Эльмира Шәрифуллина. Бәхетле, тәхетле көнем

Тормышымның иң бәхетле көне,
Иң тәхетле көне — бүгенем.
Йолдызларны узып, тузып-тузып,
Әллә кая оча күңелем.

Борчулар да, тавыш-гауга да юк,
Юк кимсетү, әләк-чәләк тә.
Күзләремнән шатлык яше ага,
Тыяр өчен юк бер сәбәп тә.

Эзен-эзгә, үзен көзгә куеп,
Уңышларым йөгерә ыргылып.
Керфекләрем ачам — күңел тәрәзәмә
Яз кояшы керсен ургылып.

Яз кояшы керсен,
Керсен, сезне күрсен,
Башлы-күзле булган улларым.
Сез бит минем төнгә көн укмашып,
Җыр кушылып туган елларым!

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга