Әй, сөю!

Бу дөньяга бакканым син,
Ялганым вә хакларым син,
Җаным телгән утларым син,
«Әйе»ләрем, «юк»ларым син,
Туры кыйбла тотканым син,
Оттырганым, отканым син,
Чәчемдәге бәсләрем син,
Күземдәге яшьләрем син,
Яшәү тәме, әчесе син —
Минем белән мәңге бергә яшисе син!
Тот кулымнан, китик әйдә дөнья буйлап!..

 

Шәмсия Җиһангирова

Фото: pixabay

Комментарий язарга