хокуклы гражданин бит мин, дигән. Актыктан начальнигы шулай дип сөйләде. Улым, чыннан да, үзе фатир тапкан, үзе урнашкан. Ятчәдән Ижауга очып барып кайткан, начальнигына кереп рапорт биргән, кичкырын сөенечен минем белән уртаклашырга дип юлга чыккан.
Без аны шул ук көнне кайтыр дип башыбызга да китермәдек...


...Иртәгәсен Су буе Фәхри әби керде.


– Фатих улым, – ди, – тау өстендә бер малай өшеп үлгән, барып карыйк әле, – ди.


– Юк, бара алмыйм, Фәхринисаттәй, хәзер дәрескә керәсем бар, зинһар, гаеп итә күрмә, яме, – дидем.


Фәхри әби китәргә ашыкмый, нәрсәдер әйтергә тели, әйтеп тә бирә алмыйча интегә.


– Син, Фатих улым... туктале, алай кырт кистереп кенә әйтмәле... Синең бит, теге ни... авылда булган төрле-төрле хәлләрне кәгазьгә язып бара торган гадәтең бар... – дип, һич кенә дә янымнан китми.


– Үпкәләмә, Фәхринисаттәй, үлгәннәрне сугышта да күп күрдем, бигайбә, баралмыйм, – дидем.


– Безнең авылныкы дип әйтеп әйтәләр аны күрүчеләр. Әйдәле, дәресең-сабагың качмас, барып карыйк әле... – ди.


Шуннан соң да бит әле, Һашим кордаш, башыма килми, минем улым түгел микән дип уйлап та бакмыйм. Ни булса ул, олы кешенең сүзен аяк астына салу килешмәс, дип, Фәхри әбигә ияреп киттем.


Кар өстендә, яңа яуган ап-ак кар өстендә кап-кара булып ята бу. Күрүем булды, йөрәгем бер генә мәртәбә сулкылдап куйды да тораташ булып каттым да калдым. Ни сүз әйтә алмыйм, ни кузгала алмыйм... Гөлләр кебек сулып ята балакаем... Авылга җитәргә кырык-илле метрлар гына кала туңып үлгән...


– Ничек, бер дә күрмәде микәнни соң?


– Күзлеген югалткан ул. Кайтып җитәрәк буран чыккан. Шушы тирәдә, үзебезнең тау башында адашып йөргән-йөргән дә, салам эскертенә юлыгып, утырып торган. Тагын киткән кузгалып, тагын утырган... Арыгандыр, хәле калмагандыр... Суыктан мираж күренә, диләр бит. Йолдызларны күрде микән? Чалкан ятып үлгән... – диде кордашым Фатих, үз гомерендә беренче мәртәбә мин аның күзенә яшь килеп тыгылганын күрдем.


Ир-атны юату мөмкин түгел. Дәшмәдем. Бик озак сүзсез утырдык.


Капка шыгырдап ачылды.


Көчәнә-көчәнә мотоцикл этеп, ундүрт яшьләр тирәсендәге ак каскалы, күзлекле, терсәгенә кадәр җиткән кара перчаткалы үсмер малай капкадан керә башлады. Мотоциклына ниндидер арба таккан, арбада ак таштан юнып ясалган, башына йолдыз куйган һәйкәл – кабер ташы ята иде. Кордашым Фатих ашыгып урыныннан торды, ашыгып күз яшьләрен сөртте.


– Төпчегем кайтты. Булышыйм әле.


Мин, тәрәзә буена басып, аларның аталы-уллы мотоциклны ишегалдына алып керүләрен карап тордым. Күңелемдә берьюлы ике уй кузгалды:


«Рубинга алып бирә алмаган мотоциклны кече улына алган икән».


«Һәйкәлне сугышта үлгәннәргә куйган кебек итеп – йолдызлап ясаганнар».


Бераздан Фатих өйгә керде.


– Рөстәмем һәйкәлне алып кайткан. Рубин каберенә куябыз. Бик тә вакытлы кайттың әле син, Һашим кордаш. Син бит рәссам кеше, безгә язуын язарга булышырсың...


Өстәл тартмасыннан бер язу алып килеп бирде.


«Фатих малае
Рубин Хикмәтов
1950-1969»


, – дип язылган иде анда.


Язуның гадәти булмавына игътибар иттем. Нигә «Фатих улы» дигәне юк? Ләкин шундук күңелемнән килештем. Авыл халкы, балаларының кылган гамәленә әтисен дә катнаштырып, Фатих малае, дип сөйли бит. Мөгаен, шулай дөрестер.


Гариф Ахунов


1969


Фото: pixabay

Теги: Гариф Ахунов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру