Фәхри Әсгать. Мәрди

1921 елнын авыр көннәре әкрен генә өстерәләләр. Кышкы зәһәр җилләр авылнын кар белән томаланган урамнарында ыжгыралар. Көрт астыннан түбәләре генә күренеп тора торган бәләкәй өйләр тирәсендә бураннар уйный.

Авыл сүнгән. Аның салам түбәле кечкенә өйләре, суккан көлтә һәм печән өемнәреннән башка нәрсәләре булмаган буш ындырлар, бер-бер-сенә сүз бирешкәндәй, тирән тынлыкка чумганнар.

Элекке елларда авылны ду китереп гармуннар белән әйттереп йөргән егетләрнең тыннары-тавышлары ишетелми. Төннәрен авылнын болай да тын урамнарын шомлы һәм басынкы бер тынлык баса, ә көндезләрен теләнчеләрдән башка кешеләр йөрмиләр.

Көздән үк күченә башлаган халык, кышның чатнама әче салкыннары булуга карамастан, актык өен, өй эчендәге җиһаз сәләмәләрен, чүпрәк-чапракларын сатып, Себер һәм Кострома якларына китәләр.

Авылнын урта тормышлы Усман Сафые да, өр-яна ике катлы өен өч пот арыш онына сатып, Пермь ягына таба юнәлде.

Авылнын ярлы почмагы — югары оч һаман китә дә китә. Озын урамнар бушап калдылар.

Калганнарның да авызыннан сөрен чыга. Авылда бары ике йорт (мулла һәм Кәрим бай) икмәк пешерә, ә калганнары алабута умачы, сөяк оны һәм күк балчык ашыйлар. Көн саен һәр өйгә кырыклап-иллеләп теләнче кереп чыга. Юк, алар теләнчеләр түгел, алар теләнмиләр, алар аптыраганга үзләренең тирә-күршеләренә берәр нәрсә өмет итеп керәләр. Аларның баштанаяк эленке-салынкы сәләмәгә төрелгән гәүдәләре, төпкә баткан күзләре, шешенгән битләре йөрәкләрне әрнетә, болай да яралы күңелгә тоз сибә.

Тарихларда күрелмәгән ачлык, коточкыч аптыраш кешеләрне — «түзем-челек»кә һәм ниндидер «минчелек»кә китереп терәгән.

— Фәлән кеше үлгән икән.

— Төгән кеше үзенен имчәк баласын суеп ашаган икән…— дигән коточкыч сүзләр аларны хәзер куркытмыйлар.

Алар бик гади, бик билгеле нәрсә ишеткән кебек:

— Ә, алай икән…—диләр дә үзләренең уйларына чумалар.

Авыл өстен соры ябынча каплаган. Таң якынлашуга карамастан, әтәчләрнең тавышлары ишетелми.

Мәрди йоклый алмый. Ул әле бер, әле икенче якка ятып карый. Юк, булмый, керфекләр йомылмыйлар, уйлар берсен-берсе этәреп, ирексезләп башка керәләр. Бөтен тәне, аның кечкенә күзәнәкләре: «Икмәк, икмәк!» — дип акыралар.

Эчтә урта авыл этләре улый. Айлар буе ит калҗасы түгел, кечкенә икмәк сыныгы да күрмәгән авыз, итле ашның исен дә иснәмәгән корсак ашарга сорый. Ул кичә бөтен авылны әйләнеп, бер кабым икмәк таба алмагач, урамның теге ягыннан, текә елга ярыннан бер капчык балчык алып кайтты; кешеләр шуны ашый башлаганга, Мәрди дә балчык белән әзрәк тамакны ялгарга уйлады.

Майлы сыман, салмак күк балчыкны әлбә яисә коймак ашаган шикелле йотлыгып-йотлыгып ашады.

Корсак күпте, корсак тулды, тәнендә ниндидер авырлык сизде, әле ашказаны, тән һаман ашарга сорады.

— Балчык балчык шул инде…

— Моны эткә салсаң, эт тә ашамый бит,— дип, хәлсез килеш суык өйнең пычрак идәненә егылды.

Мәрди, дөньяга килеп, беренче мәртәбә соры күзләрен ачканда, аның әтисе Гыймади абзый түбән очның сыер көтүчесе иде.
Айлар, еллар бер-берсен куышып билгесез үттеләр.

Гыймади абзый үлгәндә, Мәрдигә нәкъ сигез яшь тулды. Аңарга әтисеннән сумалалы озын сүс чыбыркыдан, юкәдән үрелгән катомкадан башка нәрсә калмады. Мәрдигә утыз яшь тулды, ул һаман көтүче.

Мәрди әкрен генә урыныннан кузгалды. Элек тәрәзә яңагына, аннары стенага тотынып аякка басты. Сузылып, җентекләп урамга карады.

Урам яктыра башлаган, ә алай да йөрүче җан иясе күренми, буш.

Ямау өстенә ямау чәпәгән, өзгәләнгән әрмәген киеп ишеккә таба атлады. Хәлсез аякларын өстерәп, тирән кар белән капланган урам буенча авылның уртасындагы кызыл калай түбәле Кәрим бай өенә юнәлде.

Кәрим байның ишеген ачуга, Мәрдинең борынына ят, тәмле ис бәрелде.

Төче май исе аның борынын кытыклады. Ул, шул өй эчендәге бөтен майлы һаваны йотарга теләгәндәй, зур-зур иснәргә кереште.

Сәке артында Кәрим бай һәм аның бала-чагалары тезелгәннәр, иртәнге чәйне эчәләр. Түрдәге куркынган күзләр Мәрдигә карадылар. Кәрим бай Мәрдигә ачулы карап:

— Ник сәлам бирмәдең, әллә чебен чүпләргә уйлыйсыңмы, әллә күкрәгеңә тавык аягы тактыңмы? — дип каршылады.

Мәрди җавап бирмәде, авыз эченнән нәрсәдер мыгырданды да җылы мичкә сөялде.

Коры сөяккә калган бөрешкән гәүдәсен, яртылаш туңган бармакларын җылыта башлады.

Җиде бала итәкле зәңгәр сатин күлмәк кигән Миңлезифа абыстай сәке астыннан күкәй хәтле бер бәрәңге алып Мәрдигә сузды.

Мәрди сүзсез генә бәрәңгене куенына тыкты. Аның мондый җылы һәм май исе аңкыган өйдән чыгасы килми. Ничек булса да шул рәхәттә озаграк торасы килде. Шуңар күрә ул мичкә тагын ныграк сөялде һәм томанланган, пыялалана башлаган күзләре белән як-якка карана, эзләнә башлады. Күзе мич башында мырылдаган мәчегә төште.

Мәрдинең өреп тутырган куык кебек шешенгән бите әзрәк тартылып китте. Төпкә баткан күзләр елтырадылар, миендәге уйлар кинәт җанландылар. Ул тиз генә мәчене муеныннан кысты да куенына озатты. Салмак адымнар белән әкрен генә ишектән чыгып сызды.

Әзрәк киткәч, артына әйләнеп карады.

Юк, килүче күренми.

Ул адымнарын тизләтергә теләсә дә, аяклар тыңламадылар. Бер чат арасы киткәч, Мәрди артыннан кар шыгырдаганын, кемнеңдер сүгенгәнен ишетте.

Артына әйләнеп караса, ни күзе белән күрсен, кулына күсәк тоткан Кәрим бай аңа таба чаба, үзе тамагы ярылганчы кычкыра:

— Карак, карак! Тотыгыз, йортсыз елан! Дуңгыз, биргәннең кадере юк!

Мәрди элек нишләргә белмичә аптырап калды.

— Качарга! Качарга кирәк! — дип уйлады һәм үзенең бар куәтенә алга ыргылды. Артта кар шыгырдавы, сүгенү куерды. Аяклар буталдылар. Аның зур гәүдәсе, уңга, сулга чайкалып, ун-унбиш адым китүгә төбеннән кискән олы имән күк гөп итеп ауды.

Маңгайларына борчак-борчак тирләр чыккан Кәрим бай килеп туктаганда, Мәрди үлек иде инде.

Кәрим бай үзенең чуар итеге белән Мәрдинең күкрәгенә типте. Авызларыннан каннар аккан буылган кара мәче лап итеп кар өстенә төште.

Мәрдинең дә, кара мәченең дә хәрәкәтсез күзләре Кәрим байга караган кебек торалар.
1924

Комментарий язарга