Журнал «Безнең мирас»

Әткәм-әнкәм, балам-оныгым теле...

«Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
Телеңне сакла, дәүләтле булырсың»,  – дигән безнең халык.
Туган тел! Нинди тылсымлы һәм сихри сүз! Туган телебезнең күркәмлегенә, нәфислегенә кемнәр генә сокланмаган, кемнәр генә шул хакта күңел түреннән чыккан иң изге сүзен әйтмәгән!
Олуг галимнәрнең фикеренчә, нинди дә булса телне уйлап чыгару, барлыкка китерү кеше акылының гына көченнән килми, тел, фикер һәм хисне белдерергә мөмкинлек бирүче камил система буларак, безгә Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән иңдерелгән олуг нигъмәт ул. Ул аралашу, мәгълүмат алмашу чарасы гына булып калмыйча, халыкның эчке куәтен, рухи көчен күрсәтүче үзенә күрә бер билге дә. Анда халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше, мәдәниятлелек дәрәҗәсе дә чагылыш таба. Борынгылар матди һәм рухи байлыклар белән бергә бөек һәм алыштыргысыз тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырган. Һәр буын ул мираска үз өлешен өсти торган, күп сынаулар һәм хәвеф-хәтәрләрдән саклап, гасырлар буенча шомартып, камилләштереп безгә китереп җиткергән. Тел ул – күп гасырларның һәм заманаларның уртак җәүһәре. Шуңа да халыкның алдынгы уллары, аеруча язучы-әдипләр, туган телгә карата игътибарлы һәм сак мөнәсәбәттә булган, һәрчак аның сафлыгын, җегәр-куәтен саклап калу һәм арттыру турында уйланган. Моны без инде Татарстан радиосы дулкыннарында 40 елга якын алып барылган «Тел күрке – сүз» тапшыру мисалында да ачык күрәбез. Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Нурихан Фәттах, Хәсән Сарьян, Әбрар Кәримуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла кебек күренекле каләм осталарыбыз ул тапшыруларда даими катнаша килде, дистәләгән, йөзләгән чыгышлар ясады, радиотыңлаучыларыбызда туган телебезгә карата ихлас ярату хисләре уятты, аны камил итеп үзләштерергә, киләчәк язмышын кайгыртып яшәргә өндәде. Аларның бу чыгышлары матбугат битләрендә, китап сәхифәләрендә урын алганчы иң әүвәл безнең эфирдан яңгырады. Әлеге «Тел күрке – сүз» тапшыруларына фатиха биргән, соңрак аларны җөмһүрият күләмендә «Татар теле дәресләре» мәктәбе, – дип атаган Сибгат ага Хәкимнең «Тел ил белән икән» дигән чыгышы да (1977 ел азагында язып алынган) шундыйлардан иде.

Теги: Рөстәм Акъегет Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру