Журнал «Безнең мирас»

Эдуард Ганиев бакый дөньяга күчте

Бүген  Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, озак еллар буе Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы, «ГЭКСАР» электротехник заводы генераль директоры, милли җанлы меценат, эшкуар, милләтпәрвәр шәхес  Эдуард Әнвәр улы Ганиев вафат булды.

Эдуард Әнвәр улы "Безнең мирас" редакциясе белән дә даими хезмәттәшлек итте, күп башлангычларда хәерхаклы булды, туган төбәге тарихына нисбәтле 30 дан артык китап чыгарды, Кулаткы төбәгенең мәшһүр шәхесләрен, аеруча Хәбибулла ишан Хөнсөяровны пропагандалауга зур көч куйды, елына дүртәр мәртәбә "Кулаткы" укуларын оештырды. Боларның күбесе "Безнең мирас" сәхифәләрендә күпмедер дәрәҗәдә чагылышы тапты, әле эшлисе уртак эшләр, башкарасы гамәлләр дә байтак иде...
Мәрхүмнең урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.
Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
Эдуард Әнвәр улы 9 февраль көнне Сарытауда җирләячәкләр.

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре Кыскача

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру